Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Нурзадәне бала тудыру йортында алмаштырганнар

Җырчы Нурзадәне бала тудыру йортында алмаштырганнар

news_top_970_100
Җырчы Нурзадәне бала тудыру йортында алмаштырганнар
Күптән түгел җырчы Нурзадә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервью бирде. Сөйләшү татар әдәбиятына, татар китапларына багышланган иде. Гөлчәчәк Галиеваның “Тулгак” әсәре турында сөйләгәндә, Нурзадә биографиясендәге бер фактны әйтеп салды. Баксаң, аны балалар тудыру йортында алмаштырган булганнар икән. Әсәрдә дә шул тема күтәрелә.

-Минем үземне кечкенә чакта бала тудыру йортында алмаштырганнар. Әни белән бер үк вакытта тагын бер хатын-кыз бала тапкан. Һәм әнигә имезергә мине түгел, икенче баланы китерәләр. Ә мине икенче апага тапшыралар. Чөнки бала таптыргандагы акушерка инде киткән була, икенчесе килеп кала. Икенче көнне беренче акушерка яңадан килә, мине - минем әнигә, ә икенче баланы үз әнисенә кертә. Әни шикләнеп кала: “Бу минем балам түгел ич, мин кичә икенче баланы имездем бит”, - ди. Шуннан соң, ике баланы үлчәп, үз әниләрен билгелиләр. Әле ярый шундый намуслы акушерка эләккән...

"Авыл җирендә мондый хәлләр элек булгандыр", - дип әйтеп куйды Нурзадә.

Һәрбер хатын-кызның тормышында булырга мөмкин хәл бит, дип саный ул.

Нурзадә үзе белән бер көнне туган кызны хәзер дә белүен әйтте: “Ул кыз безнең авылга кияүгә чыкты. Әни исән чагында, аның белән гел көлешә идек. Әни: “Мин башта аны имезгән идем, сине түгел”, - дип көлә иде”.

Нурзадә хатын-кызларга Гөлчәчәк Галиеваның “Гәззабану” һәм “Тулгак” әсәрләрен укырга киңәш итә. 

Җырчы белән тулы интервьюны тиздән “Интертат” сайтында укырсыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100