Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ак Барс" клубы "фәрештәләре" җитәкчесе Ригина Бариева: “Хоккейчылар белән гыйшык-мыйшык уйнамаска тырышабыз”

Кемнәр ул «Ак барс» фәрештәләре дисезме? Мөгаен, хоккей карарга баргач, матур костюм кигән биюче кызларга күзләрегез төшкән булгандыр. Алар – «Ак Барс» хоккей клубын рухландыручы «Bars Angels» төркеменнән. Кызларның җитәкчесе Ригина Бариева «Татар-Информ» журналистына бию төркеме һәм хоккей турында сөйләде.

news_top_970_100
"Ак Барс" клубы "фәрештәләре" җитәкчесе Ригина Бариева: “Хоккейчылар белән гыйшык-мыйшык уйнамаска тырышабыз”

Җитәкчелек. Тренировкалар. Команда.

Монда килгәнче мине бөтенесе дә куркыта иде. "Анда теләсә кемне алмыйлар, составка эләгер өчен бик нык тырышырга, физик һәм хореографик яктан яхшы әзерлектә булырга кирәк “, - ди Ригина.

- Теләктәшлек төркеменә ничек эләктең?

- Мин үзем Әлмәттән, Казанга финансист булырга укырга килдем, "Ак Барс" хоккей клубының кызлар төркеменә кастинг үткәрелүе турында ишеттем. Үземнең туган шәһәремдә "Нефтяник" хоккей клубы өчен бии идем. Әлеге шөгылемнән аерыласым килмәдем, шуңа күрә көчемне "Ак Барста" сынап карарга булдым. 2009 елының августында кастингны уңышлы үттем. Миндә шуның хәтле адреналин һәм эмоция ташыды, сүз белән әйтеп бетерерлек түгел. Мине бөтенесе дә куркыта иде. "Анда теләсә кемне алмыйлар, составка эләгер өчен бик нык тырышырга, физик һәм хореографик яктан яхшы әзерлектә булырга кирәк", - дип әйтүчеләр булды. Ләкин минем хыялым тормышка аша алды. Эллекеге клубта алган күнекмәләрем миңа бик нык булышканнар, ахрысы, шул сәбәпле җиңел генә составка да эләккәнмендер.

- "Нефтяникка" кадәр бию белән шөгыльләндеңме?

- Бию белән шөгыльләндем, ләкин профессиональ дәрәҗәдә түгел. Мин барлык бию төрен дә әзрәк өйрәнеп чыкканмындыр инде. Биюдән тыш, минем волейбол, зур теннис белән шөгыльләнгәнем булды. Үземне хәтта каратэда да сынап карадым, ләкин бу спорт минеке түгеллегенә тиз төшендем. Һәрбер тренировкада безгә бик күп идәннән этелүләр ясарга туры килә иде, ә мин аларны яратмыйм.

«Өч ел дәвамында мин ике тапкырдан да артык чыгыш ясамаганмындыр»

- Димәк, син төркемдә ун елга якын биисең.

- Әйе, ләкин мин кастингны үткән вакыттан ук составка эләкмәдем. Әйе, мин командада идем, алар белән бергә тренировкаларга йөрдем, ләкин төп составка мин өч ел үткәч кенә эләгә алдым. Безнең хәзер ике состав: сәхнәдә чыгыш ясый торган төп состав һәм секторда эшли торган состав. Элек алай түгел иде. Төп составның структурасы берничә ел үзгәрмичә килде. Шуңа күрә кастингта сайланган кызлар үзләренең хезмәт юлларын башка кызларны уенда алмаштырудан башлады. Мәсәлән, төп составтан берәр кыз уенга ниндидер сәбәпләр буенча килә алмый икән, шул очракта гына яңа кызга шанс бирелә иде. 

Дөресен генә әйткәндә, мин өч ел буе алмашта тордым, өч ел рәттән мин команда белән җәйге сборларны үттем, ләкин өч ел дәвамында мин ике тапкырдан да артык чыгыш ясамаганмындыр. Сәхнәгә чыгуны бик зарыгып көтә идек. Төп составка эләгүе бик нык авыр булды. Әлеге эш бик күп сабырлык таләп итте. Шуңа күрә нинди кызны бүген уенга чыгарырга икәнен уйлаганда, нәкъ сиңа игътибар итсеннәр өчен, тренировка булган вакытта тренерга үзеңне күрсәтергә, кызыктырырга туры килә иде.

- Төп составка эләккәч, тиз арада җитәкче булдыңмы?

- Тиз түгел. Мин команда белән өч ел гына җитәклим.

- Җитәкче итеп кем куйды? Бәлки, команда ниндидер сайлау үткәргәндер?

- Командада җитәкчене сайлаганда, сайлаулар турында сүз бара алмый. Җитәкчене "Ак Барс" җитәкчелеге билгели.

- “Bars Angels” – синең төп эшеңме?

- Хәзер әйе. Элек миңа төп эшем белән яраткан эшемне туры китерергә туры килә иде. Белемем буенча мин хисапчы, бер предприятиедә эшләдем.

- Эш белән биюне сыештыру авыр булгандыр инде.

- Әйе, аеруча җәй көне, чөнки шул вакытка безнең сборлар туры килә. Хәзер безнең ике состав, һәм алар бер-берсеннән аерым тренировка үткәрә. Үземнең эшемнән соң миңа тренировкага барып, башта төп состав, аннары кушма состав белән шөгыльләнергә туры килә иде. Өйгә төнге уникеләрдә кайтып, иртәнге сигездә төп эшемә китә идем.

- Көненә ничә сәгать кызлар белән шөгыльләнәсез?

- Җәйге сборлар икән, без атнасына ике сәгать дүрт тапкыр шөгыльләнәбез. Башта төп состав, аннары кушма состав шөгыльләнә. Сезон дәвамында безнең тренировкаларыбыз сирәгрәк үтә, атнасына ике тапкыр. Сезонда тренировкалар бары тик программаны тулыландырырга, берәр нинди яңарыш кертергә, хаталарны төзәтергә үткәрелә.

- Хоккейчыларның хаталары өстендә эше кебек булып чыга.

- Әйе, без әлеге эшкә бик җитди карыйбыз. Сәхнәгә чыгып, профессионализм күрсәтәсе килә.

- Тренировкаларыгыз «Татнефть Аренада» үтәме?

- Кызганычка каршы, юк. Тренировкалар хәзерге "Ватан" спорт комплексында үтә башлады.

- Командада барлыгы күпме кыз?

- Төп составта барлыгы сигез кыз, кушма составта унике. Аннан тыш һәрбер составның биш-алты алмашы бар.

- Хоккейчыларның сезонга әзерлеге июль азагында башлана. Ә сезнеке кайчан?

- Шул ук вакытта инде. Безнең июнь аенда отпуск, июльдә без сезонга әзерлекне башлыйбыз. Эшебез күп, программаны тулаем яңартабыз.

- Сез МХЛда да, ВХЛда да чыгыш ясыйсызмы?

- Бу сезонда без МХЛда да, ВХЛда да, КХЛда да биибез.

- Кем кайда чыгыш ясаячагын ничек сайлыйсыз?

- ВХЛ белән МХЛда төп состав кына эшли. Бөтен нәрсә дә гадел булсын өчен, кызлар чиратлап эшлиләр. Бер уенны, мәсәлән, берәүләр, икенче уенны – икенчеләр.

«Без - бер команда»

- Хореографияне үзең куясыңмы?

- Әйе, кызлар да ярдәм итә. Төп составтагы һәрбер кызга мин бер бию уйлап табарга куштым. Мин моны мөһим һәм кирәкле әйбер дип саныйм. Мин бары тик хореографияны үзем генә куя алам, тик куйган хореографиям мин әйбәтрәк белгән бию стиленә басым белән булачак, мәсәлән, хип-хопка. Программадан һәрбер бию бәйләмебез төрле юнәлешләргә бүленгән - диско, фанк, вакинг, латина, аэробика, Rock. Мин бер юнәлештә көчле икән, кызлар башка юнәлешләрдә аерылып тора. Минем төп бурычым: кызларга ачылырга ярдәм итү һәм программаны тагын да күбрәк тулыландырыру. 

Кызлар командага өлеш кертсеннәр өчен аларны ачарга кирәк. Бер баш яхшы, ә ике баш яхшырак, дип юкка гына әйтмиләр бит. Без бер команда, һәм безнең нинди дә булса үрләр яулыйсыбыз килә икән, барыбыз да нинди дә булса өлеш кертергә тиеш. Шул очракта гына нәтиҗә булачак.

