Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алимә Сафина ничек итеп биш килога ябыгырга ниятли?

Татар эстрадасы җырчысы Алимә Сафина үзенең инстаграм битендә сәхнә кешесе буларак, үзен бик яхшы формада тотарга теләвен һәм “Алимә белән сылу бул” дип исемләнгән проектны тәкъдим итүе турында язды. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе бу хакта Алимәнең үзе белән сөйләште. Җырчы ничә килога һәм ничек итеп ябыгырга җыенганын әйтте.

news_top_970_100
Җырчы Алимә Сафина ничек итеп биш килога ябыгырга ниятли?

“Соңгы арада кайчан үзегезнең нәрсә һәм ничек ашаганыгызны уйлаган идегез? Көн саен нәрсә ашыйсыз, эчәсез? Өйдә пешерелгән–әзерләнгән файдалы ризык булса – бу бик яхшы. Әгәр дә ул көндәлек “перекус”, Макдональдс ише “сухомятка”, тиз-тиз нәрсә ашаганыгызны да уйламыйча туклану икән – нинди рацион бирәсез организмыгызга? Бәлки, үзең турында уйларга вакыт җиткәндер? Үз фигураң, гомумән, саулыгың турында? “Нәрсә ашыйсың – Ул син”. Русчасы: “Ты то, что Ты ешь”.

Безнең исәнлегебез, иммунитетыбыз ризыкның сыйфатыннан тора! Үземә килгәндә: мин дә уйга баттым... Сәхнә кешесе буларак, үземне бик яхшы формада тотарга телим һәм берничә килога ябыгырга ният бар. Чөнки сәхнә синең сәләтеңнән тыш та гүзәллекне ярата.

Тагын мөһиме: әлбәттә, сау-сәламәт, тәүфикълы балалар тудырырга иде. 

Аллага тапшырып, максатларыбызга ирешергә ярдәм итүче, үз эшләренең профессионаллары белән берлектә “Алимә белән сылу бул” дип исемләнгән проектымны ачып җибәрәм, иншааллаһ! Яңа концерт сезонында Яңа сылу, гүзәл Мин булам. Кем минем белән? Бергә күңеллерәк”, - дип язып калдырган җырчы.

– Алимә, ни сәбәпле ябыгырга булдың? Диеталарда утырырга җыенасыңмы?

– Саулыгым турында кайгыртасым килә, шуңа күрә үз-үземне кулга алдым. Минемчә, артист кешегә иң мөһиме матурлык һәм саулык кирәк! Танышларым, дусларым ябыгу программасы белән шөгыльләнә. Программага кергәнче, мин иң элек фикерләр тупладым, киңәшләр алдым. Ябыгасы килә, ә диеталарда утырасы килми! Күп кенә хатын-кызлар шундый хәлдәдер. Мин кырыс режимда диеталарда утырырга яратмыйм. Бар ризыкны да кабып карыйсы килә, бигрәк тә файдалысын. Бу яктан үземне чикләмәдем. Шул ук вакытта ябыгасым да килде. Шуңа күрә ябыгу программасын мин дә башлап карарга булдым. 

– Алимә, кайчаннан ябыга башладың һәм ничә килограммга ябыгырга җыенасың?

– Күптән түгел ябыга башладым, кимендә биш килога дип уйлыйм.

Алимә Сафинага уңышлар телибез һәм нәтиҗәсен соңрак үзеннән белербез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100