Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ярлы балыкчы шешәләрдән көймә ясап диңгезгә чыккан

Палестина балыкчысы буш шешәләрдән көймә ясаган.

news_top_970_100
Ярлы балыкчы шешәләрдән көймә ясап диңгезгә чыккан

35 яшьлек Муат Абу Зейд (Muath Abu Zeid) 700 гә якын буш шешә җыйган һәм келәй, иске балык тоту ятьмәләре ярдәмендә көймә сыман җайланма ясаган. Өске ягына утыргыч өчен агач такта беркеткән. Бу хакта South China Morning Post басмасы яза дип хәбәр итә “lenta.ru сайты.

Балыкчы белдерүенчә, аның эшләнмәсе сигез кешене күтәрә ала. Зейд һәр көнне әлеге көймәгә утырып Урта диңгезгә чыга. Балык эләгә торган урыннарны табу өчен, ярдан берничә йөз метр ераклыкка китәргә кирәк.

Сигез сәгать эчендә ул биш-җиде килограм кефаль, сардина һәм башка төрле вак балык тота ала. Соңыннан бу табышны юл буена чыгып сата икән. Гадәттә, көненә 20-40 шекель (350-700 сум) эшли.

Балыкчы ятьмә сатып алганнан соң, күбрәк акча эшли алырмын дип өметләнә. Әлегә аңа балыкны кармак белән тотарга туры килә.

2017 елда Американың Колифорния штатында яшәүче кешенең 10 мең тәмәке төпчегеннән серфинг өчен такта ясаганы хәбәр ителгән иде. Тәмәке төпчекләрен ул җәй буе дуслары белән туган шәһәрендәге пляждан, парковкалардан һәм юллардан җыйган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100