Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ул алиһә! Искиткеч! Мин мөкиббән!" Чистайдан Санкт-Петербургка җәяү баручы Зөлфәт чибәр туташ белән танышкан

"Хәзер гашыйк булмаска иде. Мин гашыйк булмаска тырышырмын", - дип яза Зөлфәт.

news_top_970_100
"Ул алиһә! Искиткеч! Мин мөкиббән!" Чистайдан Санкт-Петербургка җәяү баручы Зөлфәт чибәр туташ белән танышкан
Чистайдан Санкт-Петербургка җәяүле сәяхәткә чыгып киткән Зөлфәт Вәлиуллинны 11 август көнне дуслары югалтты. Егет Чувашиянең Козловка районы Андреево-Базары авылы тирәсеннән бер фото куйды һәм шуннан соң юкка чыкты - җавап та бирмәде, язмады да. Аның ВКонтакте социаль челтәрендәге блогын күзәтеп баручылар борчуга калды, чөнки Зөлфәт, гадәттә, исәнлеге турында хәбәрләрне еш куеп бара иде.

Бәхеткә, икенче көнне Зөлфәт янәдән пост куйды. "Алиһә белән таныштым, аның белән бергә йолдызларны күзәттем. Иң мөһиме - гашыйк булмаска иде. Мин гашыйк булмаска тырышырмын. Ул искиткеч. Без күккә карап "чумдык", ә юлда барганда мин ялгыш кына сыер тизәгенә чуммый калдым. Иртәгә алиһә белән сезнең өчен фотолар төшерербез. Ул шундый нәфис. Мин мөкиббән! Әмма юлны дәвам итәргә кирәк. Бәлки, мин аның янына кайтырмын әле. Иртәгә саубуллашырга кирәк", - дип язды Зөлфәт.

Бүген ул Чувашиянең Цивильск каласына барып җиткән.

  • Сәяхәтче Зөлфәт турында тулы язманы моннан укый аласыз. Аның максаты - 1402 километрны җәяү үтү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100