Спорт

Америкада яшәүче Актаныш кызы, Россия чемпионы Фирая Солтанова-Жданова: "Җиңел атлетика буенча Татарстан спортчылары булмаганга йөрәкләрем әрни"

Фирая Солтанова-Жданова - күренекле спортчы, Татарстанның горурлыгы, Актаныш кызы. Кайчандыр актриса булырга хыялланган чемпион "Татар-информ"га Америкадагы тормышы һәм Татарстандагы спорт үсешенә карашы турында сөйләде.

Спорт

Журналист Лилия Сөнгатуллина - көрәштә төп бүләкне жирәбәдә уйнату турында: “Миңа бу ирләр өчен оят!”

XIX федераль сабан туендагы көрәш мәйданында былтыргы хәл кабатланды - төп приз баш батырга түгел, жирәбә буенча откан көрәшчегә эләкте. Шулай итеп, баш батырдан җиңелеп, соңыннан очраклы жирәбә тартып кына бәхет откан Лениз Абдуллин - Фольксваген Поло автомобилендә, ә гадел көрәштә җиңгән абсолют батыр Раил Нургалиев бары тәкә кыстырып кайтып китте. Әлбәттә, бу хәл җәмәгатьчелекне кабат кузгатып җибәрде - төп призны лотерейга уйнатуның тарафдарлары да бар, каршы төшүчеләр дә күп. Журналист, өч бала әнисе Лилия Сөнгатуллина төп бүләкне уйнату дөрес түгел дип саный. 

Спорт

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм: "Автоспорт – чыгымлы спорт төре, миңа да спонсорлар кирәк"

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы, яшь узышчы Рөстәм Фәтхетдинов Россия чемпионатының беренче этабында җиңде. Хәзер ул  Россия беренчелегенең чемпион титулына дәгъва кыла.

Спорт

Татар көрәшен ни көтә: 500 мең сум гонорарлы Салават Фәтхетдинов һәм "зверь" Павликка каршы чыгарга әзер көрәшче

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы көрәш федерациясе президиумы әгъзаларының утырышы узды. “Интертат” татар көрәше вәкилләренең тәкъдимнәрен, аларны борчыган сорауларны һәм көрәштәге үзгәрешләрне белеште.

Спорт

Ушу остасы Ильяс Хөснетдинов: “Спортчы хорафатка ышана, хәтта аяк киеме бауларын да гел бертөрле бәйләргә тырыша”

Күп тапкырлар Россия, дөнья һәм Европа чемпионы Ильяс Хөснетдинов Мьянмада узган дөнья Кубогында гуньшу спорт программасында алтын медаль яулады. Россиянең төп җыелма командасы составына кергән Татарстаннан беренче спортчы егет “Татар-информ” хәбәрчесенә шәхси һәм спорт тормышы турында сөйләде.

Спорт

"Менә шулай җиңәргә кирәк ул!" Көрәш буенча Татарстан чемпионатыннан репортаж

23-24 нче ноябрь көннәрендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионатында Республиканың иң көчле батырларын ачыкладылар. Икенче көнге ярымфинал һәм финал уеннарын «Татар-информ» хәбәрчесе дә күзәтеп кайтты.

Спорт

Әгерҗе егетләрен татарча көрәштән кем мәхрүм иткән?

Күптән түгел көрәш буенча үткән Татарстан чемпионатына үз районнарына дан китерерлек көрәшчеләргә бай Әгерҗедән бер спортчы да килмәде. Без моның сәбәпләрен ачыкладык.

Спорт

Татар халкының беренче Олимпия чемпионы Ринат Сафинның туганнары нәрсәгә үпкәле?

Халык үзенең тарихын онытырга тиеш түгел дип еш әйтәбез. Ә татарлар арасында беренче Олимпия чемпионы булган татар егете, СССР командасын унынчы урыннан беренче урынга чыгарган Ринат Сафин турында яшь буын белми дә диярлек. Исән булса, Ринат Сафинга 29 августта 78 яшь тулыр иде. "Татар-информ" спорт йолдызының туган авылында булып, аның турында мәгълүмат туплады.

башка яңалыклар

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла