Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раил Нургалиев - федераль Сабан туе баш батыры: төп приз кабат жирәбәгә уйнатылды

Раил Нургалиев - федераль Сабан туе баш батыры: төп приз кабат жирәбәгә уйнатылды

news_top_970_100
Раил Нургалиев - федераль Сабан туе баш батыры: төп приз кабат жирәбәгә уйнатылды

Новосибирскида узган Федераль Сабан туе батырлары: 

60 кг авырлыкта җиңүчеләр: 

1 урын Әхмәтханов Ирек Салихҗанович
2 урын Васютин Юрий Сергеевич
3 урын Муразов Камран Ализаде

70 кг авырлыкта җиңүчеләр: 

1 урын Афонин Илья Валерьевич
2 урын Грюнвольд Сергей Шамович
3 урын Кошмуратов Даурен Асетович

80 кг авырлыкта җиңүчеләр: 

1 урын Галиев Мансур Гарифович
2 урын Маргорян Александр Сергеевич
3 урын Буляков Ринат Разбекович

90 кг авырлыкта җиңүчеләр:

1 урын Морозов Максим Сергеевич
2 урын Әхмәдиев Булат Маратович
3 урын Хәлиуллин Артур Гарәфиевич

100 кг авырлыкта җиңүчеләр:

1 урын Нургалиев Раил Ринатович
2 урын Катыров Миңнулла Сергеевич
3 урын Сикамов Салих Сабитович

120 кг кадәр авырлыкта җиңүчеләр: 

1 урын Абдуллин Лениз Шәфкатович
2 урын Азимов Туран Аклорович
3 урын Семенюк Илья Викторович

Абсолют батыр - Раил Нургалиев

Новосибирскида узган Федераль Сабан туеның төп батыры - Раил Нургалиев табылды.

Төп приз - жирәбә буенча

Сабан туеның төп призы - "Фольксваген Поло" автомобиле батырлар арасында жирәбә уйнатып бирелде. Жирәбә уйнатуны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров оештырды. 

Жирәбәгә уйнату гадел булсын өчен анда батырлар, яки аларның вәкилләре катнашы булмасын өчен тырыштылар. 

Батырларга кәгазьләр өләштеләр, аларның берсендә генә автомобиль язылган иде. Аларны болгатканнан соң, батырлар түбәтәйдән алды. Видеокамера төшереп торганда һәрберсе кәгазьне күрсәтте. Жирәбә уйнату нәтиҗәсендә төп призны Казаннан Лениз Абдуллин отты.

Раил Нургалиев жирәбә уйнатуга каршы

Раил Нургалиев "Татар-информ" журналистына биргән интервьюсында жирәбә уйнатуга каршы булуын әйтте.

- Сез үпкәләмдегезме? 

- Юк инде, үпкәләмәдем.

- Сезнең былтыр да шундый хәл килеп чыкты бит.

- Әйе. Ошап бетми инде, болай булырга тиеш түгел иде. Әйтәләр бит, 60 кг авыр үлчәүдәге белән көрәшә алмый, диләр. Нишләтәсең инде? 

Элек бит алай булмаган. Батыр бер генә булган. Менә минем президент буласым килә. Буламмы соң президент? Булып булмый бит. Шуңа күрә сайланган кеше генә президент була, сайланган кеше генә батыр була. Машинаны аннан алу дөрес түгел. Ә нигә элекке бабайлар шулай билгеләмәгән соң?

Әмма әйбәт булды Татарстан егетенең отуы. Шунысы шатландыра. 

Ә мин моңа һәрвакыт каршы булды. Яки ике машина куйсыннар, берсен 80 үлчәүгә кадәр.  Яки куймасыннар инде ул машинаны. Тәкә генә куйсыннар. Әмма хәзер тәкәгә беркем дә көрәшеп йөрмәячәк. Чөнки башка спорт төрләренә акча тыгалар, ә көрәшкә тыкмыйлар.

Сабан туендагы жирәбә тенденциясе

Сабан туенда баш батырга тәгаенләнгән төп приз автомобильне жирәбә буенча уйнату традициясе былтыр Чувашиядә узган федераль Сабан туенда башланды. 

Былтыр 7 июльдә Чувашиядә узган федераль Сабан туенда көрәш өчен төп бүләкне – Татарстан куйган автомобильне – жирәбә буенча уйнаттылар. Шулай итеп, бүләк абсолют батыр калган Муса Галләмовка түгел, ә жирәбәне тартып чыгарган Ринас Сатдаровка эләкте. Бу вакыйга көрәшчеләр һәм хөкемдарлар арасында бәхәс кузгатты.

Чувашиядә берьюлы ике яңа канун кабул ителде - жирәбәгә Татарстан көрәшчеләрен кертмәделәр. Көрәшне оештурычылар - Россия көрәш федерациясе һәм Чувашия татарлары берлеге моны төбәкләрдәге көрәшне үстерү кирәклеге белән аңлатты. Ягъни, Татарстаннан килгән көрәшчеләр төп бүләкне алып китеп бара, ә җирле көрәшчеләргә берни калмый. 

Чувашия тәҗрибәсе Курганда узган татар авыллары Сабан туенда да кабатланды.

Төп призны жирәбәгә уйнатуга карата бик күпләр үз фикерләрен белдерде.

“Жирәбәгә салуны гадел дип санамыйм. 60 килограммлы кеше нинди көрәшче ди ул жирәбә салып машина алырга? Татарның гомер-гомергә батыры дәү кеше булган. Көчле кеше батыр калырга тиеш. Жирәбәне көрәшмичә генә дә салып була, аңа калса”, - дигән иде Дума депутаты Фатих Сибагатуллин.

Федераль һәм Бөтенроссия авыл сабантуйларында төп приз булган машина батырларга җирәбә аша бирелүен ишеткәч, җырчы Салават Фәтхетдинов шаккатты: “Батыр бит инде ул! Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, - диде ул ышанмыйча. – Бу көлке түгел, бу кызганыч”. 

“Ул мәсьәлә буенча хәтта пресс-конференция дә уздырып була, чөнки төрле фикерләр бар. Билгеле бер төркемнең генә дә фикерен тыңлап булмый. Бүгенгә бу башка мәсьәлә”, - диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров. Шулай итеп, матбугат конференциясендә жирәбә уйнату мәсьәләсе буенча бирелгән сорауга туры җавап бирмәде.

Бу тенденциягә нигез салуда төп "гаеплесе" Ринас Сатдаров "Сабан туе кайда үткәрелә, машина шунда калырга тиеш", - дип белдерде.

Татарстан көрәш федерациясе башкарма комитеты директоры Равил Хәйруллин "Татар-информ"га интервьюсында гомумән автомобиль бирүгә каршы чыкты. Ул төп приз итеп автомобиль түгел, ә һәр үлчәмдәге батырлар өчен тигез күләмдәге приз булдыруны тәкъдим итә. Ә азактан батырлар баш батыр өчен көрәшә дә, символик бүләк - тәкә ала.

Марий Эл республикасының көрәш федерациясе рәисе Наил Галәветдинов бу тенденциягә каршы булуын Йошкар-Олада ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашуда җиткерде.

“Чувашиядә узган федераль Сабан туенда тоттылар да, йөзлектәге генә дә түгел, беренче меңлеккә дә кермәгән көрәшчегә машина бирделәр! Бөтенесенең һушы китте», - дип ризасызлыгын белдерде. “Кем җиңә – шул машина ала” булырга тиеш, диде ул.

“Быелга нинди тәкъдим: барысын да – татарстанлыларны да, Мари Элны да көрәштерергә кирәк”, - диде Наил Галәветдинов.

Новосибирскидагы көрәш күрсәткәнчә, икенче тәкъдим кабул ителгән. Ә баш батырны жирәбә буенча ачыклау дәвам итә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100