Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Яраткан кешеңне болай фотога төшермиләр": Данир Сабировның хатынын әби итеп төшергән фотосын ошатмаганнар

"Яраткан кешеңне болай фотога төшермиләр": Данир Сабировның хатынын әби итеп төшергән фотосын ошатмаганнар

news_top_970_100
"Яраткан кешеңне болай фотога төшермиләр": Данир Сабировның хатынын әби итеп төшергән фотосын ошатмаганнар
Юмор остасы, пародист Данир Сабиров хатыны Миләүшәнең әбиләрчә киенгән фотосын куйган һәм "карчыгым" дип язган.

Инстачылар комментарийлар язып та караган соң! 

"Карчык булырга ашыкмагыз әле, яшьлек ул бик тиз үтә, яшь булып шулай матур яшәгез, ул яшьлек кире кайта торган түгел, яшьлек сагынып сөйләргә кала. Ә күңел гел унҗидедә", - дип көрсенгән берәү.

"Килешә бит ә", "Бигрәк чибәр син!!! Күз тимәсен үзеңә!!!", "Менә безнен әбиләр шулай йөриләр иде бит", "Син, Миләүшә, киләчәктә бик матур әби булырсың", "Матур карчыгыгыз", "Менә бу чын татар әбие, сезгә бик килешә,  бик чибәр",  "Синен карчыгың матур әби булачак", - дип соклануларын белдергән күпчелек инстачылар.

"Әби ниндидер! Яраткан кешеңне болай фотога төшермиләр. Үзеңне бабай итеп куймыйсың бит", - дип шелтәләп алган берсе Данирны.

Комментарийларның менә мондыйраклары да бар: 

"Безнен әбиләр элек нәкъ шулай матур итеп киенәләр иде шул. Ак яулык, кесәсенә тәмнүшкәләр салынган бала итәкле алъяпкыч. Аякларында да ап-ак оек белән гәлүш була иде. Хәзер генә чорналып беттелэр гарәп яулыкларына".

"Әйдә, Миләүшә, бер көн Казан урамы буйлап шушылай киенеп йөр дә, гаурәтләрен каплап йөрүче барлык мөселман әбиләре синнән үрнәк алып, шулай матур итеп киенерләр. Син шулай матур итеп бер-ике көн Казан урамын әйләнсәң, яшьләр дә бәлки шулай киенер. Бу фотоны да шуңа куйгансыздыр бит инде. Киенеп йөрүчеләр белән чишенеп йөрүчеләр талашып бетсен дип. Үзбәк хатыннары болай киенми".

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Карчыгым!

Публикация от Данир Сабиров (@danir_sabirov87)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100