Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Итекле хоккей янына итәкле хоккей да булса, начар булмас”

Саба районының Мәртен авылында итекле хоккей ярышлары узды. Ярышлар Саба егете, 26 яшендә юл фаҗигасында һәлак булган Фидәрис Ганиевнең якты истәлегенә багышлана. Авылча, җылы итек, бүрек, киң бияләй киеп, шайба урынына кечкенә туп белән Мәртенгә кайтып хоккей уйнауның инициаторы исән чагында Фидәрис үзе булган. Кызганыч, ул безнең арада бик аз гомер генә яшәп калды. Ләкин аннан калган татулык рухы өзелми монда.

news_top_970_100
“Итекле хоккей янына итәкле хоккей да булса, начар булмас”

Фидәриснең әнисе Гүзәлия апа шушы Мәртен авылында туып-үскән, әтисе – Мулланур абый күрше Туктар авылы егете. Ике кечкенә генә авыл халкы элек-электән бердәм булып гомер итә. Мәртен, Туктар авылларыннан гына түгел, район үзәге – Сабадан да бик күп халык килгән иде. Уенчылар да шактый җыелды.


Итекле хоккей Саба районында өч ел уйнала. Аны районда беренче булып уйный башлаган кеше - 1989 елгы Фидәрис. Ул Байлар Сабасындагы автомобиль запчастьләре кибетендә сатучы булып эшләде. Спорт һәм музыка белән җенләнгән Фидәрис "авылдагы беренче егет" дип аталырга лаек иде.

Итекле хоккейны уйнар өчен махсус мәйданчык кирәкми. Кардан чистартылган урын, мәсәлән урамның бер өлеше дә җитә. Тимераяк урынына - киез итек, шайба урынына - туп.

Фидәриснең якты истәлегенә...

Фидәриснең әнисе Гүзәлия апа уеннар башланыр алдыннан улын искә алды.

–23 август көне иде, көндезге сәгать уникедән соң юл һәлакәте булган дигән хәбәр килеп иреште. Тугыз көн комада булды, 1 сентябрь көнне җирләдек. Үзе исән булса, ул да шушында дуслары арасында булыр иде дибез, бик сагынабыз, аны уйламаган бер көн дә юк. Әле ярый киленебез Диләрә белән оныгыбыз Нәфисәбез бар, – ди ул.

Итекле хоккей турнирында барлык уенчылар да ихластан, күңел биреп уйнады. Көне дә бик матур, җылы булды. Ул көннең һава торышын уенчылар мәрхүм Фидәриснең үзе кебек изге булды, дип бәяләде.

Фидәриснең бертуган сеңлесе Рузилә Ганиева, турнир булырга ун көн алдан абыйсының төшенә кереп, хоккей таягын эзләтүен дә сөйли.

– Абыем безнең арабызда булмаса да, ул гел безнең күңелдә. Бер минутка да хәтеребездән чыкмый, чыкмас та. Үзе дә безне сагына, гел төшебезгә керә, – ди ул.

Итекле хоккей - Вакказов һөҗүм итә, Илфар Кәримов... хисләнеп китеп, гол кертә

Дуслар һәм туганнар хәйриячелекнең дә матур үрнәген күрсәтә, бөтен финанс чыгымнарын үз өсләренә алалар. Бу юлы да бик күп бүләкләр әзерләгәннәр. Тәмле шулпа әзерләүче аш-су осталары да үзләреннән, диджей, алып баручы да үзләре. Туңып китсәң, самавырдан кайнар чәй, өстәл тулы тәм-том көтә.

Әлеге турнирның төп максаты - Фидәрисне искә алу, аның исемен киләчәк буыннарга тапшыру, хәзер бик азларда гына калып бара торган туганлык җепләрен өзмәү. Яшьләрне дә шул рухта тәрбияләү, аларны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү.

Көндезге унда башланган ярышлар, кичке сәгать дүрткә кадәр дәвам итте. Ярышта ун команда катнашты. Командалар да үзенчәлекле бит әле! Һәр нәсел – бер команда биредә. Фидәриснең әти-әнисе һәм туганнары ярышта җиңүчеләр һәм призлы урыннарга чыгучыларның барысына да истәлек медальләре, бүләкләр, күчмә кубок әзерләгән. Бүләкләрне алуга, оештыруга Фидәриснең дусларының да ярдәме тигән.

– Улыбызны искә алып килгән һәммәгезгә дә рәхмәт. Киләсе елларда да көтеп калабыз. Кызлардан да хоккей командасы булдырырга кирәк. Итекле хоккей янына, итәкле хоккей булса да начар булмас, – ди Фидәриснең әтисе Мулланур абый.

Ярышларның комментаторы - танылган шоумен, тамада Фәнил Вакказов. Фәнилнең сүзгә оста, җор телле икәнен белсәк тә, ул үзен тагын бер кат шаян комментатор, дип бәяләде. Комментатор булып кына түзеп тора алмады, Вакказовлар командасында уйнап, шайба-туп артыннан йөгерергә дә өлгерде. 

Капкада торган “Болгар” радиосы алып баручысы Илфар Кәримов капкачы икәнен онытып җибәрде булса кирәк. Радиода эшлим дип уйлап, җырлар “сайлады” булса кирәк, хисләнебрәк китте. Каршы як команда Вакказовлар бер-бер артлы керткән өч голдан соң гына, ауный-тәгәри капканы туптан саклый башлады.


Хәй, братан! 

Ярышларда Саба районының яшь җитәкчеләреннән торган команда - "Хәй, братан!" беренче урын алды. Аларга дартс һәм күчмә кубок бүләк иттеләр. Кубок итекле хоккей хуҗасында булырга тиеш дигән карар чыгарып, аны Фидәриснең әтисенә бирделәр. 

Җанатарлар да бик тырышты. Иң кызыгы шул - аларның берсе пластик шешә эченә тимер акчалар тутырып килгән иде. Аны селкеткәч, тавышы авылның икенче ягына кадәр ишетелеп тора иде.

Бу көнне һәркемнең күңеле ял итте, аралашты, әйтерсең лә Фидәрис үзе кайтып кунак җыеп бәйрәм үткәрде. Һәркем бер-берсенә игътибарлы, дус иде монда.

Ганиевлар биш бала тәрбияләп үстерде. Аларның һәрберсе җәмәгать тормышында да актив, тәрбияле. Байлар Сабасының иң мөхтәрәм, гади, эчкерсез, соклангыч гаиләсе ул Ганиевлар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100