Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туй күлмәгенә сыяр өчен кәләш 50 килога ябыккач, кияү елап җибәргән

Туй күлмәгенә сыяр өчен кәләш 50 килога ябыккач, кияү елап җибәргән

news_top_970_100
Туй күлмәгенә сыяр өчен кәләш 50 килога ябыккач, кияү елап җибәргән
Бөек Британиядә яшәүче Джемма Доббинг кияүгә чыгарга җыена. Ләкин ул иң зур үлчәмле туй күлмәгенә дә сыя алмаганын абайлап ала. Шуннан соң кәләш 50 килога ябыга. Бу турыда Ридус басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

32 яшьлек хатын баласы тугач, үзен бөтенләй дә тәрбияләми башлый. Ничек итеп 107 килога кадәр тазарганын ул сизми дә кала. Шуннан соң XXXL үлчәмле киемнәр киеп йөри.

Джемма ире белән туй ясарга җыена. Туйга кадәр бер ел алдан ук күлмәк сатып ала да шкафка элеп куя. Күлмәк кайнанасы йортында эленеп торып тора. Туй вакыты җиткәрәк 107 килолы кыз ябыгу турында уйлана башлый. Ул танышларын шаккаттырып, 50 килога ябыгып та куя. Шулай итеп бер ел элек сатып алынган күлмәкне киеп куя. Өстәвенә күлмәкнең билен ун сантиметрга кечерәйтергә дә туры килә.

Кәләш сүзләренчә, ул ялыктыргыч диета тотмаган, дөрес итеп тукланган, спорт белән шөгыльләнгән. Джемманың ире беркайчан да ябыгырга кушмаган, туй көнендә исә кәләшен күреп гаҗәпләнүен яшермәгән, хәтта елап җибәргән, диелә хәбәрдә.

Джемма күпме вакыт эчендә ябыкканы хәбәр ителми.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100