Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зифа Нагаева Хәния Фәрхинең әнисе янында: "Аллакаем, мондый кайгыны беркемгә дә күрергә язмасын"

Автор-башкаручы Зифа Нагаева Тәтешледә Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең әнисе - Фәния апа белән күрешкән. Бу хакта ул Инстаграм битендә язган.

news_top_970_100
Зифа Нагаева Хәния Фәрхинең әнисе янында: "Аллакаем, мондый кайгыны беркемгә дә күрергә язмасын"
"Тәтешледә концерт алдыннан Хәниянең әнисе - Фәния апа янына барып, хәл белеп, сөйләшеп килергә вакыт таптым. Шөкер, бик сөенеп калды", - дип язган Зифа Нагаева.

"Хәниябезнең, Сары Сандугачыбызның рухы шат булсын, Раббым. Зифа ханымның да күңеле изгелектә генә", "Молодец Зифа, карт кешенең күңелен күргәнсең, Хәния искә төшсә күзләр яшьләнә", "Рәхмәт, Зифа матурым ,Хәниябез сөенеп ятсын - безнең аны бер көн дә онытып торганыбыз юк, безнең сайрар Сандугачыбыз", "Бигрәк дөрес эшләгәнсез, Зифа ханым. Молодец. Ходай сабырлык, түземлек насыйп итсен инде Фәния апага. Аллакаем, мондый кайгыны беркемгә дә күрергә язмасын. Авыр туфрагы җиңел булсын Хәниянең. Калганнарга исәнлек-саулык, шулай изге эшләрегезне дәвам итегез, Зифа", - дип язганнар аңа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100