Кастинг

- Һәр елны үткәрелә торган кастинг турында сөйләшеп алыйк. Кызларның балигъ булуыннан тыш, тагын нинди күрсәткечләргә  карыйсыз?

Дөресен генә әйткәндә, яшь чикләве минем өчен бик мөһим нәрсә.

Беләсеңме ни өчен мин унсигез яшьлек кызларны гына командага ала башладым? Чөнки безнең тренировкалар соң башлана һәм соң бетә, ә хәзерге вакытта "комендантский час" дигән әйбер бар. Кызлар вакытында өйләренә кайтып җитә алмаса, алар өчен җаваплылыкны үз өстемә аласым килми. Күп кастинг үткәргәч, бер нәрсәгә төшендем: яшьрәк кызлар җавапсызрак. Уенга, тренировкаларга соңга калуны мин беркайчан да акламыйм, мин сәгать җидедә залда булыгыз дип әйтәм икән, сәгать җидедә залда булырга кирәк. Юлларда бөке, вакытны санап бетермәгәннәрме - миңа мөһим түгел. Минемчә, бу бары тик нинди дә булса сылтаулар гына. Кеше җаваплы һәм тәртипле икән, ул тиешле вакытка киләчәк.

- Ә башка критерийларга килгәндә?

- Яше унсигездән алып, матур, сөйкемле кыз. Һәм иң төп күрсәткеч – кызның эзерлеге. Кызларны секторга җыям икән, хореографияга карыйм. Чөнки секторда биегән вакытта растяжка кирәкми, алар анда аякларын күтәрмиләр, шпагатка утырмыйлар.

Кызларны төп составка җыябыз икән, бу вакытта бераз авыррак. Чөнки кызлар биюне тиз истә калдырудан тыш, растякжага, физик яктан яхшы формага ия булырга тиешләр. Чөнки без төрле гимнастик яктан ярдәмнәр эшләгәндә, растяжкаларыбызны гына күрсәтмибез, бер-беребезне кулларыбызда да тотабыз. Шуңа күрә, кызларның куллары, аяклары, аркасы бик көчле булырга тиеш.

- Кызлар көчле булырга тиеш дисең. Тренировкаларга тренажерлар залы керәме соң?

- Юк, безнең тренировкалар болай да вакыты буенча озак бара. Без бию программасын өйрәнүгә генә басым ясыйбыз. Ә формада тоту өчен кызлары үзләре тренажер залына йөри. Мин хәзер дә кызларга бу нәрсәнең мөһим икәнен әйтеп торам. Безнең яңа состав барлыкка килгәндә, бер проблема белән очраштык. Безнең кызларның растяжкасы әйбәт, тик алар башка кызларны кулларында тотып тора алмыйлар, көчләре җитми. Аннан тыш, тагын физик чыдамлык та мөһим роль уйный. Ә физик чыдамлыкны тренажер залында үстерергә кирәк.

- Ә ашау мәсьәләсенә килгәндә?

- Хәзер моның белән авырлыклар юк, чөнки купчелеге үзләренең сәламәтлеге турында уйлап, дөрес тукланырга тырыша. Командада һәр кыз белә: мин аларны визуаль яктан матур булуларын телим. Һәрберсенең үзенең ысулы бар. Мин аларга нинди дә булса туклану шартын, яисә чикләмәсен куймыйм. Һәр кешенең үз организмы. Кемдер пицца белән роллы ашаячак һәм бу аларның билендә берничек тә күренмәячәк. Ә кемгәдер ашаганын атна буе залда чыгарырга туры киләчәк. Составта берәр кыз формасын үзгәрткәнен күрәм икән, мин аның янына барам да, ипләп кенә: “ Син бераз тазаргансың, берәр ничек формага кире килергә тырыш”, - дип әйтәм.. Ничек итеп ул аны башкарачак - мин бу хакта сөйләшмим. Минем өчен нәтиҗә мөһимрәк, ләкин ул миннән киңәш сорый икән, аңа ярдәм итәчәкмен. Ә кискен рәвештә нәрсә ашарга, ә нәрсә ашамаска икәнен әйтергә хакым юк.

- Нигә «Bars Angels”?

