Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәшче Дәниф Галиуллин: Район Сабан туенда 16 яшьтә батыр калуым үзем өчен шок булды

Әгерҗе Сабан туеның 16 яшьлек батыры Дәниф Галиуллин тәкә өчен генә дә көрәшергә әзер. Ләкин ул: “Батыр бер генә була, һәм аның бүләге дә аңа туры килердәй булырга тиеш”, - дип саный.

news_top_970_100
Көрәшче Дәниф Галиуллин: Район Сабан туенда 16 яшьтә батыр калуым үзем өчен шок булды

Федераль Сабан туендагы көрәштә быел да төп бүләкне баш батырга бирмичә, барлык җиңүчеләр арасында жирәбәдә уйнату зур бәхәсләр уятты. Бу турыда без инде язган идек. Әлеге вәзгыять көрәшчеләрне дә битараф калдырмады. Без бу хакта Әгерҗе Сабан туенда батыр калган Дәниф Галиуллин белән фикерләштек. Алдан аның җиңүе турында сораштык.

- Дәниф, син үзеңнең җиңәчәгеңә ышандыңмы?

- Белмим дә инде... Көчектә 3нче урынны алгач, Әгерҗедә батыр калуым уема да килмәгән иде. Ләкин бу шулай килеп чыкты, мин - батыр! Мин үземнең батыр калуыма бик сөенәм, минем яклы булганнарга, бигрәк тә гаиләмә, бик рәхмәтлемен.

- Абсолют батыр калгач нинди хисләр кичердең?

- Ничек дип әйтим инде... Минем өчен бу шок та, “сенсация”да иде. Район Сабан туенда 16 яшьтә батыр булып калуым, дөресен генә әйткәндә, зур вакыйга инде. Батыр булуыма мин бик шатланам. Җитмәсә, әлеге җиңүне бернинди травмасыз, җәрәхәтсез яуладым. Ә хисләргә килгәндә, аларны сүзләр белән генә җиткереп тә булмый.

- Көрәш батырлары дигәндә син нинди кешеләрне күз алдында тотасың? Синең өчен көрәш нәрсә ул?

- Минем өчен көрәш ул: Сабан туеның төп ярышы! Ансыз Сабан туе Сабан туй тугел

  • синең көчеңне, чыдамлыгыңны, хәйләкәрлегеңне сынаучы ярыш
  • татар милләтен берләштерүче, аны саклаучы, безгә буыннар аша килеп җиткән ярыш.

Көрәш батырлары, минемчә, көчле, акыл белән эшләүче, чыдам, гайрәтле, хәйләкәр булырга һәм, иң мөһиме, үзләренең көндәшләренә хөрмәт белән карарга тиеш.

- Сиңа әле 16 яшь кенә. Үзеңнән олырак спортчылар белән көрәшүгә ничек карыйсың?

- Әйе, миңа 16 яшь. Ләкин олыраклар яки кечерәкләр белән көрәшү минем өчен нормаль нәрсә. Ни өчен дигәндә, бу бит көрәш! Анда көчең һәм хәлең булса гына йөрисең, булмаса, бу ярыш синең өчен түгел.

- Новосибирскида узган федераль Сабан туенда төп бүләкне абсолют батырга тугел, ә жирәбә уйнатып бирделәр. Син бу күренешкә ничек карыйсың?

- Мин спортта жирәбә уйнатуга алай каршы түгел, әмма батырлар белән алай эшләү, минемчә, дөрес түгел. Батыр бер генә була. Һәм аның бүләге дә аңа туры килердәй булырга тиеш.

- Әгәр дә төп приз тәкә генә булса, син үзең, гомумән, егетләр, көрәшкә чыгар идеме? Ничек уйлыйсың?

- Электән килгән йола буенча, Сабан туеның төп бүләге - тәкә. Бер бүләкне дә тәкә белән чагыштырып булмый. Мин көрәшкә бер уйлаусыз чыгар идем. Башка егетләр турында әйтә алмыйм, әмма алар да минем фикердә тора дип уйлыйм.

- Әгәр дә сезнең районда да төп бүләкне жирәбә уйнатып бирсәләр, син риза булыр идеңме? Моңа карашың нинди?

- Миңа калса, бүләк белән чагыштырганда, батыр булып калуга ни җитә соң? Син үзеңне тарих битләренә яздырып каласың бит. Шулай да, батыр булып калсаң, син ул бүләккә лаеклы дип үзеңне танысаң, сиңа язган була икән - Алла Бирсә, төп бүләк барыбер сиңа эләгер дип уйлыйм.

- Федераль Сабан туенда абсолют батыр булып калган Раил Нургалиев урынында булсаң, ягъни төп бүләкне - автомобильне башка кеше алса, син нәрсә эшләр идең?

- Дөресен генә әйткәндә, монда кешенең үзеннән торадыр. Кайбер кешегә батыр булып калу зур байлык, кайберләре өчен бүләк тә зур рольне уйный. Раил Нургалиев урынында минем дә ачу чыгар иде, әлбәттә. Бер карасаң, син бит тиккә генә 1нче урынны алмыйсың. Бүләге дә яхшы. Монда, минемчә, гадел юл сайланмаган. Минем мондый хәлдә калганым юк әле. Андый хәлдә калган кеше генә җавап бирә аладыр бу сорауга. Һәр кешенең холкыннан торадыр инде ул.

- Батыр калырга теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идең?

- Минем киңәшләрем берничә. Беренчедән, татар халкында тиккә генә: “Йөргән таш шомара” дип әйтмиләр. Бу, чыннан да, шулай. Күбрәк көрәшкән саен, тәҗрибәң, осталыгың арта. Ә бу бик кирәк нәрсә, тәҗрибә ярышларда бик ярдәм итә. Икенчедән, еш җиңеләсең икән - югалып калмаска, бирешмәскә, үзеңнең хаталарың өстендә эшләргә кирәк. Җиңелүләр дә булырга тиеш, алар өчен борчылырга, еларга кирәкми. Зарланып кына йөрү бернинди дә нәтиҗәгә китерми. Өченче киңәш - тырышырга, тырышырга, тырышырга! Беркайчан да: “Моңа минем көчем җитми”, димәскә. Үзең өстендә эшләргә кирәк. Һәм тагын бер нәрсә - көрәшче физик яктан гына түгел, ә мораль яктан да әзер булырга тиеш. Җиңелүләр булса да, кәефне төшерергә түгел, ә киресенчә, моңа нормаль хәл дип карарга кирәк. Җиңә һәм җиңелә белү - кешенең сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.

- Рәхмәт, Дәниф. Алга таба да уңышлар сиңа!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100