Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Югалтуларсыз яшәгез!..” Римма Никитина дус кызларының үлемендә үзен гаепли

Җырчы үзенең Инстаграм челтәрендә бер ел элек юл фаҗигасендә вафат булган дус кызларын искә алган.

news_top_970_100
“Югалтуларсыз яшәгез!..” Римма Никитина дус кызларының үлемендә үзен гаепли

“Йокы керми күземә, әллә нәрсә шунда күңелдә. Кайтмаганыгызны да аңлыйм, ә күңел нидер көтә, һаман ышанмый... Бүген бер ел булды, кызларым... 16.04.2018. Вакыт дигәннәре су кебек ага. Йөрәктәге яра гына төзәлми. Күпме генә үземне алдап юатсам да, үз-үземне гаепләп яшим...

Бәлки, минем ул көнне Чүпрәледә концертым булмаган булса, шулай ашкынмаган да булыр идегез, кызларым... Ул коточкыч авария дә булмаган булыр иде....Сабыйлар да әнисез калмаган булыр иде... Бер ел инде шушы уйлар җанны телгәли, үзәгемне өзә... Язмыштыр инде курәсең, шулай язгандыр”, - дип язган ул.

Римма мәрхүм кызларның якыннарына да мөрәҗәгать иткән.

“Зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Рафик абый һәм Гөлфисә апа, Илгиз абый белән Сания апага. Мине аңлап, үз кызыгыз кебек каршы алып, озатып калганыгызга. Шыгырдан бер ел эчендә икенче туган авылыма әйләнде дә куйды... Кем уйлаган бит, шулай ашкынып, сагынып кайтырмын мин монда, дип....

Эльза кызым, Адель улым, Замирә кызым, Расул улым - минем күз нурларым... Сезгә карап яшиселәр килә. Берничә көн генә дә сөйләшмәсәк, күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек.... Якын миңа шундый, якын сез. Исән генә булыгыз сабыйларым...Йөрәктәгене яздым, бушаныйм дип... Бәлки, кемдер аңлар мине, ә кемдер юк. Шуны гына телим барчагызга - югалтуларсыз яшәгез”, - дигән җырчы. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Йокы керми куземэ, эллэ нэрсэ шунда кунелдэ, кайтмагыныгызны да анлыйм, э кунел хаман нидер котэ, хаман ышанмый... Буген 1 ел булды, кызларым... 16.04.2018.‼️ Вакыт дигэннэре, су кебек ага... йорэктэге яра гына тозэлми... Купме генэ уземне алдап юатсам да.... уз уземне гаеплэп яшим.... бэлки минем ул конне Чупрэле дэ концертым булмаган булса, шулай ашкынмаган да булыр идегез, кызларым..., ул коточкыч авария дэ булмаган булыр иде.... сабыйлар да энисез калмаган булыр иде... 1 ел инде шушы уйлар жанны телгэли, узэгемне озэ... Язмыштыр инде курэсен, шулай язгандыр... P.S.‼️ Зур Рэхмэтлэремне житкерэсем килэ, Рафик абый & Голфисэ апа, Ильгиз абый & Сания апага мине анлап уз кызыгыз кебек, каршы алып, озатып калганынызга. Шыгырдан бер ел эчендэ икенче туган авылыма эйлэнде дэ куйды... кем уйлаган бит, шулай ашкынып, сагынып кайтырмын мин монда, дип.... Эльза кызым, Адель улым, Замирэ кызым, Расул улым - минем куз нурларым... Сезгэ карап яшиселэр килэ, берничэ кон генэ дэ сойлэшмэсэк, кунелгэ нэрсэдер житмэгэн кебек.... якын мина шундый, якын Сез Берук исэн генэ булыгыз сабыйларым... Йорэктэгене яздым, бушаныйм дип... Бэлки кемдер анлар мине, э кемдер юк. Шуны гына телим барчагызга... Югалтуларсыз яшэгез берук. Сезнен Риммагыз. #rimmanikitina #крикдуши #ашкындыгызкызларым #чувашия #шыгырданы #батырево #римманикитина #тоска #навсегдавсердце #моидевочки

Публикация от Римма Никитина (@rimmanikitina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100