- Дөресен әйткәндә, без исемне озак сайладык. Ул вакытта безнең җитәкчебез Наталья Баруллина иде. Без төркемгә исем кушсак, дөрес булачагы турында әйтте, без аның белән ризалаштык. Әлеге фикергә безне Чиләбе шәһәрендә узган “Матч Звезд КХЛ” этәрде, анда группалар арасында бәйге узды. Бию коллективының күбесенең үзләренең исемнәре бар иде, ә безне “Ак Барс” хоккей клубын рухландыручы төркем итеп кенә тәкъдим иттеләр.

Без озак уйладык, вариантлар бик күп иде. Интернетта рәсемнәр карап утырганда, минем “Victoria Sicret`s” модельләренә күзем төште, миңа аларның канатлар белән образлары ошады. Соңрак мин кызларга канатлар белән бәйле идеямне тәкъдим иттем. Гомумән, логика буенча әлеге образ бик тә туры килә, без бит хоккей командасы өчен фәрештәләр кебек. Наталья әлеге фикерне “Ак Барс” җитәкчеләренә тәкъдим итте, аларга идея ошады, бер генә искәртмә керттеләр. Без нәкъ “Ак Барсның” фәрештәләре икәнен аңласыннар өчен “Bars” сүзен өстәргә куштылар. Шулай итеп “Bars Angels” туды да инде.

«Безнең арада көндәшлек бар дип әйтмәс идем»

- Бүтән төркемнәргә килгәндә, бер-берегез белән аралашасызмы? Арагызда көндәшлек бармы?

- Без алай ук аралашабыз дип әйтмәс идем, бер-беребезне инстаграм челтәрендә генә күзәтәбез. КХЛдагы барлык бию төркемнәре дә үзенчәлекле, шуңа күрә аларны күзәтү дә кызык: нинди костюм кияләр, биюләре нинди, эш форматы... Безнең арадагы көндәшлек бар дип әйтмәс идем. Безнең бүлерлек нәрсәбез юк. Алар үзләренең сәхнәсендә бииләр, без – үзебезнең.

- Ә төркем эчендә көндәшлек бармы?

- Көндәшлек бар, һәм ул начар әйбер түгел. Ләкин монда да бит кайсы яктан карыйсың. Төрле конкуренция бар бит. Ә син кайсысы турында? Кем чибәррәк, кем матурракмы?

- Әйе.

- Юк, безнең андый нәрсә юк. Без кызлар командабызга килүгә бергәләп сөйләшәбез. Беренче тренировка - кереш өлеш, мин аларга барысын да аңлатам, яңа килгән кызларга бар нәрсә дә яңа бит. Минем үземнең кагыйдәләрем бар һәм алар бик гади. Беренче кагыйдә – коллективта мөһим роль уйный торган атмосфера. Әйе, кызлар коллективында гайбәт сату, имеш-мимешләр һәм интригалар була, дип сөйлиләр. Мин кызларга: “Берәрегезнең коллективка нинди дә булса негатив алып кергәнен беләм икән, ул кешене командадан шунда ук алып куям. Сез бер-берегезгә булышырга тиешсез. Нәрсә бүлешергә? Сез бергә эшлисез. Сезнең раздевалкада да үзенчәләкле, гел эшлисе, бирегә киләсе киләсе килеп торган атмосфера булырга тиеш. Барыгыз да монда килеп, биеп, рәхәт хисе белән кайтып китәргә тиешсез. Һәм бу эштә сез үзегезгә үзегез генә ярдәм итә аласыз”, -дип әйтәм.

Гомумән, минем кызларым бик акыллы. Беркемнең дә талашканнары булмады. Безнең команда да бик тыныч, без барыбыз да бер дулкында. Тренировкалар вакытында да төрле хәлләр булгалый: кемдер биюне тизрәк өйрәнә, кемгәдер күбрәк вакыт кирәк. Кызлар бер-берсенә ярдәм итәләр. Без бит бер гаилә.

«Кырыс җитәкче булсаң да, гел кешелекле булып калырга кирәк»

- Син җитәкче буларак, вакытка бик җитди карыйм дигән идең. Кызларны тренировкага кертмәгән очраклар булдымы?

- Мин гадел җитәкче буларак, бездән тормаган тормыш вакыйгалары бар икәнен бик яхшы аңлыйм. Кырыс җитәкче булсаң да, гел кешелекле булып калырга кирәк. Кызлар соңга калсалар да, гадәттә, шалтыратып, бераз соңрак киләчәкләрен әйтәләр. Тренировкага кертмәгән бер генә очрак булды. 

Костюмнар. Музыка. Бию

- Костюмнарның дизайнын кем уйлап таба?

- Элек костюмнарның дизайнын без кызлар белән бергә уйлый идек. Соңгы өч ел костюмнар белән шәхсән мин шөгыльләнәм. Костюмнарга кагылышлы гел берничә идеям бар, ләкин мин аларны кәгазь битенә сала алмыйм. Шуның өчен миңа ярдәмгә модельер-дизайнер килә. Алар идеяне кәгазь битенә сала, киемнең материалын сайларга булыша. Әзер эскизларны кызларга һәм җитәкчеләргә күрсәтәм. Гадәттә, аларга бар нәрсә да ошый, һәм без идеяне чынга ашырырга керешәбез. Мин киемнәргә материаллар эзлим, төрле кибетләргә йөрим, соңыннан бар нәрсәне тегүчеләргә илтәм, һәм инде ул үз эшенә керешә. Сәхнә костюмнарның ачык, төскә бай булуын таләп итә.

- Сезне караганда барысын да бер сорау борчый: «Кызлар, сез өшемисезме?..”

- Без беркайчан да өшемибез. Без һәрвакыт хәрәкәттә, беркайчан да урында тормыйбыз. Хөкемдардан сыбызгы ишеткәч, без биибез, яки гимнастик терәккә (күнегү - ТИ) китәбез, вейл һәм кыршаулар белән эш итәбез. Безгә шуның кадәр кызу ки, сәхнәдән киткәч, костюмыбызны сыга алырдай дәрәҗәгә җитәбез. 

Дөресен генә әйткәндә, бу безгә иң еш бирелә торган сорау.

Мин кайчандыр “Ак Барс” төркемен карап утырган идем, анда безнең белән бер пост керткәннәр, аста кызлардан комментарийлар:

- Ничек алар катмыйлар микән?

- Аларның эчке киемнәре җылыткыч белән, ахрысы. Шуңа өшемиләрдер дә!

Бу фикерләрдән мин рәхәтләнеп көлдем. Бернинди яшерен алымнар юк, безнең эчке киемебез җылыткычсыз. Безнең эштә беркайчан да өшергә өлгермисең, бик кызу, кайвакыт мунчада кебек эссе.

- Сезгә карагач, ничектер үзем өшим башлыйм.

Рәхмәт (көлә). Хәзер һава торышы да җылы, салкын алай ук сизелми. Ә менә кышын, гимннар җырлаган вакытта, бераз салкынрак булып ала. Ә уен башлану белән тиз генә җылынасың.

- Кем музыканы сайлый?

- Безнең аренада диджей бар, аның исеме Айрат. Ул безгә гел яхшы плейлистлар төзи. Плейлистлар безнең сезон дәвамында өч-дүрт тапкыр яңартыла. Хоккей булганга күрә, басым рок стиленә ясала. Хоккей белән рок аерылмас әйберләр. Аңа карамастан, Айрат гел безнең теләкләрне искә ала, роктан тыш тагын берәр бию көе куярга мөмкин.

- Биюләрегезне еш үзгәртәсезме?

- Җәйге сборлар вакытында, без 70 процент тирәсе биюләрне үзгәртәбез, кайвакыт күбрәк та була. Программаны да шунда үзгәртәбез, бер сезон буе шул биюләрне генә биибез. Плей-офф уеннары алдыннан нинди дә булса төзәтмәләр кертәбез, нәрсәдер өстибез. Шулай ук гел уен алдыннан биергә бер-ике минутлык бию әзерлибез.

Җанатарлар белән бәйле берәр сәеррәк вакыйга турында сөйлә әле.

- Андый вакыйгалар бик сирәк булгалый.

Плей-офф уенында ниндидер хоккейчы соңгы минутта капкага алка кертте, җанатарлар эмоцияләргә бирелгән, кәефләре күтәренке иде. Алар минем сектордагы кызны кулларына күтәреп алып, аның белән сикерә башладылар. Кызлар баскычта бииләр. Шунда җанатар ялгыш баскычтан шуышып киткән булса, алар икесе бергә егылып төшә иде. Бу котычкыч хәл.

Кайвакыт җанатарлар ашамлык, эчемлек белән киләләр, ялгыш кына биючене пычратырга мөмкиннәр. Гомумән алсак, булай барлык җанатарлар да безгә сокланып карыйлар, гел фотога төшәргә сорыйлар. Без hәрвакыт шат кына.

- Син гел үзләренең кызларыңа: “Биюне онытсагыз, ягымлы елмаеп, басып торыгыз”, - диясең икән.

- Бу сүзләр минем девизым. Мин аларга гел әйтәм: “ Сез ялгышсагыз, буталсагыз, курыксагыз, яисә биюне онытсагыз, матур итеп басыгыз да, елмаегыз. Матур һәм ягымлы итеп елмайсагыз, беркем бернәрсә дә сизмәячәк. Аннан тыш, елмаю – безнең төп коралыбыз”.

Хоккейчылар һәм җанатарлар

- Рухландыручы төркемнәр арасында нинди дә булса конкурслар яки ярышлар үтәме?

- Черлидинг турында әйтсәң, ул безнең юнәлеш түгел. Әйе, андый ярышлар уза, черлидинг буенча халыкара ярышлар да бар, ләкин без анда катнашмыйбыз. КХЛ, мәсәлән, ярдәм төркемнәре арасында берәр нинди ярышлар уздырса, кызык булыр иде. Мәсәлән, 2013 елдагы Чиләбе шәһәрендә кебек. Әлеге ярышлар бит тәҗрибәң белән уртаклашу, яңа танышулар дигән сүз.

- Эмоцияләрне баса алмыйча, уен вакытында “ГОЛ!” дип кычкырасы килгән очраклар булдымы?

- Әлбәттә. Мин һәрбер уенны шулай кычкырам (көлә). Безнең команда капкага алка керткәндә, без сөенәбез, безнекенә керсә, борчылабыз. Уен булганда без гел атлап торабыз. Кайбер кискен вакытларда хоккейга кереп китеп, биюне дә оныта алам. Кайбер очракта кычкырасың инде: “Әйдә, әйдә, гол, гол!” - дип.

- Хоккейчылар белән аралашасызмы?

-Без бер җирдә эшлибез, без коллегалар һәм бер-беребезгә хөрмәт белән карыйбыз. Без гел исәнләшәбез, аларны җиңү белән котлыйбыз, алар өчен гел борчылабыз. Аренадан тыш без сөйләшмибез.

- Хоккейчыларның язганнары бармы соң?

Язганнары бар, хәзер дә язалар. Хоккейчылар белән гыйшык-мыйшык уйнамаска тырышабыз.

«Кызларның командага егетләр өчен генә килгәннәре булды»

- Бу язылмаган законмы?

- Юк, андый кагыйдә бар. Хоккейчылар бик популяр, аларның бай икәнен бөтенесе дә белә, һәм күпчелек кызларга бу бик нык ошый. Кызларның командага егетләр өчен генә килгәннәре булдыМин нәрсәдер сизәм икән, ул кызны төркемнән алам. Бу әйбәт әйбер түгел. Миңа булган атмосферадан рәхәтлек алырга, биергә килергә кирәк.

«Без җанатарлар өчен эшлибез»

- Ничек уйлыйсың рухландыручы төркемнең төп роле нәрсәдә?

- Төп роль хоккейда антураж булдыру дип уйлыйм. Хоккейга һәрбер кеше авыр эш, уку көненнән соң килә. Без хоккейга яраткан командабыз өчен җанатарга, эмоцияләрне чыгарырга барабыз. Хоккей башланганда бар нәрсәңне дә онытасың. Син тулаем уенга кереп киткәнсең: трибунадаң кычкырасың, эмоцияларең гөрли. Як-ягыңа карыйсың, ә анда “Bars Angels”. Һәм алар гел матур: матур киенгәннәр, бизәнгәннәр, төзәнгәннәр, аларның кыска итәкле ачык костюмнары, алар текә бииләр һәм елмаялар.

Без җанатарлар өчен эшлибез. Хоккейчылар өчен дә тырышабыз инде, алар өчен борчылабыз, ләкин алар бит безгә карамый. Аларның игътибары уенда. Безнең җанатарлар карый, без алар өчен тырышабыз, программалар төзибез. Алар безгә карап, рухлансыннар, соклансыннар һәм безнең хоккей клубының уеннарына йөрү теләге беркайчан сүнмәс өчен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100