Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Туктале, дядя, син кем? Мин Тукай" - татар яшьләре Казан аэропортына Тукай исемен бирергә өнди

"Туктале, дядя, син кем? Мин Тукай" - татар яшьләре Казан аэропортына Тукай исемен бирергә өнди

news_top_970_100
"Туктале, дядя, син кем? Мин Тукай" - татар яшьләре Казан аэропортына Тукай исемен бирергә өнди
Яңа буын татар иҗатчыларын берләштергән Yammy Music лейблының инстаграм аккаунтында Тукайлы ролик пәйда булды. Тукай образына кергән Ислам Вәлиев (мәрхүм баянчы Рөстәм Вәлиевның улы) хәзерге татар яшьләре янына килеп, аларны татарча укырга, татар телен һәм милләтне сакларга өнди. 

Видео астында Казан аэропортына Тукай исемен кушу өчен тавыш бирергә чакырган өндәү дә бар.    

"Габдулла Тукай рэп кына укымый, дөньяның төрле очкычларын да каршы ала! Моның өчен #великиеимена.рф сайтында Казанның һава аланына Тукай исемен сайлыйбыз! Тавышлар 30 ноябрьгә кадәр генә кабул ителә. Бу финал, калышмыйк, дуслар!" - дип язганнар яңа буын татар иҗатчылары аккаунтында. 


Казан аэропортына Тукай исемен кушу өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тавыш бирде. 

Габдулла Тукай рэп кына укымый, дөньяның төрле очкычларын да каршы ала! Моның өчен #великиеимена.рф сайтында Казанның һава аланына Тукай исемен сайлыйбыз! Тавышлар 30 ноябрьгә кадәр генә кабул ителә. Бу финал, калышмыйк, дуслар! Габдулла Тукай не только читает рэп, но и встречает самолеты со всего света! Выбираем новое имя казанскому аэропорту и голосуем за Тукая на сайте: #великиеимена.рф. Голоса принимаются до 30 ноября. Это уже финал, поднажмем, друзья! Видео: @malsimusic @turangataullin #тукай #казан #аэропорт #казанскийаэропорт

Публикация от Yummy Music (@yummmymusic)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100