Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров Милли музыкаль премия тапшыру тантанасында ни өчен катнашмавын аңлатты

Вадим Захаров Милли музыкаль премия тапшыру тантанасында ни өчен катнашмавын аңлатты

news_top_970_100
Вадим Захаров Милли музыкаль премия тапшыру тантанасында ни өчен катнашмавын аңлатты
Кичә Казанда "Болгар радиосы"ның Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы гөрләгәндә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров Чаллыда эшләгән. Вадимны да премияле итеп күрәсе килгән тамашачылар аның инстаграмына "Ни өчен Милли премия тапшыру тантанасында катнашмыйсыз?" дип сораулар яудырган. Вадим Чаллыдан кайтышлый аларга видеоҗавап яздырып, инстаграмына куйган.

"Бик зур рәхмәт кайгыртканыгызга, борчылганыгызга! Милли премия тапшыру тантанасында тамашачылар сайлаган җырлар булган. Минем җырларны тамашачылар сайламаган. Мин сезне үз концертларымда көтеп калам, ә иҗатташ дусларымны бүгенге җиңүләре белән котлыйм", - дип сөйли Вадим.

Вадимның инстадашлары арасында бу сайлау гадел булмаган дигән шик белдерүчеләр бар. "Кызганыч, күп кенә без яраткан җырчылар төшеп калган. Алар да бу премиягә лаек иде", - дип язалар аңа. 

Вадимга көчле булганы өчен соклану белдерүче дә бар: "Молодец, Вадим! Көчле кеше генә җиңүчеләрне котлый ала", - дип язган бер инстадашы. 


  • Исегезгә төшерик, тамашачыларның "Болгар радиосы"ның хитларны гадел сайлавына шикләнүләре Рифат Фәттахов белдерүеннән соң башланды. Быел ноябрь аенда радио үткәргән "Кайнар хит" парадында ("Болгар радиосы" милли премиясе шул исәптән хит-парадта катнашкан җырлар буенча да билгеләнә) Гөлсирин белән Азатның "Аккошлы күл" җыры икенче урынга чыккан иде, әмма Рифат Фәттаховны бу нәтиҗә канәгатьләндермәде. Ул хитлар өчен бирелгән тавышларның бер өлеше техник сәбәпләр аркасында саналмый калуын игълан итте, бу хакта Инстаграмында язып чыкты. "Без ноябрь ае "Кайнар хит" нәтиҗәләрен законсыз дип таныйбыз һәм аларны гамәлдән чыгаруны таләп итәбез!" - дигән иде ул. Радионың баш мөхәррире Илфар Кәримов исә тавышлар техник сәбәпләр аркасында күренмәсә дә, чынында исәпкә алынганын әйтте, әмма бу җавап Рифат әфәндене барыбер тынычландырмаган иде. Кичә бу низагка нокта куелды: Гөлсирин белән Азатка "Болгар радиосы" бүләге тапшырылды, әмма җырчылар үзләре аны чыгып ала алмады, чөнки аларны бу концертта чыгыш ясау турында алдан кисәтмәгәннәр. Премияне Рифат Фәттахов чыгып алды. 

Яратам сезне! Бергэ булыйк, концертларда очрашыйк !

Публикация от Вадим Захаров (@vadimzaharov_offigennyi)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100