Көрәштә машинаны ничек бүлешергә? Экспертлар тәкъдим иткән 4 вариант

13 июль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: "Татар-информ"
Чабаксарда узган федераль сабан туенда көрәштә төп приз - автомобильне жирәбә белән уйнатуга, бу лотереяга Татарстан спортчыларын кертмәүгә бәйле гауга тәмам куерды. Социаль челтәрләрдә фикер алышучылар арасында хәзерге көрәш ярышлары системасын үзгәртергә кирәк диючеләр бар. Ярыш нинди системага корылырга тиеш - "Татар-информ" журналисты фикерләрне белеште. 

Искәртеп үтик, Чабаксар сабан туенда абсолют батыр булып Марий Элдан Муса Галләмов калды. Әмма төп приз - автомобиль Чувашстаннан Ринас Сатдаровка жирәбә уйнатып бирелде. Ә абсолют батыр калган Мусага нибары тәкә эләкте. Кагыйдәләрнең үзгәртелүе, үз авырлык категориясендә нибары икенче урынны яулаган Ринасның төп бүләкне алып китүе көрәшчеләр һәм көрәш белән кызыксынучылар арасында ризасызлык тудырды. Төп призга Татарстан көрәшчеләренең дәгъва итә алмавы бу ризасызлыкны тагын да көчәйтте.


Социаль челтәрләрдә ярышның нигезләмәгә туры килмәвен утка тоттылар. Машинаның шобага салыначагы нигезләмәдә билгеләнмәгән булган. Анда акка кара белән "Төп бүләк абсолют батырга эләгә" дип язылган.


Оештыручыларның машинаны шобага салуларының мантыйгын аңларга була: бик көчле көрәшчеләр ярышларда ел саен машина "чүпли", ә башкалар коры кала бирә. Шул ук вакытта гореф-гадәтләргә нигезләнгән кагыйдәләрдән тайпылмаска кирәк, элек-электән абсолют батыр берәү булган, 70 килолы көрәшчеләр дә 90 килолыларга каршы көрәшкән, җиңүчеләр дә булган диючеләрнең дә фикере мантыйкка нигезләнә. 

Бу каршылыклы ситуацияне хәл итү өчен, көрәш ярышларын башка төрле - гадел системага салырга кирәк, ди экспертлар.  Алар бу системаның вариантларын тәкъдим итте.

Беренче вариант: профессиональ көрәшчеләрне аерым көрәштерү

Бу тәкъдимне журналист, режиссер Айназ Мөхәммәтҗанов җиткерде.


– Бәлки, безгә көрәшнең профессиональ төрен булдырырга кирәктер? Бокста бар бит, мәсәлән, һәвәскәрләр аерым, профессионаллар аерым. Әлбәттә инде, аның үзенең кануннары. Мәсәлән, әгәр дә чыннан да профессиональ көрәш дибез икән, көрәшчеләргә профессиональ статус биреп, алардан милли каһарманнар ясап, сумо кебек көрәш шоуы үткәрергә була. Көрәштә дә шушы алымны кертсәк, зур призлар мәсьәләсе дә хәл ителәчәк. Проблема чыннан да бар бит. Төрле-төрле авыллардан гастролер шикелле көчле көрәшчеләр киләләр дә, авыл-районның призларын алып китәләр. Ә гадирәк көрәшчеләр бүләксез кала. Бәлки, ниндидер үпкәләү хисе дә каладыр, үзебезнең егетләргә калмады дигән сүзләрне ишетергә туры килә. 

Профессиональ көрәшчеләргә аерым турнир, ә гадирәк көрәшчеләр өчен ниндидер бер аерым этабын уздырырга була. Бу профессиональ көрәшкә заявка кебек тә булыр иде.

