Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет: “Яшермим: мин 147 килограмм”

Билгеле булганча, Винарис Ильегет татар эстрадасында юан гәүдәле җырчыларның берсе. Аның ничә килограмм булуын, ябыгырга теләве яисә теләмәве турында сораштык.

news_top_970_100
Винарис Ильегет: “Яшермим: мин 147 килограмм”

- Винарис, сез нишләп сәхнәдә әле күптән түгел генә танылдыгыз?

- Мин яшь чакта җырлагаштырган идем инде. Соңыннан югалдым, һәм 15 ел дәвамында, гомумән, җырламадым.

- 15 ел дәвамында нәрсә белән шөгыльләндегез?

- Рестораннар белән бәйле бизнесым бар.

- Күпләрне кызыксындырган сорау: сез ничә килограмм?

- Яшермим: әлегә мин 147 килограмм. Шулай да әле яшисе бар. (көлә)

- Ябыгырга уйламыйсызмы?

- Юк, миңа үз тәнемдә уңайлы. Ябыгырга киңәш итүчеләр бар, ләкин мин аларны тыңламыйм.

- Якын кешеләрегезн сәламәтлегегез борчымыймы?

- Борчый, әлбәттә. Соңыннан мин үземне сәламәт түгел, димим.

- Сез өйләнгәме?

- Юк, өйләнмәгән. Йөргән кызым бар. Без аның белән бергә яшибез. “Якын кешеләрегез сәламәтлегегез турында борчылмыймы?” – дидегез бит. Аңа мин ничек бар, шундый ошыйм. Ул миңа: “Медвежонок”, - дип эндәшә.

- Өйләнергә уйламыйсыз әллә?

- Бер өйләнеп, аерылдым бит инде. Беренче хатынымнан улым бар. Шулай да күз күрер, без бит әле яшь.

147 килограмм, билгеле, әз түгел, ләкин, Винарис белән аралашканда, аның тазалыгына игътибар итмисең. Гәүдәсе җиңел булмаса да, ул үзе җиңел һәм рәхәт кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100