Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Футбол чемпионаты, баш батырны җирәбә белән билгеләү һәм Алинә Заһитова: 2018 елда спортта ниләр булды?

Узып баручы ел дөньякүләм, республика өчен әһәмиятле спорт вакыйгаларына бай булды. Футбол буенча дөнья чемпионаты, көрәш буенча Татарстан чемпионаты, федераль Сабан туе көрәше, дистәләгән хоккей уеннары, Зәйдә билбау көрәше буенча чемпионатта чыккан низаг, Алинә Заһитованың дөнья рекордлары һәм башкалар. “Интертат” татар спортчылары һәм Татарстан бәйле иң кызыклы спорт вакыйгаларын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Футбол чемпионаты, баш батырны җирәбә белән билгеләү һәм Алинә Заһитова: 2018 елда спортта ниләр булды?

Гыйнвар
Көрәш тарихында беренче тапкыр район батырлары бер келәмдә көч сынашты 
 


20 гыйнварда Казанда Татарстан районы Сабан туйларының төп көрәш батыры ачыкланды. Бу чара район Сабан туйлары батырларын бер келәмгә җыйган тәүге турнир булды. Алай гына да түгел, бу көнне республиканың баш батыры ачыкланды. 

Республикакүләм ярышларда баш батырны билгеләми башлаганга дистә елдан артык вакыт узып киткән, республика көне уңаеннан стадионда бил алышкан вакытлар да тарихта калган, шуңа күрә әлеге турнир беренче булуы белән тарихка кереп калды.

 

Февраль 

Алинә Заһитова Олимпиадада дөнья рекорды куйды 
  

Пхенчханда Олимпиадада катнашучы Олимпия чемпионы, Европа чемпионы, тимераякта фигуралы шуучы Алинә Заһитова дөнья рекорды куйды. Ул берничә минут алдарак Евгения Медведева куйган дөнья рекордын яңарта алды. Алинә Заһитова кыска программада чыгышы өчен 82,92 балл җыйды. Евгения Медведева 81,61 балл алган иде. Моңа кадәр Заһитова ирекле программада беренче булды. Аның бу җиңүе Россия командасына көмеш медаль яуларга ярдәм итте. 

Алинә Заһитова Олимпиадада Россия өчен беренче “алтын”ны яулады 

15 яшьлек Алинә Заһитова Пченчхандагы Олимпиадада Россия өчен беренче алтын медальне яулап алды. Көмеш медальне дә Россия спортчысы Евгения Медведева алды. “Бронза” Канада спортчысы Кейтлин Осмондка булды. Заһитова кыска һәм ирекле программалар өчен 239,57 балл, Медведева 238,26 балл җыйды. Ирекле программа өчен Алинә дә, Евгения дә 156,65шәр балл туплый алды.  

Июнь
Көрәш буенча Дөнья чемпионаты

Саба районы Миңгәр авылында Көрәш буенча Дөнья чемпионаты узды. Чемпионат Миңгәр Сабан туе кысаларында үтте. Спортчылар 65, 70, 75, 80, 85, 100, 130 килограмм авырлык категорияләрендә көрәште. Барлыгы 7 авырлык категориясе булды. Көрәш буенча Дөнья чемпионатында 40лап илдән барлыгы 150дән артык спортчы катнашты. Чемпионатта җиңүчеләр җиде авырлык категориясе буенча билгеләнде. Чемпионатның барлык чемпионнары да Россия җыелма командасыннан иде.

Дөнья чемпионатында Россия данын 70 килограммдагы үлчәүдә көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов, 80 килограммда ике тапкыр дөнья, ике тапкыр Россия, ике тапкыр Татарстан чемпионы Ренас Кәлимуллин, 85 килограммда 4 тапкыр Татарстан һәм 3 тапкыр Россия чемпионы, көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, Париж Сабан туе батыры (үз авырлыгында) Илмир Төхвәтуллин, Төмән өлкәсеннән Егор Егоян, Чистай районыннан Альберт Рахматуллин, Башкортстаннан Айнур Сыртаев һәм Мари Элдан Муса Галләмов якладылар. Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов булды.



Чемпионатның абсолют батыры итеп Муса Галләмов табылды. Оештыручылар чемпионатның приз фондын 50 мең доллар дип игълан иткән иде. Беренче урын яулаучыларга 3000 доллар, икенче урыннарга 2000 доллар, өченче урыннарга 1000 доллар тапшырылды.

Көрәш буенча Дөнья чемпионаты махсус рәвештә Футбол буенча дөнья чемпионаты узган чорга туры китерелде. Оештыручылар моны төрле илләрдән футбол матчларын яктыртырга килгән журналистларны көрәш ярышларын да карарга китерергә теләүләре белән аңлаткан иде. Чыннан да, чемпионатта чит ил журналистлары да катнашты. Алар татарча көрәш карау белән генә чикләнмичә, Сабан туе мәйданындагы уеннарда да катнашты.

 

Россия тарихындагы беренче дөнья чемпионаты 2018 елда 14 июньнән – 15 июльгә кадәр илнең 11 шәһәрендә узды. Чемпионатны Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов-Дон, Сочи, Екатеринбург, Саранск, Калининград, Түбән Новгород, Казан, Волгоград һәм Самара шәһәрләре кабул итте. Чемпионатта, хуҗалардан тыш, Бразилия, Иран, Япония, Мексика, Бельгия, Көньяк Корея, Согуд Гарәбстаны, Германия, Англия, Испания, Нигерия, Коста-Рика, Польша, Мисыр, Исландия, Сербия, Португалия, Франция, Уругвай, Аргентина, Колумбия, Панама, Сенегал, Марокко, Тунис, Швейцария, Хорватия, Швеция, Дания, Австралия һәм Перу җыелма командалары көч сынашты.

Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Казанда узган 6 матчны 254 мең 448 тамашачы килеп карады. Тамашачыларның 60 проценты – чит илләрдән килгән туристлар иде.


Франция җыелма командасы тарихта икенче тапкыр футбол буенча дөнья чемпионаты җиңүчесе булды. Финалда алар Хорватия җыелма командасы белән очрашты һәм 4:2 исәбе белән җиңде.



Хоккейчы Урта Бирәзә авылында Сабан туе уздырды. Аңа Арча районының мактаулы гражданины дигән исем бирелде.

Бәйгедә Раил Нургалиев абсолют батыр булып калды. Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Абсолют батырга автомобильне "Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов һәм аның әтисе татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы Рамил Гарипов тапшырды.

 

7 июльдә Чабаксарда Федераль Сабан туе узды. Сабан туе көрәшендә спортчыларны гаҗәпләндергән үзенчәлекләр булды. Беренчедән, Татарстан көрәшчеләре баш батыр була алмый. Көрәшнең нигезләмәсенә шулай язылган – абсолют батыр исеменә алар бөтенләй дәгъва да итә алмый. Иң көчле көрәшчеләр Татарстанда, шуңа күрә баш батыр исемен башка төбәкләрдәге көрәшчеләргә бирергә кирәк. Шулай итеп, үз үлчәвендә батыр калган Татарстан егетләре абсолют батырны билгеләү өчен көрәшә алмады. Әле ул гына да түгел, төп батыр ачыклангач, бәйрәмнең “төп бүләге” жирәбә буенча билгеләнде. Бу көрәш дөньясында зур ыгы-зыгы башлануга сәбәпче булды.



Федераль сабан туенда абсолют батыр булып Мари Элдан татар егете Муса Галләмов танылды.


Бүләккә куелган машина Муса Галләмовка да бирелмәде. Автомобильне үз үлчәүләрендә батыр калган алты батыр арасында җирәбә салып уйнаттылар. Машина Чувашстанның Шыгырдан авылы егете 23 яшьлек Ринас Сатдаровка бирелде.

 

Зәйдә билбау көрәше буенча Россия беренчелеге өчен чемпионат узды. Ярышлар көнне, 5 октябрьдә көрәшчеләр арасында низаг чыкты. Көрәшчеләр әйтүенчә, билбау һәм көрәш тарихы бәйгеләрендә бу дәрәҗәдә сугышулар моңарчы күзәтелмәгән. Социаль челтәрләрдә таралган видеоларда бер төркем көрәшчеләрнең сугышканы, аларны аерганнары һәм бер егетнең аяктан егылганы күренә.


Ахырдан ачыкланганча, конфликт калмык һәм карачәй көрәшчеләре арасында килеп чыккан. Калмык көрәшчесе карачәй егетенә әдәпсез сүзләр әйткән. Карачәй егете үз чиратында калмык көрәшчесенә йодрыклар белән ташланган. Карачәй егетенә якташлары ярдәм итә башлагач, бу конфликт массакүләм кыйнашка әйләнгән. Ярышларга кадәр алар арасында бернинди дә талаш булмаган. Конфликт көрәш барышында килеп чыккан. Командалар үз көрәшчеләренең гамәлләре өчен гафу үтенде. Гаеплеләрне дисквалификацияләгәннәр һәм бер елга ярышлардан төшереп калдырганнар.


Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә көрәшчеләрнең сугышулары гадәттән тыш хәл түгеллеген әйтте.

 

Телевидениедә хоккей уеннарын татарча шәрехли башлауга 1 ел булды. Башланып киткәндә ул тарихи бер адым итеп кабул ителгән иде. 2017 елның 2 октябрендә “ТНВ-Планета” каналы “Татнефть-Арена” боз сараенда узган Казанның “Ак Барс” һәм Новосибирскиның “Сибирь” командалары арасындагы хоккей матчын татарча шәрехләп барды.


Хоккей матчын татарча алып бару 1989 елда да булган иде. Ул вакытта Казанда узган матчны – Урицкий исемендәге клуб белән Мәскәүнең “Спартак” командасы очрашуының беренче периодын татарча алып бару мөмкинлеге бирелгән иде. Комментатор вазифасын журналист Илдус Илдарханов башкарган иде. Тарих кабатланды һәм дәвамлы булды. 
 

23-24 нче ноябрьдә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионатында Республиканың иң көчле батырлары ачыкланды. Гомуми баллар буенча беренчелекне Балтач командасы яулады. Икенчедә – Әлмәт, өченче урында – Теләче командасы калды. Балтач командасы 11 елдан соң бу титулны кире үзенә кайтарды.

 

Сентябрь
Алинә Заһитова Оберстдорфтагы турнирда ике дөнья рекорды куйды

Алинә Заһитова Германиядә ирекле программада һәм “Челленджер” сериясе турнирында ике дөнья рекорды куйды. Оберстдорфтагы чыгышы вакытында ирекле программада Алинә Заһитова 158,50 балл җыйган. Нәтиҗәдә фигуристка 238,43 балл туплаган. Ирекле программада 158,50 һәм кыска программада 79,93 балл җыйган. Алинә Заһитова Оберстдорфта кыска шуу программасыннан соң алдынгы булган иде.

 



15 сентябрьдә Арча районы Яңа Кырлай авылында “Ат көне” узды. Өченче тапкыр узган бәйрәмдә 118 спортчы катнашты. Гомуми приз фонды 1 миллион 800 мең сум тирәсе. Бәйгенең төренә карап, номинацияләрнең приз фонды 10 мең сумнан 200 мең сумга кадәр иде.    

Октябрь 
 
Алинә Заһитова Япониядә дөнья рекордын яңартты

Алинә Заһитова Сайтамада Japan Open команда турнирында ирекле программа буенча дөнья рекордын яңартты. Европа командасы өчен чыгыш ясаган 16 яшьлек фигуралы шуучы ирекле программа өчен 159,18 балл җыйды. Japan Open – команда турниры, анда фигуралы шуучылар ялгыз ирекле программа күрсәтәләр. Турнирда Япония командасы җиңде, спортчы 621,91 балл җыйган, икенче урында – Европа командасы (558,14), өченчедә – Төньяк Америка (516,45).

Ноябрь 
Алинә Заһитова яңа дөнья рекорды куйды

Алинә Заһитова Мәскәүдә Гран-при этабында кыска программада иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ул 80,78 балл җыеп, яңа дөнья рекорды куйды. Алинә Заһитова алдагы зур казанышына сентябрьдә Германиядә халыкара турнирда ирешкән иде. Анда 79,93 балл җыйды. Шунда ук ирекле программада (158,50) һәм кыска белән ирекле программа күрсәткечләре суммасы (238,43) буенча да рекорд куйды.

Декабрь 

Алинә Заһитова “Ел спортчысы” исемен алды һәм кызлар арасында Тимераякта шуу халыкара берлеге рейтингында лидер булды


Алинә Заһитова кызлар арасында Тимераякта шуу халыкара берлеге (ISU) рейтингын җитәкләде. Ел нәтиҗәләре буенча яңартылган рейтингта Заһитова 4 мең 470 очко белән беренче урында тора. Евгения Медведева 4 мең 174 балл белән – икенче урында, өченчедә шундый ук очколар белән Канададан Кейтлин Осмонд булды. Парлы спортчылар арасында Татарстан кызы Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов 4 мең 703 балл белән лидер булды. 1080 баллны алар Пхенчхандагы Уеннарда яулады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100