Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Таякка таянып йөрисем килмәде": 39 яшьлек Марат Сафин 19 яшьтәге авырлыгын саклый

"Таякка таянып йөрисем килмәде": 39 яшьлек Марат Сафин 19 яшьтәге авырлыгын саклый

news_top_970_100
"Таякка таянып йөрисем килмәде": 39 яшьлек Марат Сафин 19 яшьтәге авырлыгын саклый
Танылган теннисчы Марат Сафин "Спорт.Экспресс" газетасына зур интервью биргән. 

  • Теннисчы Марат Сафин 1980 елның 27 гыйварында Мәскәүдә туган. Буе 193 см, авырлыгы 88 кг. 1997 елда карьерасын башлаган, 2009 елда төгәлләгән. 
  • Россиянең атказанган спорт мастеры, тугыз атна дәвамында дөньяның беренче ракеткасы булган. 2011-2017 елларда Дума депутаты, төрле орденнары бар. 
  • Әнисе Рауза Исланова - СССРның билгеле теннисчысы, аннары теннис тренеры. Сеңлесе Динара да дөньяда танылган теннисчы.
Марат Сафиның травма аркасында спорттан китүе билгеле иде. Интервьюда Марат шул турыда да сөйләгән.

"Минем тезем чыкты. Мин йөгерә алмый башладым. Операциядән соң ни буласы да төгәл билгеле түгел. Ә минем таякка таянып йөрисем килмәде. Карьера - ул тормышның бер өлеше, ләкин бөтен тормыш түгел", - дигән ул.

Марат Сафин карьерасын төгәлләү турында 2006 елда ук белгән. Ул тезен имгәткәч уйнавын дәвам иткән, ләкин озак уйный алмыйсын аңлаган. "Рейтинг азагында болганып йөрдем. Кайф юк иде инде", - дигән ул.

Марат ярыш процессын яратуын да әйтә. "Хәзер дә залга йөрим, качалканы яратмыйм. Ашауны чамалап торам. 19 яшьтә ничә кило булсам, хәзер дә шул авырлыгымны саклыйм. Атнасына өч тапкыр 8-9 км йөгерәм, төрле күнегүләр ясыйм. Таблеткалар эчмим", - дип сөйләгән ул. 

  
2002 елда Мәскәүдә Кремльдә Владимир Путин белән очрашудан фото. Президенттан сул якта Михаил Южный һәм Евгений Кафельников, уңда – Марат Сафин.  http://kremlin.ru

Марат Сафин авыр булган чакларда беркемгә дә шалтыратмавын да әйтә. "Мин үз проблемаларымны үзем чишәргә өйрәндем. Мине коткаручылар кирәкми. Киңәшләшә торган, мин аңламаган әйберләр турында сораулар бирә торган берничә кешем бар. Ләкин алар кумирларым да, өлкән дусларым да түгел", - ди ул. 

Википедия сайтында Марат Сафин өйләнмгән дип язылган. Аны Казан кызы, танылган опера җырчысы Аида Гарифуллина белән "йөри" дип хәбәр таралган иде. 2017 елда Марат белән Аиданың баласы туды дип тә яздылар. Ләкин бу хәбәр рәсми рәвештә расланмады.   

Матбугат чараларында Марат Сафин Аллаһка ышанмый дигән хәбәрләр дә чыккалаган булган. "Нигә ышанмыйм? Мин бөек акыл булуына ышанам. Һәркем үзе теләгән әйбергә ышана. Мин диннәргә хөрмәт белән карыйм. Мин атеист та түгел, ләкин диндә дә түгелмен. Аллаһ белән аралашу өчен миңа арадашчы кирәкми", - дип сөйләгән спортчы "Спорт.Экспересс"ка интервьюда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100