Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлия Началова каберенә туристларны алып йөри башлаганнар

Юлия Началова каберенә туристларны алып йөри башлаганнар

news_top_970_100
Юлия Началова каберенә туристларны алып йөри башлаганнар

Юлия Началова каберенә туристлар йөри башлаган. Гаҗәп, әмма алар карар һәм чәчәк салыр өчен генә килми. Алар дога укый һәм Началовадан ярдәм сорый, бу каберне изге итеп кабул итә, дип язалар социаль челтәрләрдә.

Социаль челтәрләрдә Юлия Началованың кабере кешеләргә ярдәм итә дигән сүз тарала. Имеш, кабергә куелган хачтан күз яшьләре ага башлаган. Бу хакта Андрей Малахов тапшыруында мәгълүмат чыккач, килүчеләр тагын да арткан. Аның каберенә килеп туфрак алалар, "энергия алырга" су китерәләр икән. 

Шунл ук вакытта Юлия Началова каберенә кешеләрне алып килеп акча эшләргә теләүче гидлар да табылган.

Юлия Началованың элекке директоры Анна Исаева җырчының каберенә йөрмәскә һәм аның исемен пычратмаска чакырган.

Юлия Началованы 11 март көнне хастаханәгә салдылар. Канында шикәр арткан Началованың гомерен саклап кала алмадылар. Ул 16 мартта 38 яшендә вафат булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100