Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габдулла Тукай һәм футбол чемпионаты: Куян ролендәге Германия белән Ташбака Көньяк Корея

Германия җыелма командасы Тукайны укымаган! Тренер Йоахим Лев “Ташбака илә Куян” мәсәлен укыган булса, Көньяк Кореяга 0:2 исәбе белән оттырып, футбол чемпионатыннан төшеп калмаслар иде. Россиягә җиңәм дип килгән немецлар, чемоданнарын тутырып, өйләренә кайтып китте.

news_top_970_100
Габдулла Тукай һәм футбол чемпионаты: Куян ролендәге Германия белән Ташбака Көньяк Корея

Куян һәм ташбака

“Хәтерләсәгез, Тукай Ташбака белән узышка чыккан Куянны сурәтли. Куян, үзенә ышанып, ятып йоклый да, отыла. “Көчлегә үзендәге көчкә ышанырга ярамый. Кечкенә генә дошманга да зур дошманга хәзерләнгән кеби хәзерләнергә тиеш”, - дигән нәтиҗә чыгара Тукай.

Германия командасының баш тренеры Йоахим Лев үзенең ялгышларын таныды. “Бер ноктага басып, башка тизлеккә күчеп булыр дип уйладым”, - диде. Тарихта беренче тапкыр Германия командасы плей-оффка чыкмады. 

2014 елда чемпион булган илнең Көньяк Кореяга җиңеләсен беркем дә көтмәгән иде дисәм дә яллгышмам. Футбол буенча үзләрен ас санаган журналистлар да, спорт сөючеләр дә, немецларны әйтмим дә инде – җиңәчәкбез дип ышаналар иде. Хәтта бу чемпионатта Германия бик яхшы ук  уйнамаса да, (Мексикага 0:1 исәбе белән оттырып, Швецияне 2:1 исәбе белән отты) Кореяне алдырыр дип көткәннәр иде. Хәтта әле кичә генә Корея командасының баш тренерыннан “Германияне җиңәргә нинди шанс бар дип уйлыйсыз” дип сорагач, “1 процент” дип җавап биргән иде.

Швециягә һәм Мексикага оттырган Корея үзе дә чемпионаттан төшеп кала. Әмма батып баручы үз артыннан тагын берәүне сөйрәп төшергән кебек, Германияне дә үзе белән аска сөйри. Бик нечкә күңелле булып чыкты кореялар. Баш тренерлары Син Тхэ Ен әйтә: "Чемпионаттан китәсебез билгеле булгач, футболчылар елады", - ди. 

Миңа бик кыен бу күренешне күз алдына китерү. Ә менә уенчыларның исемнәрен укысаң, кызык. "Кап та коп" уенын уйнагандагы кебек, сүз әйтешү кебек: "Чо, Ли, Юн, Сон, Ку, Хон, Чон, Мун, Ким". Әйбәт исемнәр. Җайлы, кыска. Экономия.  

Германиядәге футбол фәлсәфәсе Латин Америкасыныкыннан аерыла

Футбол егерме ике миллионерның бер туп артыннан куып йөрүе дигән ди берәү. Германиянең гел җиңүеннән газап чиккәннәр бу гыйбарәне: “22 кеше 90 минут буе чабып йөри, азактан немецлар җиңә” дип үзгәрткән. Россия җиренә килеп, немецлар бу әйтемне бөтенләй юкка чыгарды. Немецлар җиңелде.

Германиядә футбол традицияләре көчле, әмма Латин Америкасы илләренекеннән үзгә. Мәсәлән, Колумбиянең бик зур тавышлы, шат сап-сары җанатарлары белән чагыштырып караганда, бүген стадион тирәсе БДИ башланган мәктәпне хәтерләтә иде. Строй белән атлап җанатарлар тавыш кубармыйча гына стадионга бара. Хәтта быргы кычкыртканда да, пионер отряды кебек тәртип белән генә дә эшлиләр. 

Германия өчен дә футбол бөек, әмма немецлар өчен футболның фәлсәфәсе бөтенләй башка төрле. Безнең телгә, татарга әйләндереп карасак, Колумбия футболы ул - "Пирамидадагы" "Татар җыры". Зур тавышлы, күп кешеле. Ә Германия футболы - Камал театрындагы спектакль. Кеше шулай ук күп, әмма коточкыч ыгы-зыгы юк. Тәртип. 

Немецлар уенга сугышка караган кебек салкын акыл белән карыйлар. Зур гәүдәле, аксыл чырайлы, салкын карашлы немец футболчыларының уйнаганда да эмоцияләре бөтенләй юк кебек.

Немецлар футболда арыслан кебек һөҗүм итә. Арыслан бит качып, шуышып һөҗүм итми, акырып, мин монда дип әллә кайдан әйтеп килә. Үз көченә ышана чөнки. Немецлар да стадионда шулай.

Көньяк Корея - Көнчыгыш спорты фәлсәфәсе иле

Көньяк Корея актив рәвештә Европача яшәү рәвешен алга сөрсә дә, ул – Көнчыгыш иле. Мондагы милли спорт тхэквандоның бөтенләй башка төрле фәлсәфәсе. Түземлек, сереңне саклау, дошманыңның көчен куллану исәбенә кораллы дошманны чигү. Шушы ук фәлсәфә футболга да күчкән кебек тоелды. Болар елан яки вак чебен кебек һөҗүм итәләр. Качып яткан җиреннән килеп чыгып тешли яки күпсанлы булуы белән чорнап алып алдыра.

Кореялеләр уен алдыннан үз ырымнарын уздырып алды. Түгәрәкләнешеп басып, үзләренчә дога кылдылар. Үз Ходайларыннан сорадылар бугай. Немецларның исә бернидә исәпләре юк. Буш күзләре белән бер-берсен кочаклашкан бәләкәй, кара чутыр кореялеләргә битараф карап тордылар.

Стадиондагы тамашачыларның да үз-үзен тотышы бөтенләй башка. Колумбия уйнаганда колак барабаннары исән калырмы дигән борчу туган иде. Немецлар да җан ата, әмма тәртип белән генә. Алларына караганнар, матур гына утыралар барысы да. Матур елмаеп куанышкан корея кызларын карап утыру үзе бер күңелле. Тәртип!

Уен башында корея футболчылары Германия өчен уйный кебек тоела башлаган иде хәтта. Чөнки ике метрлы сузан адәмнәрнең култык астында гына корея малайлары. Әмма кертә генә алмыйлар бит гол немецлар! Әле тегеннән, әле моннан кара малайлар чыга да, тупны тибеп очыралар. “Әнә кертә немецлар, менә кертә!” дип кешеләр куанышып торганда, кореяле уенның башында ук шәп кенә итеп капкага типте. Кулына инде тупны тоткан иде немец уенчысы, төшереп җибәрде. “Чулак!” дип акырырлар иде авыл футболында, монда алай диюче булмады... Бу юлы гол керми калды, туп кырыйга тәгәрәде. Әмма немецларның йөзенә шөбһә иңде.

 "Тагылып йөрү"

Авыл малайлары футбол уйнаганда шундый бер ысул бар. “Тагылып йөрү” дип атыйлар аны. Начар уйнаган командалар куллана иде аны. Үзләре дә уйнамый, каршы командага да уйнарга бирми. Аяк арасында буталып йөриләр. Кореялеләрнең тырышулары шул малайларның уйнавын хәтерләтә иде. Әмма тагылып йөрүчеләрнең дә гол керткән очраклары булгалый иде, чөнки ул каршы команданы нервландыра, тыныч уйнарга ирек бирми.

Монда да шулай килеп чыкты. Тагылып йөри торгач, немецларның чыдамлык бетә башлады. Йөзләренә нервлану чыкты, салкын канлылыклары бетте. Минәйтәм, бетте болар. Шулай булып чыкты да.

90 минут буе кореялеләр гол кертмичә, дөнья чемпионнарына лаеклы рәвештә каршы торды. Өстәмә вакыт керүгә Ким Юнь Квон гол кертте. Аның голын исәпкә алмаска дигән фикере дә бар иде судьяның, әмма эпизодның видеосын карагач, голны кабул иттеләр. 

Германия ничек булса да ничья ясарга дигән нияткә килеп, бөтен командасы белән кубарылып һөҗүмгә күчте. Хәтта капкачысы да туп артыннан йөгерде. Корея капитаны Сон Хын Мин буш капкага туп тибеп кертте.

"Германия футболы өчен кара көннәр килде"

Корея турнирдан каһарман булып кайтып китә, ә Германия йоклап калган куян булып. Үз көчеңә ышанып, кечкенәләрне баласытып йөрсәң, шул була ул.

Немец журналистлары әйтүенчә, Германия җыелма командасының группа этабыннан ук төшеп калуын җәмәгатьчелек кичермәячәк. Футболчылардан, тренердан аңлатма таләп итәчәкләр.

Әмма бер нәрсәне исәпкә алмый һич ярамый. Җиңелгән поляклар кафеларга тулып аракы эчә, җиңелгән ираннар кара көеп, үлгән кыяфәт чыгарып йөрсә, колумбиялеләр начар уйнаган футболчыларына янаса, немецлар уенны уен итеп кабул итә белә. Җиңелә беләләр, хөрмәткә лаек.

“Германия футболы өчен кара көннәр килде”, - дигән немец журналисты да моны эш итеп кабул итә иде сыман. Стадионнан чыгып барганда шат йөзле немец кызлары очрады. Ә ике җанатар, кибет бусагасына утырып, Германия әләмен болгый. Шат барысы да. Дөрес эшлиләр. Футбол дип егылып үлеп булмый бит инде.








Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100