Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Билаловны югалтканнар

Халык Зөфәр Билаловны концертлардагы белдерүләрдә булмавын, югалтуын язган.

news_top_970_100
Зөфәр Билаловны югалтканнар
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова Инстаграм сәхифәсендә ире - җырчы Зөфәр Билалов белән фото урнаштырган. 

"Зөфәрне кем эзләде, менә үзе! Искәрмә - ул фотога төшәргә яратмый. 
 
Кайсы гына ир-ат фотога сугылырга ярата икән?" - дип фото астына язган Зәйнәп Фәрхетдинова.

Татар тамашачысы Зөфәр Билаловны сагынуын комментарийларда яза: "Зөфәр, сине сагындык. Син кая югалдың? Нишләп җырламыйсың?", "Бер фото куеп кына бит әле Зөфәр табылды дигән сүз түгел. Хәзер күпме концертлар куялар, кая гына бармыйлар артистлар. Зөфәр юк бит белдерүләрдә! Җырламый бит! Халыкның югалтуы менә шул", "Зөфәр ул - безнең яшьлек, шуңа югалттык, аның җырларын тыңлап яшьлекне үткәрдек. Безнең чор кешесе, калганнар бит - яшьләр эле. Югалма, Зөфәр!" - дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100