Көрәшче Ислам Фәләхов: "Бөтен әйберең дә бар, өйләнергә дә була инде сиңа, диләр"

13 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Энҗе ГАБДУЛЛИНА
Фото: Салават Камалетдинов
Танылган көрәшчеләребез күп, аларга алмаш булырлык яшьләр бармы соң? Матур алымнар күрсәтергә кулыннан килгән чын татар егетләре дөрес эздән атлыймы? Минемчә, әйе, бар алар – чын батырлар. Шундый өметле көрәшчеләрнең берсе Россия җыелма командасы көрәшчесе Ислам Фәләхов белән көрәш, гаилә һәм киләчәк темаларына сүз куертып алдык.

Татар көрәшчеләре, гомумән, көрәшче халкы тыйнак та инде. Үзләрен мактап бер сүз дә әйтмиләр. Ярышлардан соң иң яраткан сүзләрен - «барлык көрәшчеләр дә көчле иде» дип кабатлыйлар да, тыныч кына торалар. Әлбәттә, кызлар кебек оялып түгел. Нәкъ татарларга гына хас үзенчәлек – тыйнаклык бар аларда. «Алдан кычкырган күкенең башы авырта» дигән мәкальдәге кебек. Алдан җиңүеңә ышанып, тәкәбберләнеп йөрмиләр. Мәйданга чыгалар да көндәшләренә суларга да ирек бирмичә, күтәреп тә салалар. Күп сүз кирәкми дә бит – барысы да тәгаен аңлашыла. 

Ислам Фәләхов та шундый көрәшчеләрнең берсе. Келәмгә тыныч кенә керә, үз эшен эшли дә, шулай ук тыныч, ләкин тиешле дәрәҗәдә чыгып китә.

Әңгәмә буласы җиргә тирләп-пешеп йөгереп килеп керде ул: күнекмәләрдән соң туры шушында килгән икән. 20 яшендә 2 тапкыр дөнья чемпионы булуга ирешкән егетне ниләр борчый да, нинди хыяллар тынгы бирми?

Фәләхов Ислам Радик улы:
- 1998 елның 16 июлендә туган;
- Тумышы белән Чаллыдан, гаиләләре белән Алабугага күченәләр;
- Спорт мастеры;
- Ирләр арасында 2 тапкыр дөнья чемпионы, Татарстан һәм Россия чемпионы, күчмә халык уеннарында 2 нче урын иясе;
- Тренерлары: Кавиев Рим Нәфыйк улы, Әхмәдиев Марат Габделбар улы.

«Мин спортчы гына түгел!»

- Ислам, 7 яшьтән бирле көрәшәсең. Нәселеңдә, белүемчә, ныклап көрәш белән шөгыльләнгән кешеләр дә юк.

- 1 нче сыйныфта укыганда мәктәптәге көрәш түгәрәгенә бирделәр мине. Нык хәрәкәтчән, актив бала идем. Энергияне каядыр куярга кирәк бит. Башлангыч сыйныфларда әти-әни кушуы буенча гына йөрдем, яшермим. Урта сыйныфларга күчкәч кенә, үземә ошаганын, кирәклеген аңладым. Әти кушканга гына йөрсәм, нәтиҗәләр дә булмас иде. Миннән күреп, бер абыем да көрәшә башлады. Тик ул һәвәскәр буларак кына көрәшеп йөри. Сабан туйларында бабайлар көрәшкән инде, тик шуннан ары китмәгәннәр.

- Димәк, нәселдән килә дигән сүз бөтен очракта да дөрес була алмый?

- Әлбәттә! 5 процент Ходай биргән талантың булса, 95е бары тик үзеңнең тырышлыгыңнан тора.

- Үзеңне бер сүз белән нинди дип әйтә аласың?

- Кыю!

- «Көрәшче» дигән исемең булгач, рәхәттер ул?!

- Миңа күп кеше спортчы буларак кына карый. Минем белән бары көрәш темасына гына сөйләшәләр. Бу әйбер алай ук рәхәт димәс идем. Мәктәптә укыганда да үзеңне тасвирлый торган сүз уйларга кушкач, сыйныфташлар «Спортчы дип әйт!» дип кычкыралар иде. Мин бит спортчы гына түгел. Көрәшчедән тыш гап-гади кеше икәнемне онытулары ачуымны китерә.

- Көрәшче белән көрәш темасына сөйләшәсең инде аны... Көрәшнең нинди проблемалары бар соң?

- Әлбәттә, проблемалар җитәрлек. Мәсәлән, көрәшне хөкем итү. Хөкемдарның дөрес кабул итмәгән карарлары аркасында көрәшче җиңелүгә дучар була. Гади телдә «засудили» дип атала ул. Гел кабатланып тормаса да, бу хәл белән очрашырга туры килгәли. Хөкемдарларның көрәшче белән таныш булып, аны яклап калган очраклары да юк түгел. 

Мондый хәлләр булмасын өчен, минемчә, бер регионда ярыш үткәргәндә икенче регион хөкемдарларын чакырырга кирәк. Мисал өчен, ярыш Татарстанда үтә икән, хөкемдар итеп Башкортостан белгечләрен китереп була. Объектив рәвештә шул очракта гына хөкем итеп була дип уйлыйм. Спортта дөреслек төп элемент булырга тиеш.

Тик шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: көрәш федерациясе үз эшен тиешенчә итеп башкара. Проблемалар күп дип кенә кычкырып йөреп булмый. Мәсәлән, оештыру мәсьәләсе. Оештыру эшләре һәрвакыт югары дәрәҗәдә башкарыла: тел-теш тидереп булмый. Бигрәк тә бездә – Татарстанда. Россия беренчелекләрен, күпчелек очракта, Татарстанга якын булган төбәкләрдә уздыралар. Әйтик, Башкортостан, Пермь, Ульяновск. Алар Татарстанда ничек булганын күрәләр бит. Шуңа да дәрәҗәне төшермиләр.

- Кагыйдәләрне дә еш үзгәртеп торалар бит..

- О-о, әйе! Менә монысы чыннан да проблема. Әле соңгысы - авыл хуҗалыгы призына узган ярышлардагы үзгәрешләр. Минемчә, бер дә дөрес түгел алар. Мин генә түгел, күп кенә көрәшчеләр дә, җанатарлар да шулай саный. Хәзер аркага яткан өчен кисәтү ясыйлар. Өч кисәтү – ул инде җиңелү. Ягъни, бернинди алым да эшләмичә, көндәшне аркасына яткызып кына да җиңеп чыгып була. Алга таба да шулай итеп кенә җиңәргә омтыла башласалар? Көрәшчеләр хәзер шул кисәтүләр аркасында гына җиңеп, яки җиңелеп кала. Кайсы җире матур инде мондый көрәшнең? Җанатарларга да мондый көрәшне карау кызык булмаячак бит.

Кайбер кагыйдәләр, әлбәттә, көрәшне яхшы якка үзгәртергә дә булышты. Мисал өчен, хәзер көрәш ахырында соңгы 30 секундта чиста вакыт бирелә. Ягъни, сөлгене тоткач кына вакыт чутлана башлый. Ә элек вакыт бара тора иде, әгәр син отып барасың икән, йөрисең вакыт сузып, ял итеп. Ә хәзер көрәшнең барышын шул 30 секунд эчендә үзгәртеп була.

Дөресен генә әйткәндә, көрәштә нюанслар күп. Аны бөтен кеше дә аңлап бетерә алмый.

- Халык телендә шундый сүз йөри: көрәшчеләр мәйданга алдан сөйләшеп, бүләкләрне бүлешеп куялар. Очрашырга туры киләме мондый хәлләр белән?

- Әйе. Гел кабатланып тора димәсәм дә, булыштыра инде. Рәсми ярышларда андый әйбер юк, була да алмый. Сабантуйларда күп. Мин андый әйбердән читләшергә тырышам. Күпме кеше сиңа карап тора, аларны алдау булып чыга бит бу. Син бит инде кеше өчен көрәшәсең. Минем өчен аның бүләге дә аның чаклы мөһим түгел. Кычкыралар, җан аталар, көч биреп торалар – минем өчен иң рәхәте шул.

Әгәр дә белгән кешең, дустың белән чыгасың икән инде, анда да сөйләшеп кую булырга тиеш түгел. Әгәр миңа шулай дисәләр, мин «әйдә дөрес итеп көрәшик, ә бүләкне соңыннан бүләрбез»,- дияр идем. Артык тапкыр көчне әрәм итмәс, әзерләнүләргә вакыт уздырмас өчен эшлиләрдер инде аны. Сөйләштең дә, җиңеп чыктың – рәхәт бит! Ә халык бит барысын да аңлый.

«Татар көрәше белән билбау көрәшен берләштерергә кирәк»

- Көрәшне Сабантуйның бизәге итеп кенә караучылар шактый. Профессиональ спорт төре буларак һушлары китеп карамыйлар бит. Синеңчә нигә алай һәм ничек үзгәртеп була бу тенденцияне?

- Электән Сабантуйның төп уены буларак калган бит инде ул көрәш. Бәлки, кешеләрнең аңындадыр ул стереотип. Ничек үзгәртеп була дигәнгә, көрәшне реклама, телевидение аша күбрәк яктыртырга кирәк дип уйлыйм. Кеше күп җыела торган җирләрдә плакатлар, баннерлар урнаштырырга булыр иде. Менә октябрь азагында дөнья чемпионаты узды. Кем белде аның турында? Шул көрәш белән кызыксынучылар гына белде.

Әле шунысы да бар: татар көрәшен һәм билбау көрәшен кешеләр бер төр итеп карый. Аермыйлар. Менә аларны берләштерсәк, үстерергә дә җиңелрәк булыр иде, минемчә. Чөнки кеше аңлап та бетерми, бутала.

Көрәш федерациясе көрәшне таныту өчен чыннан да күп көч түгә анысы. Регионнарда гына түгел, чит илләрдә дә эш алып барыла. Мисал өчен, егетләр хәзер Япониядә көрәшкә багышланган чарада катнашып, көрәшне танытып йөриләр. Бу яктан караганда, «афәрин» дияргә кирәк.

"Электән Сабантуйның төп уены буларак калган бит инде ул көрәш".

«Көрәшне ул югарылыкка күтәреп булыр микән..»

- Хоккей йолдызы Ковальчукны хоккейдан читтә булган кешеләр дә белә, ә ничә тапкыр дөнья чемпионнарының исемнәрен дә белмиләр.

- Әйе, әллә ничә тапкыр дөнья чемпионы булган көрәшчеләрне шул көрәш сөючеләр генә белә инде. Көрәшнең үз аудиториясе бар. Ярышларга, әйтик, 50 кеше килә. Алар көрәшнең чын җанатарлары. Алар бар ярышларда да бар. Шул бер үк кешеләр ул. Мәсәлән, 5 тапкыр дөнья чемпионы булган Раил Нургалиевны да чын көрәш җанатарлары гына белә торгандыр.

Команда белән уйный торган спорт төрләренең яулаган дәрәҗәләре дә икенче. Көрәшчеләр бик күп бит. Аларның һәрберсен белеп тә бетереп булмыйдыр ул. Көрәшне ул югарылыкка күтәреп булыр микән.. .Әлегә, белмим. Дәрәҗә булсын өчен дистә еллар көч куярга кирәк шул.

- Кайбер кешеләр, мисал өчен футбол турында: «И-и, туп тибеп йөри инде, аның урынына заводка барып эшләсә!» - дип кенә уйлый бит.

- Һәрбер спорт төренең дә үз авырлыгы бар. Туп тибеп йөри дип кенә әйтергә ярамый. Минем өчен ул нык авыр булып тоела. Алар өчен безнең көрәш авыр күренә. Әйткәннәре бар: ничек сез шулай күтәреп ыргытасыз, егылганда да авырта бит дип. Һәрбер кеше үз эшенең остасы икәнен онытмаска кирәк.

- Көрәштә кумирың бармы?

- Татар көрәшендә берсен дә аерып кына әйтә алмыйм. Үземә үрнәк булырдай кеше дип Александр Карелинны саныйм. Спорт буенча гына түгел, тормышта да. 3 тапкыр Олимпиада чемпионы булуга карамастан, мактану дигән әйбер юк анда. Моңа өстәп, депутат вазыйфасын да башкара. Ул үзен тыныч һәм тиешле дәрәҗәдә тота. Шуңа күрә дә аңа хөрмәт белән карыйм.

«Өеңә кайткач еларсың!»

- Кабат балачагыгызга әйләнеп кайтыйк әле. Тренерлар «тәрбия сәгатьләре» укытып алалар идеме соң?

