Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Алинә Хисмәтуллина кияүгә чыккан!

Журналист, "Чаллы-ТВ" һәм "Күңел" радиосы алып баручысы Алинә Хисмәтуллина кияүгә чыккан. Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр иткән.

news_top_970_100
Журналист Алинә Хисмәтуллина кияүгә чыккан!
Алинә Хисмәтуллинаның хәләл җефете - 31 яшьлек Динар Вәлиев исемле егет. "Инстаграм кавыштырдымы, язмышмы бу? Ышанмассыз бу тарихка, әмма ул чыннан да шулай. Булачак ирем ике елдан артык мине Инстаграмда күзәткән. Хәтта миңа берничә тапкыр язган да. Тик мин, социаль челтәрдәге танышуларны хуплаучы кеше түгел, аңа җавап бирмәдем.

Без аның белән кибеттә таныштык. Бер яхшы танышым реклама белән ярдәм итүемне сорады. Килештек. Бер-ике сторис урнаштырдым һәм ирем үзенә кирәкле әйберне нәкъ минем стористан күргән, шунда ук кибеткә дә килеп җиткән.

Бу күз явын алырлык караш мине сүзсез калдырды. Ә менә ул кыюлык җыеп, сораулар бирде:
- Сез Алинәме?
- Әйе. Без танышмы?
- Юк. Берничә тапкыр мин сезгә яздым. 
- Мин сезгә җавап бирмәдемме? 
- Юк.

Менә бөтен диалог шушы. Алга таба барысы да сүзсез булды. Мин такси чакырттым һәм киттем. Берничә сәгатьтән соң ул миңа язды. Бер айдан соң гына күрештек.

"Хисмәтуллина, сау бул! Минем матур һәм яңгырашлы фамилиям. Мин бәхетле", - дип язган Алинә.

"Безнең өчен син һәрвакыт Хисмәтуллина булып калачаксың", "алыштырма фамилияңне, аңа да үзеңнекен бир", "бик матурсыз, бәхетле булыгыз", "мәхәббәт учагы сүнмәсен", - дип матур теләкләрен язган халык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100