Мин федераль сабан туенда көрәш ярышларын оештыручыларны күпмедер дәрәҗәдә аңлыйм. Безнең республикада көрәшкә игътибар зур булгач, көрәшчеләребез көчле. Аларның җиңү ихтималы бик югары. Логика буенча караганда, профессиональ спортчыга каршы гади кеше чыкканда, аның җиңү ихтималы түбән. Әлбәттә, ниндидер регион ярыш оештыра икән, аның үз кагыйдәләре булырга мөмкиндер. Система дигәндә исә ниндидер кагыйдәләр булырга тиеш. Быел болай, икенче елга тегеләй булырга тиеш түгел. Быел оештыру принциплары татар җәмәгатьчелегенә ошамаган икән, безгә моннан нәтиҗәләр чыгарырга кирәк.

Икенче вариант: ярышта "абсолют батыр" титулына көрәш оештырмау

Татарстан Республикасы көрәш федерациясе вице-президенты Равил Хәйруллин бу ситуациягә карата катгый ризасызлыгын белдерде. 

– Машина Татарстан Президентыннан килгән икән, шул төбәк көрәшчеләре арасында гына үткәрергә кирәк алайса. Үзләрендә кем көчле – шуңа булсын. Болгатып, алдашып ятмасыннар өчен, әйтсеннәр иде – Чувашиядә булгач, монда кала машина, машина шулар арасында гына уйнатыла дип әйтергә була. Нәкъ менә Татарстан командасы кертелми дип язу ник кирәк? Күпсенәсе булгач, ник кирәк ул тавыш чыгару? Башта әйтмичә, аннары уйнату...

Мин үз гомеремдә мондый әйберне беренче тапкыр күрдем. 50 яшендә Иван Поддубный Америкага бара, ирекле көрәш буенча абсолют батыр кала. Америкалылар, бу рус аюы безнең егетләрне җиңеп бетерәчәк дип, кертмәсәләр дә була иде бит. Алар шул елларда ук керткәннәр аны. Менә бу ситуацияне ничек аңларга була икән соң? Гаҗәп бит бу! Болар көчле дип ничек кертмәскә була икән? Ул спорт төре икән, нигә кайсыдыр төбәктән керә, ә каяндыр керми? Каян килеп чыккан ул? Әйтергә сүз калмады бит инде. Киләчәктә дә Татарстаннан килгән спортчыларны көрәштермәсәк, бу көрәш үсәрме икән соң? Алар да тагын да яхшырак шөгыльләнсеннәр дә, отсыннар.

Тагын бер нәрсә бар: без республикада төбәкләр арасында яшьләр, олылар өчен 10-11 ярыш үткәрәбез. Берзаман бу егетләр тиз-тиз үсәләр дә, ярышларда ота башлыйлар. Гаҗәп бит инде. Алар, димәк, шулай әзерлекле килгән. Беркем дә башкорт дусларыбыз килеп җиңсә дә каршы түгел. Ачык ярышлар бит ул. Ә ничек алдан шулай Татарстан спортчылары кертелми дип әйтергә була? Бу регионның көрәшчеләре кертелми дигән нәрсә беркая да юк. Әгәр дә чеченнар көрәшендә чеченнар кертелми дип язсаң, монда сугыш башлана бит хәзер. Без инде түзәргә, дәшмәскә өйрәнгән халык.

Кечкенә үлчәүдәге көрәшченең баш батыр булып калу көнен күрәсе юк диючеләр күп булса, абсолют батырга көрәшне оештырмаска мөмкин. Призларны үз авырлык үлчәүләрендә беренче калганнарга бүләргә кирәк. Иң әйбәте шулай. Кайсыбер районнарда шулай ул. Машина бирмиләр, бүләкләтә әзерлиләр. Хәер, тавыш чыга торган булгач, хәзер инде күп районнар машина бирми. Андыйлар 7-8 генә калды.

Өченче вариант: машина алган көрәшчене алдагы 5 елда ярышларга кертмәү

“Идел” журналының баш мөхәррире, көрәш ярышларын яктыртып баручы журналист Радик Сабиров театраль сабантуй системасын нигез итеп алырга тәкъдим итә.



– Гел Татарстан көрәшчеләре генә җиңә дип зарланалар. Аны, мәсәлән, театрлар Сабан туендагы кебек эшләргә мөмкин. Абсолют батыр булып машина алган кеше киләсе ярышларга 5 ел кертелми. Бер караганда, көрәшчеләр өчен срок та кебек, ләкин алай күп тә түгел. Артистлар арасында да 5 еллык паузадан соң берничә тапкыр отучылар булды.

Икенчедән, мондый ярышларда бөтен тәртипне, миңа калса, шул ук автомобиль бирү бозды. Нигә машина? Шушы хәлләрдән соң миңа Вил Усманов шалтыратты (җырчы һәм билгеле көрәшче - ред.), без автомобильләр белән "батыр" дигән исемнең һәм тәкәнең статусын бетердек, ди. Ягъни, батыр дигән исем алу өчен түгел, ә машина өчен көрәшәләр. Ә нигә шул автомобиль акчасын үз үлчәвендә беренче, икенче, өченче урыннарны алган көрәшчеләргә бүлеп бирмәскә? Ә баш батырга тәкә бирсәң, шуннан да матуррагы булмас иде дип уйлыйм. Шул вакытта бүләк бүлешү дә булмаячак. Аны күптән тәкъдим итеп киләләр инде – барып чыкмый әлегә.

Татарстан көрәшчеләрен кертмичә генә, Россиядә көрәшне үстерәбез дип уйланабыз икән, нигә реаль эшләр эшләмәскә? Регоиннарда да көчле көрәшчеләр бар. Төмәннән Егор Егоян бар,  ул безнең Татарстан егетләрен дә алып сала. 

Көрәшчеләрне әзерләү системасын уйларга кирәк. Мәсәлән, көрәш буенча дөнья чемпионатына әзерләнгән вакытта, читтән килгән егетләр белән аралаштым. Әгәр дә безнең төбәктәге 2-3 тренерны Казанга чакырып, 1-2 атналык сборлар уздырсалар, шәп булыр иде дип әйтеп торалар. Татарстан көрәшчеләре белән без дә үсәр идек, диләр. Читтәге көрәшчеләрнең күбесе грек-рим, ирекле көрәштән килгән бит, ләкин алар бик җиңел генә адаптация уза ала. Һәм алар яратырга да өлгергән инде татар көрәшен.

Әйе, хәзер Сабан туена барырга шикләнәләр дә – авыр үлчәү категориясендә булгач, шул ук Раил Нургалиев, Муса Галләмов җиңәчәк диләр. Әле дә күз алдында – Айдар Хәйретдинов 140 кг лы Рөстәм Мухановны тезләренә утыртып, билләренә салган иде. Көрәшчеләрнең үзләрендә дә мотивация булдырырга кирәк. Бик күп көрәшчеләр профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә. Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусиннар 1-2 елдан Раил Нургалиевларны да җиңәргә мөмкиннәр. Шул ук Раил Универсиадага эләгә алмады бит. Сайлап алу турында финалда Илнур Мортазин дигән егеткә оттырды да куйды. Димәк, көндәшләрнең мотивациясеннән дә тора.

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов да баш батыр булып танылган егетне, биш ел узмый торып, көрәш бәйгесендә кабат чыгыш ясатмаска кирәк дигән фикердә.

Хәлил Шәйхетдинов “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Илнар Хөснуллинга биргән интервьюсында болай дип сөйләгән:

– Федераль Сабан туенда мондый кагыйдә кертер идем: баш батыр булып танылган егет, биш ел узмый торып, көрәш бәйгесендә кабат чыгыш ясый алмый.

Бу мәсьәләдә күп фикерләр бар һәм һәрберсе үзенчә хаклы да. Көрәшченең бүләк отасы килә, тамашачыга кызык кирәк. Ләкин барысына ярап та булмый. Һәрбер кешегә аңлашырлык тәртип булырга тиеш. Без бүген шундый хәлгә килеп җиттек. Элек машина да, бу мәсьәләдә проблема да юк иде. Ә ике елдан ничек булыр?

Министр урынбасары татар көрәшендә бүләк бүлешү, хәтта ки Сабан туйларны алдан билгеләп куючылар барлыгын инкарь итми. Бүләкне бүлешмәсеннәр, гадел көрәш булсын өчен тырышабыз. Ләкин бүген профессионал көрәшчеләр күбәйде. Алар көрәш белән ел буе шөгыльләнә. Бер-берсеннән азга гына калышалар, көндәшләрен яхшы беләләр. Ә нигә 30 градуслы челләдә көрәшеп азапланырга? Нигә ватылырга? Күпмедер өлешен бир дә, мин сиңа оттырам, яки киресенчә. Аннары тегенең авылына бара. Бер-берсенә бәйлелек башлана. Ул бәйлелекне өзүе бик авыр. Бурычлар кала, берәүгә исем кирәк, икенчесе машина өмет итә. Ә журналистның да, министр урынбасарының да, тамашачының да егетләрнең сөлге белән бер-берсен өзәрлек итеп көрәшүен, яңа батырлар чыгуын күрәсе килә. Гадел, матур көрәш булганда тамашачы аны ахыргача карый. Көрәштән дә читләшми.

Дүртенче вариант: бүләккә машина түгел, акча бирү

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин үз тәкъдимен җиткерде:  "Акчалата түләргә дә, шуның белән бетте!"

– Көрәшченең хезмәте өчен бөтен дөньяда түләнә, шуның белән эш бетә. Мин Нурлатта эшләгән вакытта, машина түгел, доллар белән бүләкли идек. Һәр авырлык категориясендә доллар белән бирә идек. Абсолют батырга 1,5 мең доллар иде. Әнә бит футболистларга ничек түлиләр! Татарстанныкы гел абсолют батыр булса, нәрсә булган? Ә нигә башка спорт төрендә алай дип әйтмиләр соң, бер үк футболистлар гел чемпион калырга мөмкин бит. Дөрес әйбер түгел бу. Кая карый соң көрәш федерациясе? Федераль Сабан туе булгач, Татарстан да шул Россия төбәге, ләбаса. Читтән килгән кеше батыр кала дип, шулай эшләргә ярамый.

Көрәш буенча җыелып сөйләшергә дә, бертөрле итеп ясарга кирәк кагыйдәләрне. Ул бит ике төрле. Татарстаннан читтә аяк чалып көрәшәләр, ул чын татар көрәше дип аталмый.

Заманында көрәш ярышында машина бирүне мин керткән идем. Ул вакытта федерация рәисе идем. Сабан туйларында машина бирелә башлады. Арчада иң беренче “Волга” машинасы куйдырдым. Ул вакытта “Волга” “Мерседес”ка тиң иде. Ә хәзер акчалата кирәк, чөнки машинаны алгач, аны сата алмыйча тилмерәләр. Саткач, салымын түләргә кирәк. Машина өчен генә көрәшәләр дип әйтәсе юк, бу бик зур хезмәт, спорт. Башка төбәкләр дә шөгыльләнсен.

Халыкта имеш-мимешләр булдырмыйча, көрәшчеләрдә кызыксындыру да уята торган итеп түләү мәсьәләсен киләчәктә карарга кирәк. Мин үзем киңәшемне бирергә ике куллап риза.

Без татар көрәшен югалтырга тиеш түгел. Элек сөлге белән көрәш булмаган. Билбау булган ир-атларның билендә, шуңа ябышып көрәшкәннәр. Иван Поддубный – батырларның батыры да, 1901-1909 елларда билгә чорнап куйган бауга ябышып көрәшкән. Сөлге ул бездән кергән әйбер. Сөлге белән качып була. Шуңа күрә мин өч минут бәйләмичә көрәштереп, аннары бәйләтә идем. Бу бит сугышчылар әзерли торган спортның бер төре булган. Аркасына салырга, аннары дошманны пычак белән кадарга дигән әйбер. 

Жирәбәгә салуны гадел дип санамыйм. Татарда бит батыр кеше дәү кеше булган. 60 кг лы кеше нинди көрәшче ди ул жирәбә салып машина алырга? Татарның гомер-гомергә батыры дәү кеше булган. Көчле кеше батыр калырга тиеш. Жирәбәне көрәшмичә генә дә салып була, аңа калса.


***

2018 елгы федераль Сабан туенда алты авырлык категориясендә Татарстаннан дүрт көрәшче чемпион булды

60 кг нан башлап:

  • 1 урын - Марат Купкенов (Чувашстан)

  • 2 урын - Илмир Камалиев (Татарстан)

  • 3 урын - Миннерахман Вакказов (Татарстан)

70 кг нан башлап: 

  • 1 урын - Азат Нурмөхәммәтов (Татарстан)

  • 2 урын - Рәмзис Заһидуллин (Татарстан)

  • 3 урын - Радик Васимов (Чувашстан)

80 кг нан башлап:

  • 1 урын - Ренас Кәлимуллин (Татарстан)

  • 2 урын - Ринат Сатдаров (Чувашстан)

  • 3 урын - Игорь Волобуев (Төмән)

90 кг нан башлап:

  • 1 урын - Илмир Төхвәтуллин (Татарстан)

  • 2 урын - Никита Вышинский (Ярославль)

  • 3 урын - Раил Сәлахетдинов (Киров)

100 кг нан башлап:

  • 1 урын - Булат Мусин (Татарстан)

  • 2 урын - Ринат Сәлахетдинов (Киров)

  • 3 урын - Дамир Әдиятуллин (Татарстан)

120 кг нан башлап: 

  • 1 урын - Муса Галләмов (Мари Эл)

  • 2 урын - Руслан Маматов (Пермь)

  • 3 урын - Раил Нургалиев (Татарстан).


Фикерләр








Спорт

Хәлил Шәйхетдинов Зәйдәге чемпионат турында: "Сугышулар булып тора, моны гадәттән тыш хәл дип әйтеп булмый"

4-7 октябрь көнне Зәйдә билбау көрәше буенча Россия беренчелеге өчен чемпионатта карачәй һәм калмык көрәшчеләре арасында сугыш чыкты. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе конфликтның сәбәпләрен белү максатыннан ызгышның шаһитләре һәм көрәш буенча белгечләр белән сөйләште. Көрәшчеләр арасында мондый сугышларның гадәти хәл булуын, хәтта кайбер бәйгеләрдә тәртипне ОМОН саклаганын ачыкладык.

Спорт

Баланы ничә яшьтән спорт мәктәбенә бирергә ярый? Көрәшне ничек танытырга? Көрәштә төп призны жирәбәдә ачыклау дөресме? Азат Нурмөхәммәтов белән "Туры элемтә"

Баланы спорт мәктәбенә ничә яшьтән бирергә ярый, спорт төрен сайлаганда нәрсәне исәпкә алырга кирәк һәм көрәшне ничек дөньяга танытып була? “Татар-информ” агентлыгы уздырган “Туры элемтә”дә бу сорауларга "Ак Барс" балалар һәм яшүсмерләр спорт көрәш мәктәбе директоры, Көрәш һәм билбау көрәше буенча Россиянең спорт остасы Азат Нурмөхәммәтов җавап бирде.

Спорт

Көрәштә машинаны ничек бүлешергә? Экспертлар тәкъдим иткән 4 вариант

Чабаксарда узган федераль сабан туенда көрәштә төп приз - автомобильне жирәбә белән уйнатуга, бу лотереяга Татарстан спортчыларын кертмәүгә бәйле гауга тәмам куерды. Социаль челтәрләрдә фикер алышучылар арасында хәзерге көрәш ярышлары системасын үзгәртергә кирәк диючеләр бар. Ярыш нинди системага корылырга тиеш - "Татар-информ" журналисты фикерләрне белеште. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла