Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуровны хатыны “Малай табып бирәм” дип алдаган

Танылган шоумен, “Башваткыч” тапшыру алып баручысы Зөлфәт Зиннуровка булачак хатыны Гөлназ, беренче очрашуда ук ир бала табып бирергә вәгъдә иткән булган. Бу хакта ул үзенең “Инстаграм”ында хәбәр итте.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуровны хатыны “Малай табып бирәм” дип алдаган

Зөлфәт Зиннуров үз аккаунтына хатыны белән төшкән сурәтне элде.

“Бу 2010 елның 2 августында төшкән фото. Нәкъ менә бу елны, 17 мартта хатын белән күрештек. Кичке сәгать 9, Дубравная урамындагы тукталышка машинам белән килеп туктадым. Вак кына кар ява...Килә берәү, чәчләрен көдрәләткән, башына кимәгән, муены ачык...Минем беренче сүз: “Башыңа ки!” булды. Аннан соң дискотекага киттек. Шуннан эләктем инде.

Гадәттә, мондый даталарны ир-атлар хәтерләми. Ләкин мнием күңелемә нык уелып калган, ул көнне кайтканда сөйләшеп китеп, тема шундый булган булса кирәк: “Мин сиңа малай алып кайтам”, - диде Гөлназ. Күргән юк әле, алдады, заразы”, - дип уены-чыны белән язган Зөлфәт.

“Интертат” белешмәсе: Зиннуровлар ике кыз үстерә. Зәлия – беренче сыйныфта укый, Зифага 2,5 яшь. Зөлфәт олы кызын яратып “Авторитет”, кечкенәсен “Күкәмәч" дип йөртә. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бу 2010 нчы елның 2 августында төшкән фото. Нәкъ менә бу елны, 17 нче мартта хатын белән күрештек. Кичке сәгать 9, Дубравная урамындагы тукталышта машинам бн килеп туктадым. Вак кына кар ява... Килә берәү, чәчләрен көдрәләткән, башына кимәгән, муены ачык... Минем беренче сүз: Башыңа ки!))) Аннан дискотекага киттек. Шуннан эләктем инде...)) Гадәттә, мондый даталарны ир-атлар хәтерләми. Ләкин минем күңелемдә нык уелып калган, ул көнне кайтканда сөйләшеп китеп, тема шундый булган булса кирәк: "мин сиңа малай алып кайтам" диде. Күргән юк әле, алдады, заразы...)))) #9ел #танышканкөн #попался

Публикация от Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100