Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тимур Фәзлиевкә операция ясаганнар

Тимур Фәзлиевкә операция ясаганнар

news_top_970_100
Тимур Фәзлиевкә операция ясаганнар
11 яшьлек Тимур Фәзлиевне республикада күпләр белә - бу егет үз инстаграм-аккаунтын бик актив алып бара, күпләр белән дус, ихластан аралаша. Бу бала, тумыштан авыру булуына карамастан, тормышны яратуы, ихтыяр көче белән күпләргә үрнәк булып тора. Аны татар җырларын бик оста башкаручы буларак та беләбез.

Күптән түгел Татарстанда үткән хәйрия марафонында Тимурга Германиядә операция ясату өчен акча җыю оештырдылар. Дәвалануга кирәк булган 3,7 миллион сум акчаны "Игелекле дулкын" фестивалендә тапшырдылар. Операциядән соң Тимур инвалид арбасыннан торыр дигән өмет бар. 

Бу атна ахырында Мюнхенда Тимурга операция ясалган. Бу хакта инстаграмда Тимурның аккаунтында хәбәр ителә. Операция уңышлы узган, әмма Тимур тәне авыртудан бик интегә икән. Аны  ике тәүлек реанимациядә тотканнар. Кичә кич кенә палатага чыгарганнар. "Авыртуны баса торган дарулар кабул итүенә карамастан, бөтен тәне сызлый, бу авырту аның теңкәсенә тия. Температурасы 37 тора. Әлегә бик авыр", - дип язылган инстаграмда. 

Тимурның хәлен күзәтеп баручылар аңа чын күңелдән саулык теләп яза.

Немного новостей операция вчера прошла по плану без осложнений, Тимур с мамой находится в реанимации в палату пока их не спускают. Тимура очень сильно рвало ставили много систем, ночью спал плохо. Вчера разрезали гипс так как он очень сильно сдавливал ноги и болело очень сильно. Как все разрезали Тимур уснул но спал мало. Всю ночь практически не спали. Утром взяли кровь на анализ. Температура держится 37, Тимур находится на постоянном обезболивание, но не смотря на это у него все болит и он очень нервничает. Пожалуйста не пишите в личные сообщения как спустят в палату, мама Светлана все напишет, пока очень тяжело. Тимур ты большой герой, все будет хорошо. Главное пережить самый тяжелый послеоперационный период. Держись мы с тобой мысленно.

Публикация от Тимур Фазлиев (@timfazliev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100