Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар көрәшен ни көтә: 500 мең сум гонорарлы Салават Фәтхетдинов һәм "зверь" Павликка каршы чыгарга әзер көрәшче

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы көрәш федерациясе президиумы әгъзаларының утырышы узды. “Интертат” татар көрәше вәкилләренең тәкъдимнәрен, аларны борчыган сорауларны һәм көрәштәге үзгәрешләрне белеште.

news_top_970_100
Татар көрәшен ни көтә: 500 мең сум гонорарлы Салават Фәтхетдинов һәм "зверь" Павликка каршы чыгарга әзер көрәшче

Милли стратегия, рус телле татар көрәше һәм 500 меңлек Салават Фәтхетдинов

“Шинник” спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев тәкъдимнәре:

1.Матур татар көрәше татар халкының милли стратегиясендә булырга тиеш. Моны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән раслага һәм акча белән тәэмин итәргә кирәк.

2.Сабан туйларының брендын бетермәс өчен, бәйрәмнең нигезендә татар көрәше торырга тиеш. Ә без Сабан туйларына төрле кирәк булмаган уеннар кертеп, татар көрәшен бетереп барабыз. Сабан туйларының башында аркан тарту, капчыкта сугышу тора. Алар безнең халкыбызның гореф-гадәтләре, аларны шулай ук стандартка кертергә кирәк. Капчык белән сугышу дигәндә, багананың стандартын, ягъни аның озынлыгын, киңлеген, колганың нинди булырга тиеш икәнлеген, ягъни барысын да уйлап ясарга кирәк. Шушы татар халкының милли стратегиясенә кертергә кирәк. Безнең татар халкы саклансын өчен, боларның барысын да күтәрергә кирәк.

3.Мәсәлән, үткәрәбез ди ярышлар. Аларның 70-80 проценты рус телендә алып барыла! Без бит татар көрәшен үткәрәбез! Без бит милли халык! Үзебезнең милләтне күтәрер өчен, телне саклап калыр өчен үткәрәбез бит. Моны боерык нигезендә эшләтергә һәм бөтен районнарда да көрәш ярышларын татар телендә үткәрергә кирәк!

Судьялар да татар телендә сөйләшсен. Нишләп без үзебезне һаман да бер көнлеккә төшерәбез, мескенләнәбез? Олимпиада уеннары инглиз телендә үтә бит, аларны татар телендә алып бармыйлар. Россиядә бит Олимпия уеннарын яки дөнья чемпионатын рус телендә алып бардылар. Нишләп без үзебезне һаман да шулай итеп мескенлеккә төшерәбез? Шул тәкъдимнәрне эшләгез әле, зинһар, Казан дусларыбыз! Сездән тора барысы да! Без, безгә ничек әйтәләр, шулай эшлибез.

4.Көрәш ярышларына 80 процент 40 яшьтән олырак татарлар килә. Ярышлар көй-моң белән бара. Менә шул көй-моңны әзрәк үзгәртергә кирәк. Анда "телтинкә" җырлар кирәк түгел, безгә әзрәк үзебезнең халыкның моңын, дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Дәрәҗәле җырчыларны чакырырга кирәк. Җырчылар да көрәшчеләр алдында үзләрен горур хис итәрләр иде. Көрәшчеләр дә “Менә безне мактарга, безгә җырларга татар халкының дәрәҗәле җырчылары килде”, диярләр иде, шулай дип әйтерлек булсын да ул. Бер Салават кына анда, калганнары "телтинкә"! (Сүз Салават Фәтхетдинов турында бара - ТИ)

Рөстәм Ганиевка Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җавап бирде. 

Х.Ш.: Салават белән мин дустанә мөнәсәбәтләрдә. Салаватны китереп җырлатырга анда 500 мең кирәк!

Р.Г.: Ярар инде! Татар дип Илһам абый Шакировны күмгәндә җырлаганны, монда килеп бушлай җырларга тиеш!

Х.Ш.: Салават бушлай җырлады бит инде ул. (Сүз, мөгаен, “Пирамида”да җыр һәм көрәшне берләштергән “Манзара” премиясе турында бара.) Ул киләм, диде.



Көрәш хөкүмәттән акча сорарга тиешме?

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры, милли көрәш буенча атказанган спорт остасы, Татарстанның 8, Россиянең 2 тапкыр чемпионы Марсель Таһиров:

Америкада 60 процент фәнне акча белән бизнесменнар тәэмин итә, 40 процентын гына хөкүмәт бирә. Без җыелабыз да, һаман Марат Готович, Марат Готович (ИТ – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов - ИТ) дибез. Минемчә, Марат Готович та, Президент та ярдәм итә. 

Менә, мәсәлән, Рәшит Сәмигуллин (СССРның һәм Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы, эшмәкәр). Ул 20 елга якын көрәш уеннарына акча бирә. Аның турында берәр кешенең берәр кайда әйткәне бармы? Юк. Ул күпме кешегә акча түләп тора. Безнең шушындый кешеләр чыкса, алар күбрәк булса, турнирларны ике тапкыр күбрәк уздырып булыр иде. Бездә бит бизнесменнар бар, алар көрәш белән кызыксыналар да. Без үзебез аларны ярышларга да чакырмыйбыз, алар турында алай сөйләмибез дә. Менә бу мәсьәләне берәр ничек карап булмыймы?



Планнар һәм үзгәрешләр

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов:

Нәрсә начар һәм нәрсә шәп?

Бүгенге көндә көрәш белән шөгыльләнүчеләр саны арта, ләкин мин бу күрсәткечләр кимер дип борчылам. Бик күп йөзү бассейннары һәм боз сарайлары төзедек. Бүгенге көндә яшүсмер егетне келәм җәеп, сөлге салып, туп куеп, спорт залына кертеп куясың икән, ул туп ата һәм тибә башлый, беркемнең дә көрәшәсе килми. Көрәш – ул авыр хезмәт. Хоккейчыларга күпме акча түләгәннәрен без барыбыз да күрәбез, шуңа күрә бүгенге көндә көндәшлек бик көчле. 

Әле аңа өстәп бүген компьютер уеннары да бик популярлашып китте. Алар җиңелрәк тә, аларны уйнарга да рәхәтрәк. Психологлар, диетологлар җәлеп итеп, профессиональ командалар төзелә, яшьләрне кызыктыра торган зур җиңел акчалар китә. Менә шушындый нәрсә дә бүгенге көндә бик тиз колач җәя, шуңа күрә без тарихыбыз булган, сәнгатебез булган көрәшне үстерүгә көчебезне жәлләмәскә тиеш. 

Безнең вакыт җитте. Безгә өч елгамы, дүрт елгамы, бөтен районнарны исәпкә алып, үзебезнең программаны төзергә кирәк. Регионнар арасындагы, дөнья күләмендәге программаны Президентка күрсәтергә, татар командасын аска батырып түгел, югары темпларны югалтмыйча республика буенча эшләргә кирәк.

Сөендерә, командалар саны кимими. Соңгы елларда яшь көрәшчеләр дә күренә. Көрәшчеләрнең республика эчендә дә көндәшлеккә сәләтле булулары көрәшнең классын, эчтәлеген арттыра.

Казан Сабан туйлары өч җирдә: кайда иң кызу көрәш?

Казан Сабан туйлары быел өч җирдә, Идел буе, Совет, Киров районнарында булачак. Көрәшчеләрне җыя торган үзәк Идел буе районында оештырылачак. Анда бөтен район батырлары чакырылачак. Көрәшчеләр күбрәк килсен өчен, акчалата приз уйнатылачак. Зурлар арасында беренче урынга – 100 мең, икенче урынга – 80 мең, өченче урынга – 50 мең һәм бер чит ил машинасы биреләчәк. Безгә көрәшчеләрне, батырларны күрсәтергә һәм ул вакытта сәхнәдә концерт номерларын киметеп торырга кирәк. Һәр район батырларын парадка чыгарып, алар турында сөйләсәк, көрәшне күрсәтергә бер мөмкинлек булыр иде.

Көрәштерәбез! Раил белән Мусаны, Павлик белән “зверь”не!

Киләсе елга 2018 елның батыры Раил Нургалиев белән 2019 елның батыры Муса Галләмовны көрәштерәчәкбез. Икесе дә билбаулары белән чыгачаклар һәм беренчелек өчен көрәшәчәкләр. Җиңүчегә – 200 мең, оттырганга – 100 мең сум биреләчәк. Кем ота, шул ике билбауны да алып китә.

Киләсе елга көрәшчеләр рейтингын билгелибез, 30 көрәшчедән исемлек барлыйбыз. Аларны көрәштерү киләсе елда 18 гыйнвар көнне булачак. Киләсе елга бу ярышларны иртәрәк, сәгать өчләрдә башларбыз дип торабыз. Иртән көрәш сараенда егерме ике спортчыны көрәштерәбез һәм сигез көчсезрәген кичкә калдырабыз.

Сергей Павликка (Татарстан районнары өчен көрәшүче Сергей Павлик – 2017 елның Россия чемпионы) без Чиләбе өлкәсеннән бер 150 килограммлы самбочы таптык. Ул бик көчле, “зверь” ул, ул чылбырлар тарта. Башта сигез пар, 16 көрәшче көрәшә, полуфиналлар үткәч, ике генә көрәшче калгач, Раил белән Муса һәм Павлик белән теге егет чыга. Көрәштерү болай була: 2 минут, чиста вакыт, бәйдә. Кем техник 3 баллны ала, шул җиңүче булып табыла. 

Ни өчен бәйләп? Без ел дәверендә, дөнья чемпионатыннан сайлап алынган иң көчле үзбәк көрәшчеләрен, казакларны, боксчыны, дзюдочыны, самбочыны чакырырга телибез. Аларга бәйләмичә уңайсыз. Без әзрәк ботка-боламык ясыйбыз. Бәлки, бүләкләрне әзрәк арттырырбыз, тамашачының шуңа игътибары артыр. 


Хәзер шоу заманы. Тамашачы шоу карый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100