Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тормышларын агулый". Килененнән көнләшеп, туйга кәләш кебек киенеп кигән кайнанадан көләләр

"Тормышларын агулый". Килененнән көнләшеп, туйга кәләш кебек киенеп кигән кайнанадан көләләр

news_top_970_100
"Тормышларын агулый". Килененнән көнләшеп, туйга кәләш кебек киенеп кигән кайнанадан көләләр

Килен-кайнана мөнәсәбәтләре бездә генә түгел, бөтен дөньяда да бер иш. mirror.co.uk сайты Британиядәге бер туйдан фото чыгарган. Егетнең әнисе туйга килененеке кебек үк күлмәк киеп һәм шундый ук прическа ясатып килгән һәм улының кулын тотып фотога төшкән. 
Социаль челтәрләрдә кайнананы тәнкыйтьләгәннәр. 

"Кияүнең ике хатыны бар кебек. Фу!"
"Ул килен шикелле үк киенгән!" 
"Улын алып китәләр дип курка!"

"Яшьлекне ул барыбер җиңә алмый", - дип язган бер кыз. Аңа җавап итеп өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк ханымнар: "Җиңә алмаса да, тормышын агулый ала", - дип җавап биргән. Бер ир-егет исә, башыннан кичкәннәрне исәпкә алып булса кирәк: "Ничек кенә җиңә ала әле! Син нәрсә беләсең соң әле, тормыш итеп кара", - дип язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100