Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Зөфәр Билалов дип торам” – Зәйнәб Фәрхетдинованың яңа прическасын тәнкыйтьлиләр

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова инстаграм битендә үзенең яңа чәчтарашын куйган. Тамашачылар арасында җырчының прическасын хуплаучылар да, кабул итмәүчеләр дә табылган.

news_top_970_100
“Зөфәр Билалов дип торам” – Зәйнәб Фәрхетдинованың яңа прическасын тәнкыйтьлиләр

“Мин һәр нәрсәнең “үз эшенең остасы” булган кешеләр белән эш тотарга яратам! Соңгы бер ел дәвамында сәхнәгә чәчемне үреп чыга башладым. Нәрсә генә әйтсәгез дә, “килешми” дип ачулансагыз да, бу прическама мин бик тә ияләштем. Биегәндә “зыңлап” торсыннар дип, әле кайвакыт чулпыларымны да тагабыз. Бу юлы менә шулайрак!”, - дигән Зәйнәб Фәрхетдинова.

Тамашачылар исә җырчының прическасына карата төрле фикерләр язып калдырган: 

“Зөфәр Билалов дип торам беренче карашка, бигрәк берберсенә охшаганнар”. 
“Юк инде, килешми”. 
“Зәйнәп, гафу ит, бу прическа сине картайтып күрсәтә”.
“Бер грамм да килешми”.
“Юк, бер дә килешми. Гомер буе киенә белмәде”.
“Зәвык бигрәк аксый инде. Шундый чибәрлеге һәм таланты була торып, стилистларын әйтер идем. Зәйнәп һәр яктан үрнәк булырга тиеш. Репертуары да затлы, үзе дә затлы булсын иде. Халык фикерен ишетер, бәлки. Ышанасы килә”.
“Гомер буе килешсез, кыска җиңле күлмәкләр киде, хәзер инде ямьсез прическалар ясата. Зәйнәп апа талантлы җырчы. Имидж өстеннән бик нык эшләргә кирәк”.

Прическаны ошатучылар да җитәрлек. "Нинди сүз инде ул – яшь түгел, картмыни Зәйнәп. 70-80 булгач, картаер әле, төрлечә ясап карасын. Артистка бит инде ул, аңа ничек тә килешә, башкалар шикелле ят җирләрен күрсәтеп, “мин матур” дип йөрми”, “Зәйнәп, бик килешле! Чәчне үреп ерту бик матур, җыйнак, тыйнак – артист кешесенә бары да килешле. Матур тавыш. Зәйнәп инде Зәйнәп булып кала, чәчен үрсә дә, кистерсә дә. Уңышлар сиңа!”, “Артист кешегә бар да килешә, бик матур!”, “Үрдер гел, бигрәк матур”, “Зәйнәп апа, бөтен яктан килешле Сез. Чибәрләрнең чибәре! Матур йөзегезгә карап, җырларыгызны тыңлап туймаслык татарның моңлы сандугачы Сез! Чәчегез бик матур, үзегезгә бертөрле ямь биреп тора. Без Сезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез, үрнәк һәм идеаль хатын-кыз Сез!” – дип язган подписчиклар.

Сезгә ошыймы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100