"Ваһаповчылар" Айсылу Габдинова урынына Сарман кызы Зәлиләне алганнар - видео

6 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: instagram.com/zalilya_/
Быел апрель аенда продюсер Рифат Фәттаховны "ваһаповчылар"ның берсе - Айсылу Габдинованы "Дуслык күпере" концертында катнаштырмавын әйтте. Соңрак җырчы белән контрактның өзелүе билгеле булды. 

Айсылу Габдинова "урынына" алынган җырчыны тәкъдим иттеләр. Ул - Сарман районыннан Рузилә Бәдретдинова, сәхнә псевдонимы - Зәлилә, фестиваль лауреаты. Аңа 18 яшь, аккаунтында нибары 155 кенә язылучы бар. "Гаиләбезгә рәхим ит, Зәлилә!" - дип язганнар Ваһаповчыларның рәсми аккаунтында. 

"Бүгенге көннән сез миңа ЗӘЛИЛӘ дип эндәшә аласыз! Күптән түгел зур хыялым чынга аша башлады! Бер яктан, һичшиксез шатмын, икенче яктан бик дулкынланам...

Җыр - моң дөньясында хәерле сәфәрләр теләгез миңа! #Вагаповфест белән бергә тәүге эшләвем бик уңышлы булды! Дуслашырбыз дип ышанып калам!Җәлил халкына, үземнең райондашларыма ЗУР рәхмәтләреме белдерәм! Яңадан шушындый концертларда бергәләшеп, гөрләтеп җырларга язсын!" - дигән Зәлилә.

Зәлилә "Йолдызлык" фестивалендә катнашкан. Аның "Бәрәңге" җырына 2011 елда төшерелгән клибы бар.









  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла