“Владимир, сез бала табачаксыз!” Казахстан табибы ир кешегә "йөкле" дигән диагноз куйган

14 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: pixabay.com
Табиб пациентның карточкасына: “Корсагы йөклелек вакыты сәбәпле зурайган, кыймылдауны тоя” дип язган.

Казахстан республикасының Усть-Каменогорск шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек ир авырып сырхауханәгә килә. Табиб аңа йөкле дигән диагноз куйган. Ул аның карточкасына: “Корсагы йөклелек вакыты булу сәбәпле зурайган, кыймылдауны тоя” дип язган. 

Сырхауханә табиб карточкаларны бутаган дип аклана. Имеш, пациентлар күп булган. Ир исә табибның үзен каравы турында әйткән. Социаль челтәрләрдә табибның надан булу сәбәпле шундый диагноз кую турында фикер алышалар. Кайберәүләр исә "димәк, табиб авыруларны карап та тормый, теләсә нинди дежур фразалар яза" дип гаепли.

“Islam-today” мөселман сайтыннан алынды.

Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Җырның фонограмма икәнен каян белергә - Айваз Садыйров белән Гөлназ Сәфәровадан биш киңәш

Татарстанның атказанган артисты, "Татар радиосы" алып баручысы Гөлназ Сәфәрова һәм "Татар радиосы" баш редакторы Айваз Садыров җырчының фонограммага җырлыймы, тере тавышкамы икәнен ачыклар өчен биш киңәш тәкъдим итә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла