Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Ганиева: "Без Рифат Фәттахов белән дошманнар хәзер!"

"Ни өчен Филүс Каһиров белән Ришат Төхвәтуллин Ваһапов фондыннан скандал белән киткән? Менә хәзер аларга иҗатлары чыннан да матди рәхәтлек китерә", - ди Венера Ганиева.

news_top_970_100
Венера Ганиева: "Без Рифат Фәттахов белән дошманнар хәзер!"

Венера Ганиева узенең инстаграмында Гөлсирин белән төшкән фото урнаштырган hәм "Гөлсирин Абдуллинаның магистратурага укырга керү хыялы тормышка ашмады шул, кызганыч. Продюсер Фәттахов каршы булды миндә Гөлсириннең укуын дәвам иттеруенә. Мәгънәсе юк дигән", - дип язып куйган.

Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов Гөлсиннең зәңгәр диплом алуында Венера Ганиеваны гаепләгән иде.

- Контрактта булгач, укуларын үзләре хәл итә алмый димәк? - дип кызыксынганнар.

- Контрактта уку, белем алу тыела дигән пункт юк! - дип яза Венера ханым. 

- Ничек инде? Кешенең язмышын хәл итү бит бу, аның уку теләгенә аяк чалу була түгелме? - дип сорашалар.

- Әйе, без хәзер дошманнар булдык Фәттахов белән. Шушы кызыбызның укуына каршы килгән өчен, - дип яза Венера Ганиева.

- Бу кеше гел талантлы яшьләргә аяк чала бит әле... Татар сәнгате өчен җан аткан кеше алай эшләргә тиеш тугел! - дип яза бер ханым.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100