Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Безбашенный Тямаегыз" түбәгә менеп баскан

"Безбашенный Тямаегыз" түбәгә менеп баскан

news_top_970_100
"Безбашенный Тямаегыз" түбәгә менеп баскан
Җырчы Фирдүс Тямаев Буа сабан туенда суга төшеп бар халыкны шаккаттырган иде инде. Бу юлы ул Башкортостан республикасының Тәтешле районы Бәдрәш авылы халкына түбәгә үк менеп җырлаган.

"Безбашенный Тямаегыз суда түгел, түбә өстендә!" - дип язып куйган Фирдүс үзе. 

Инстаграм челтәрендә җырчыга берәүләр “Монда басып торучы халыктан көнләшәм, бик бәхетле алар” дип язган. 

“Миңгәр сабантуенда Фирдүс абый парашют белән өскә килеп төшмәсә ярый инде” дигәннәр. 

Комментарий язучылар төрле фикерләр әйткән: “Бүген Чаллыда нишләрсең икән инде, Фирдүс? Буа да юк, түбәгә дә менеп булмый”, “Багана башы бар бит”, - дип язганнар. Видеодан күренгәнчә, сәхнәнең түбәсе Фирдүс йөргәндә бөгелеп тора. 

“Фирдүс! Анда басма, монда бас! Басар җиреңне карап бас! Түбәгә түгел, айга мен, үскәнем, егылып имгәнә генә күрмә!” - дип юллаганнар җырчыга.

Фирдүснең бу видеосы бер көн эчендә 117 меңнән артык тапкыр каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100