- Әлбәттә! Иң кирәкле процедура ул, минемчә. Малай чакта шуклыклар булмый калмый бит инде. Тренерның роле дөрес тәрбия бирүдә нык зур. Ул бит безгә икенче әти. Яшүсмер чакта тренер безнең тәрбиягә ныклап алынды. Чөнки ул чакта нәрсәнең нәрсә икәнен аңлап бетермисең әле. Аннары үз эзебезгә утырдык. Уйлабрак эшли башлыйсың инде ул үскән саен. Нәтиҗәләр күрсәтә башлагач, шаяру ише әйбер онытыла. Ул да үскәнне аңлады. Урамда берәрсен рәнҗеткәнне күрә, белә икән, яхшы гына эләгә иде.

Кайчак көч белән дә аңлата иде. Ярышларга әзерлекне дә каты үткәрде. Ул чакта: «Нигә шундый авыр әйберләр эшләргә?» - дип уйлый идем. Шул тәрбиянең җимешләрен хәзер татып йөрим менә.

Әле шунысы да бар: яшьтән шөгыльләнгән кешеләрнең тәртип дигән әйбер бар. Спорт миңа, иң беренче чиратта, дисциплина бирде. Шул тренерларның хезмәт җимеше инде ул.

- Тренерлар «өеңә кайткач еларсың!» дигән шелтә сүзләрен кечкенә чакта еш ишетергә туры киләдер?

- Андый сүзләр булырга тиеш ул. Бигрәк тә ир-балага. Ипләп кенә торсаң, бала иркә булып үсә бит. Кайберәүләр балаларын нык иркәләп тә ташлыйлар, ялгыш кына егылса да, янында бөтерелеп кенә торалар. Бала бит аны аңлап үсә, аннары көй көйләтә башлый. Минемчә, тәрбияне катырак итеп бирергә кирәк. Җәлләмәячәкләрен белсә, ул елап та карамый аннары.

Ярышларга килгәндә, минем үземнең дә елаган вакытлар булды инде. Үзеңне үзең тынычландырасың аннары. Характер да шулай формалаша инде.

- Күңелеңдә нык авыр булып исә калган җиңелү турында сөйлә әле.

- 15 яшьләр булгандыр, Татарстан беренчелегендә финалда җиңелдем. Мин үз категориямдә лидер булып та санала идем әле. Финал. Исәп 3:3. Көрәштә соңгы балл буенча җиңү дигән әйбер бар. Минем соңгы балл 1, ә көндәшемнең 2 балл булган. Бәлки тренер белән бер-беребезне аңлап та бетермәгәнбездер инде. Үземне җиңеп барам дип уйлап, саклануга күчтем. Вакыт бетте. Хөкемдар икебезнең дә кулны тотты да, көндәшемнекен күтәрде... 

Нык күңел төште шунда. Ярты сәгатьләп елап ятканмындыр. Тренерга да үпкәләп йөрдем әле. Чөнки 2 нче урын минем өчен юк. Нинди генә очракта да минем максат – беренче булу. Шуңа өстәп, бу турнир Россия беренчелегенә сайлап алу туры да булып бара иде. Марий Элда булган ярышка бара алмыйча калдым шулай.

Үскәч аңлыйсың ул – җиңелүләр дә кирәк. Гел җиңеп кенә барып булмый бит. «Мин чемпион» дигән мин-минлек барлыкка килмәсен өчен әйбәт процедура. Хәзер һәрбер ярыш алдыннан, үземнең лидер икәнем белсәм дә, «мин дә җиңелә алам бит» дип уйлыйм. Чөнки беркайчан да, русча әйтмешли, «нельзя расслабляться».

- Кулда көч, йөрәктә дәрт бар. Сугышып йөргәнең бармы соң?

- Без профессиональ спорт төре белән шөгыльләнәбез. Мисал өчен, мин – спорт мастеры. Безгә кечкенәдән үк урамда үзеңнең профессиональ белемнәреңне кулланырга ярамый дип өйрәттеләр. Чөнки кешене имгәтергә мөмкин. Әле бит ул салкын корал булып та санала. Безне җаваплылыкка да тартырга мөмкиннәр. Ачу килгән чакларда да үземне тыярга тырышам. Әлбәттә, чыгырдан чыгарган хәлләр, кешеләр бар. Физик көч куллану яхшылыкка китерми, ул мәсьәләнең чишелеше түгел.

- Ә Зәйдә чыккан сугышка ничек карыйсың?

- Дөресен әйткәндә, минем мондый әйберне күргәнем бар инде. Бик тә ямьсез күренеш булды. Җанатарлар халык өеменең сугышканын карарга килми бит, алар матур көрәш яклы. Бу хәлдән соң алар көрәш турында нәрсә уйлый инде? Әлбәттә, күңелле булды дип сөйләмәсләр. Мондый хәлләр йөзгә тап төшерә.

Чыннан да көрәшкәндә эмоциялар чиктән аша. Котыртырга теләп, эткәлиләр дә, төрткәлиләр дә. Андый әйберләргә өйрәнергә, түзә белергә кирәк инде. Һәрбер әйткән сүзгә йодрык белән килә башласаң...

- Яшь кенә булсаң да, шундый дәрәҗәләргә ирешкәнсең. Киңәшләр бир әле: ничек ярты юлда ятып калмаска? Көрәш, спорт турында гына түгел, гомумән, тормыштагы карашың нинди?

1. Егылгаң җиреңнән торырга да, юлыңны дәвам итәргә инде.
2. Минем әти гел: «Мин булдыралмыйм димә! 20 тартылу эшләп, мин булдыралмыйм дигәч тә, син тагын 5 тапкыр тартылырга тиеш!» - дия иде. Үзең тудырган каршылык булып тора бит ул, беркайчан да «миннән булмый» дияргә ярамый.
3. Кеше үзен жәлли дә бит әле ул. Авырта, кыен ди. Үзеңне жәлләргә ярамый, азакка хәтле барырга кирәк. Шул чакта гына нәтиҗә булачак.
4. Һәм минемчә иң мөһиме - үзеңнән башка беркемгә дә өметләнергә ярамый. Барысы да кешенең үзеннән тора.

«Бөтен тормышымны да спорт белән бәйлисем килми»

- «Батыр ярасыз булмый» диләр. Көрәш - куркыныч спорт төре. Үзеңне жәлләргә ярамый дисең дә, имгәнү алу куркынычы да зур бит.

- Көрәш куркыныч спорт төре дигән белән 100 процент килешәм. Уйлап эшләнелә торган «риск» ул. Икенче яктан карасаң, урамга чыктың да таеп егылып, аягыңны сындырдың, ди. Хәзер, егылсам дип, урамга да чыкмаскамыни инде?

Үзем дә төрле имгәнүләр алдым. Кул сөякләре дә, җилкә сөяге дә сынды. Чыннан да сәламәтлеккә зыяны бар аның. Хәзер артык сизелмәсә, соңыннан үзен белдерә башлый. Әйтик, бил, муен авыртулары. Көрәшкәндә күпчелек очракта муенга көч килә. Чөнки баш белән төшкән очраклар күп. Тик мин көрәшсез тормышны күз алдына китерә алмыйм әле. Булдыра алганда мин нәрсә генә булса да көрәшәчәкмен. Нишлим инде мин спортсыз? Организм өйрәнгән бит. Кич белән шөгыльләнмәсәм, миңа рәхәт түгел. Мораль яктан да, физик яктан да. Ул канга сеңгән инде. Нәрсәдер җитми кебек.

- Бәлки нәкъ менә шул имгәнүләрдән куркып, әти-әниләр балаларын көрәшкә бирмидер?

- Әйе, күп очракта шулайдыр да, бәлки. Әти-әни баласы өчен курка, аңа ничек тә әйбәт булсын дип тырыша. Үзләре беләләрдер. Мисал өчен, минем әнием дә минем көрәшкәнне карамый. Видеодан да карамый хәтта. Минем өчен курыкканга бит инде ул.

Имгәнү генә дисәк, бала-чага шул урамда да ала инде ул имгәнүне. Өйдә тотып кына булмый бит. Имгәнә дип кенә көрәшкә бирмәүне барыбер хупламыйм.

- Үзеңне киләчәктә тренер итеп күз алдыңа китерәсеңме?

- Спортны төп эш итеп карарга ярамый дип саныйм. Профессиональ рәвештә шөгыльләнәсең икән, синең сәламәтлеген бетә. Сындырдылар - син бүтән спортсмен түгел. Җиңеп барганда күтәреп кенә йөртәләр ул, аннары берәрсенә кирәгең каламы синең? Юк. Шуңа мин бары тик үземә генә ышанам.

Тренер да булмам дип уйлыйм. Барыбер спорттан тыш ныклы һөнәрең булырга тиеш. Хәзерге вакытта мин КХТИда химик һөнәренә укыйм. Бөтен тормышымны да спорт белән бәйләп бетерәсем килми.

«Өйләнүне озакка сузмаска уйлыйм»

- Йөргән кызың бармы?

- Әлегә юк.

- Озак вакыт очрашып йөргән кызың белән аерылыштык дидең..

- Әйе. Озак итеп йөрү кешегә булган кызыксынуны бетерә икән. Өйләнүне дә озакка сузмаска кирәк дип уйлыйм. 5 шәр, 7 шәр ел йөриләр дә аерылашалар. Һәм бер айдан икенче кеше белән гаилә корып та куялар. Бер-береңне белер өчен, минемчә, 1 ел җитә.

- Кызыксыну белән мәхәббәт тә бетәме?

- Мәхәббәт бетә торган нәрсә микән соң ул? Булса, озаккадыр инде ул.

- Кызларның йөрәген яндырып йөрисеңдер инде... Ә идеаль кыз, синеңчә, нинди булырга тиеш?

- Идеаль булса, кызык та түгел бит ул. Минемчә, кыз кеше тәрбияле булырга тиеш. Матурмы ул, бай гаиләдәнме – мөһим түгел. Тәрбиялелектән тора барсы да. Һәм ул мине аңларга тиеш. Кайбер кешеләр тик торганнан конфликт чыгарырга яраталар. Ә мин андый түгел. Мин бөтен очракта да компромисска барырга тышырам. Тагын үз сүзен генә сөйләп тормасын, минекенә дә колак салырлык булсын. Мәсьәләнең дә бит ике ягы бар, кешеләрнең дә фикерләре төрле булырга мөмкин. Шуңа күрә бер-береңне аңларга, иң мөһиме, ишетә белергә кирәк.

Нигә көрәш кызлар эше түгел?

- Киләчәккә күз салып алыйк әле. Улың туса, Алла Боерса, аны да көрәшкә бирәчәксеңме?

- Мин кайчак үземә дә шул сорауны бирәм дә, «нигә инде аңа көрәш» дип уйлап куям. Тик нәрсә генә дисәм дә, мин аны барыбер көрәшкә бирермен инде (көлә).

- Гел кызлар гына туды, ди.

- Барысы да Ходай кулында инде. Кызлар да кирәк, тик малайлар да булсын иде инде. Ир кешегә малай кирәк! Көрәшкә кагылып әйтсәк, кызларымны беркайчан да көрәшкә бирмәячәкмен! Спортсыз булмас инде ул. Тик көрәш кенә түгел. Кызлар шөгыльләнә ала торган бүтән спорт төрләре дә бар бит.

Димәк, син кызлар көрәшенә катгый рәвештә каршы?

- Әлбәттә! Көрәшү бөтенләй кызлар эше түгел. Көрәшә-көрәшә гәүдәләре дә тупасланып бетә. Минемчә, хатын-кызлар ир-егетләр кебек булырга тиеш түгел. Алар бит булачак әниләр. Шунда нинди генә имгәнүләр алырга була. Табигать кануннарына буйсынырга кирәк. Кызлар көрәше матур күренеш дип санамыйм.

«Ике ел рәттән машина оттым»

- Яшерен-батырын түгел: көрәшчеләргә бүләкләрне җәлләмиләр. Ничә машина оттың соң әле?

- Икене. Аның бит бер ягы бар: җиңел үлчәмдә машина оту – «нереально». Менә мин 70 кг да көрәшәм, ә Сабантуй батыры булыр өчен 130 кг лы егетләр белән көрәшергә кирәк. Ә безнең Алабуга шәһәре Сабан туенда 2 машина уйнаталар. Берсе - югары үлчәмдәгеләр өчен, икенчесе – җиңел үлчәм, ягъни, 80 кг кадәргеләр өчен. Менә шулай 2 ел рәттән машина оттым. Быел нәрсә булыр инде.

- Икесендә дә алмаш-тилмәш йөрисеңме?

- Юк инде. Саттым аларны. Сабантуйларында биргән бүләкләр өйгә кереп бара. Өйдәге җиһазларны яңартып бетердем инде. Кабат-кабат бирәләр икән, аларны да сатабыз инде. Саклап ятып булмый бит. Күп кеше: «Бөтен әйберең дә бар, өйләнергә дә була инде сиңа», - ди.

- Ә рәсми ярышларда акчалата бүләклиләр бит. Ул акчаларны кая куеп бетерәсең?

- Акча беркайчан да артык булмый инде ул. Хәзер фатир алырга дип тырышам. Тик әле нинди шәһәрдә төпләнәсемне уйлап бетермәдем. Бәлки туган шәһәрем Чаллыга кайтырмын, бәлки Казанда калырмын. Төгәлен әйтә алмыйм.

- Димәк, син фатирны аерым йортка караганда өстенрәк күрәсең?

- Яшь чакта фатир уңайлырак булыр дип уйлыйм.

- Син үзең үскән Алабуга районы җыелма командасы өчен көрәшәсең. Күп кенә көрәшчеләр үзләренең районнары өчен түгел, читләр өчен көрәшеп йөри. Барысы да акча мәсьәләсенә барып тоташамы?

- Безнең Татарстанда көрәш диеп янып-көеп торган районнар бар. Алар җиңү өчен бар көчләрен куялар. Акчалата премия бирү, бүләкләүләрне дә гел оештырып торалар. Ә бар шундыйлары – бармы да юкмы аларга көрәш. Алар көрәшне үстерүгә әз генә дә өлеш кертмиләр. Нишләп әле әзмәвердәй көрәшчеләр үзләренә хөрмәт тә, әз генә файда да булмаган җирдә йөрергә тиеш ди? 

Ә нәтиҗәң була икән, бүтән районнар сиңа чират торачак. Районнарында булышып, хөрмәтләп торсалар, таралмаслар иде алар. Нәрсәгәдер яшәргә кирәк бит. Моны мин нормаль күренеш дип саныйм.

Ә мин гел Алабуга өчен көрәшәм әле. Беренчедән, патриотик хисләр тотып тора. Икенчедән, җитәкчеләр көрәшчеләргә һәрвакыт булышып торалар (Сабан туенда ике машина уйнату, мәсәлән). Өченчедән, үз районымның, шәһәремнең данын да күтәрәсе килә бит. Җиңүчеләр исемлегендә бер генә көрәшче булса да Алабугадан була икән, аны бит күрәләр, горурланалар. Туган, үскән җирне гел танытасы килә инде ул.

Блиц-сораштыру:

- Хабиб Нурмагомедов яки Конор Макгрегор?

-Хабиб инде!

- Дискотека яки китапханә?

- Дискотека.

- Кино яки саф һавада йөрү?

- Кино.

- Тәмле итеп пешергән кызмы яки Дөнья гүзәлеме?

-Тәмле итеп пешергәне.

- Сары чәчле кызмы яки кара чәчлеме?

- Кара чәчле.

- Үз-үзең белән тынычлыкта калумы яки шау-шулы урын?

- Тынычлык.

- 5 минут озаграк йоклаумы яки 30 минут алдан килүме?

- Алдан килүдер.

- Приора яки Тойота?

- Тойота инде.

- Элвин Грей яки Гүзәл Уразова?

- Гүзәл Уразова!

Фикерләр








Спорт

"Менә шулай җиңәргә кирәк ул!" Көрәш буенча Татарстан чемпионатыннан репортаж

23-24 нче ноябрь көннәрендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионатында Республиканың иң көчле батырларын ачыкладылар. Икенче көнге ярымфинал һәм финал уеннарын «Татар-информ» хәбәрчесе дә күзәтеп кайтты.

Спорт

Олимпия чемпионкасы Наилә Гыйләҗева: “Татар теле җиңү яуларга булышты!”

Спортчы булу өчен көчле булу җитә дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз! Спортта җиңү өчен татар телен белергә һәм акыллы булырга да кирәк икән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе мавыктыргыч, әмма шоу ясамый торган спорт төре - фехтование остасы Наилә Гыйләҗева белән сөйләшеп кайткач, шундый нәтиҗәгә килде. 

Спорт

"Татар үзе нинди - атлары да шундый"

15 сентябрьдә Арча районы Яңа Кырлай авылында “Ат көне” узды. Өченче тапкыр узган бәйрәмдә 118 спортчы катнашты. "Татар-информ" хәбәрчесе татар атларының нинди булуы, чабышта яулап алынган призның күпме өлеше җайдакка бирелүе һәм ат спортының республика өчен әһәмияте турында белеште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла