Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данис Зариповның 95 яшьлек җанатары Фатыйма апа Шиһапова: "Телевизордан бер уенны да калдырганым юк"

30 сентябрь көнне “Ак Барс» белән «Нефтихимик» арасында чын кара дерби үткәрделәр. «Ак Барс» хоккей клубы узенең яңа кара төстәге формасын тәкъдим итте. Әлеге көн җанатарларга «Нефтяное дерби» кебек истә калачак.

news_top_970_100
Данис Зариповның 95 яшьлек җанатары Фатыйма апа Шиһапова: "Телевизордан бер уенны да калдырганым юк"
Әлеге уен минен хәтеремдә дерби белән генә түгел, ә тагын бер җылы мизгел белән күңелемә кереп калды. Данис Зарипов җанатар әбине утыртып алып китә язган идек дип язган идек. "Татар-информ" хәбәрчесе гадәти булмаган җанатарның үзе белән танышу бәхетенә дә иреште. УЛ – 95 яшьлек Фатыйма апа Шиhaпова булып чыкты.

Ап-ак яулыгын бәйләгән, балалары уртасына кереп утырган Фатыйма апа белән танышу, сөйләшү үзе бер рәхәт. Фатыйма апа белән периодлар арасында әңгәмә корып алдым. Ул оныгы Энҗе белән килгән. Энҗе апа да "Татмедиа" офисының кафесында эшли икән.

Фатыйма апа Биектау районы Казаклар авылыннан, гомерендә беренче тапкыр «Татнефть Аренага» хоккей карарга килгән. «Шулай нык хоккей яратасызмыни?» дип сорагач, ул миңа: « Әйе, телевизордан бер уенны да калдырганым юк, ничәнче ел инде гел карап барам» - дип җавап бирде.

Оныгы Энже: « Дәү әниебезгә тере хоккей күрсәтәсе килде, ләкин монда килергә ул бик нык оялды», ди.

Фатыйма апаның биш баласы, унбер оныгы, егерме бер оныкчыгы бар. «Ошыймы сон монда, Фатыйма апа?» дигәч, «Ошый, бик ошый, ошамаса йөз чакрым үтмәс идем», - дип жавап кайтарды.

Күптән түгел, 25 нче сентябрьдә 95 яшен үткәргән Фатыйма апаның яраткан хоккейчысы Данис Зарипов икән. «Шәхсән курешкәннәре юк, ләкин дәү әниемнең анын белән бик нык танышасы килә», - диде Энже.

«Аллаh Бирсә, бәлки, тиздән курешерләр дә», - дип куйдым да, изге теләкләремне теләп, бераздан соң Фатыйма апа белән саубуллаштым.


Уен бетеп, өйгэ кайтырга, дип чыгып барганда, Фатыйма апа белән Данис Зариповны очраттым. Шатланган Фатыйма апаны кургәч, үзем дә сөендем. Фатыйма апа Данис Зариповны кочаклады да кочаклады. Жиңү белән котлады, бераз үзе турында да сөйләп алды. Икесен бергә күргәч, тиз генэ кесә телефонымны алдым да, видеога тошерә башладым.

Хәзер мәкаләмне язам, ә йөземнән елмаю китми. Менә бу яраткан спорт клубына карата мәхәббәт ичмасам! Данис Зарипов: «Шундый жанатарлар очен тырышабыз да инде» дигән сүзләре чыннан да үзен аклый.


Мәңге яшә, Фатыйма апа!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100