Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тишек ыштан кыйссасы: Иркәне чалбарын тегеп кияргә мәҗбүр иттеләр - фото

Иркәгә «Үз матурлыгыңны бозып, сәләмә ыштан киеп йөрмә, акыллым. Ул ыштан мода түгел, ул хәерчелек теләп тора торган нәрсә», дип киңәш итәләр.

news_top_970_100
Тишек ыштан кыйссасы: Иркәне чалбарын тегеп кияргә мәҗбүр иттеләр - фото

Кичә Иркәнең мода буенча ертылып беткән чалбарын гаеп иткәннәр иде. Ул бу турыда инстаграмга да язып куйды.
"Авызымны турсайтып, ике кешенең минем ертык ыштанны тикшергәнен тыңлап торам (мине ишетми дип уйлыйлар)", дип зарланган иде җырчы.
Инстачылар аны юатты, "чәйнәгәннәр, чәйнәсен", дип борчылмаска киңәш итте.
Бүген исә Иркә яңа фото куйды. "Кичәге тишелеп беткән ыштанны мин тектем, дуслар", дип язып калдырган ул.
Инде хәзер инстачылар Иркәне "уңган" дип мактый. Шулай да бер кеше киңәш биреп, "Үз матурлыгыңны бозып, сәләмә ыштан киеп йөрмә, акыллым. Ул ыштан мода түгел, ул хәерчелек теләп тора торган нәрсә. Зур уңышлар сиңа, матурым", дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100