Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Ганиева “Матур булгансыз икән” сүзләренә үпкә белдерде

 “Сез кем соң, балакай? Миңа бәя биреп утырасың”, – дип үзен рәнҗетүчегә язган яшь җырчылар остазы. 

news_top_970_100
Венера Ганиева “Матур булгансыз икән” сүзләренә үпкә белдерде

Венера Ганиева “Болгар радиосы”ның “Үткәннәр сагындыра” ретро концертында “Зәңгәр томан” җырын башкарган. Әлеге видеоны ул үзененең инстаграм челтәренә куйган.

Ретро концерт вакытында зур экранда җырчының яшь чагыннан видеоөзекләр дә күрсәтелеп барган. Шул уңайдан бер инстачы: “Матур булгансыз икән, Венера апа”, – дип комментарий язган һәм бер күзен кысып йомган смайлик өстәгән.

Әлеге комментарий Венера Ганиеваны битараф калдырмаган, ул бу кешегә сорау өстенә сорау яудырган.

“Сез кем соң, балакай? Миңа бәя биреп утырасың. Сине олы кешеләр белән сөйләшергә өйрәтмәделәрмени? Бер публикация белән инстаграмда утырасың! Нәрсә белән шөгыльләнәсең? Олы кешеләрне рәнҗетергә ярамый, синең әниең бармы?” – дигән.

Башкортстан җырчысы Лилиана Ирназарова да өстәп сорау язган: “Хәзер тагын да матуррак, әйме?”

“Әйе, сүз дә юк!” – дип җавап бирергә мәҗбүр булган инстаграмда бер публикация белән утыручы кеше.

Венера Ганиеваны тынычландырып, аны яклап язучылар бихисап:

“Сез хәзер дә бик матур, Венера ханым! Ә моны язган кеше төпсез, җиңел акыллы адәм”.

“Бу сезне рәнҗетү түгел, чыннан да шулай иде ул, әллә шунда арияләр башкарганга?”

“Сез легенда, Венера апа! Зур хөрмәткә лаек кеше! Тавышыгыз, зәвык белән киенүегез, бернигә дә карамыйча, кеше булып калуыгыз зур хөрмәткә лаек”.

“Эстрадага чыкканда, чыйкылдык тавышлы диеп, тамашачы ошатып бетерә алмады Венера апаны. Хәзерге көнне алсаң, Венера Ганиева узенең кабатланмас тавышы, матурлыгы, зәвыгы белән татарның иң затлы жырчыларының берсе булып, үзенең төпле урынын алып тора”.

“Венера һәрвакыт та чибәр, сөйкемле, ягымлы җырчы булды... Ә хәзер тагын да матуррак. Гел шулай нык тор, безнең Венера!”

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100