Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Во балык бу!": Вадим Захаров үзе хәтле хан балыкны актарып ашап утыра - фото

Инстаграмдагы фотода Вадим Захаров зур өстәлдәге бик зур балыкны берүзе тәмләп кимереп утыра.

news_top_970_100
"Во балык бу!": Вадим Захаров үзе хәтле хан балыкны актарып ашап утыра - фото
Фотодагы балык ысланганга охшаган. Аның түше бар өстәлне алган, эче ачылган. Вадим исә чәнечкегә эләктереп балыкны тәмләп утыра.

"Хәерле иртә, дуслар. Иртәнге ашларыгыз тәмле булсын. Куанычлы көннәр тели сезгә Вадимыгыз", - дип язып калдырган ул.

Инстачылар Вадимның иртәнге ашына кызыга. "Үзе кадәр балык", "моны ашасаң, төнлә машинага ут та кирәкми", "бер үзегезгә күп түгелме", "яхшы киемнәрегез майланмасын инде", дип язып калдырганнар.

Комментарий язучылар җырчының нинди балык ашавы белән кызыксына. Вадим костюм-чалбарлар киеп, чәнечке-пычак белән толстолобик  (татарча бу балыкны "хан балыгы" дип тә атыйлар) ашап утыра икән. "25 килолы толстолобик, шоплар белән вакланып торырга вакыт юк", дип язып калдырган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100