Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Телефоннан җавап биреп арыдым, яшәргә дә әле яшәргә исәп!" Башкортстанда Җәвит Шакиров үлгән дигән ялган хәбәр чыккан

"Телефоннан җавап биреп арыдым, яшәргә дә әле яшәргә исәп!" Башкортстанда Җәвит Шакиров үлгән дигән ялган хәбәр чыккан

news_top_970_100
"Телефоннан җавап биреп арыдым, яшәргә дә әле яшәргә исәп!" Башкортстанда Җәвит Шакиров үлгән дигән ялган хәбәр чыккан
"Мондый хәбәрне кем тараткандыр, гөнаһасы үзенә! Инде телефоннан җавап биреп арыдым! Яшәргә дә әле яшәргә исәп. Ходай үзе белә күпме гомер язганын! Ярый бу хәбәрне ишеткәндә Зөлфия янда иде, шок хәлендә бик озак утырды! "Әгәр дә син өйдә булмыйча миңа шалтыратсалар - үлгән булыр идем", ди Зөлфия" - дигән Җәвит Шакиров.

"Дүрт көн инде телефон шалтыравы тынмый. “Җәвит, сине Башкортстанда үлгән дип әйтәләр. Шул дөресме?” - диләр. Менә мондый хәбәрне ишетсәгез дә һич кенә дә ышанмагыз. Әле ярый әнкәй, туганнарны кисәтеп куйдым. Бу хәбәр дөрес түгел. Кемнәрдер инде бик иртә миңа җеназа укымакчы була. Шуңа күрә, Аллага шөкер, мин исән-сау. Бүген дә иртән ун шалтырату булды. Барысына да үзем җавап биргәч, көләләр, ышаналар", - дип сөйли видеода Татарстанның халык артисты.

"Әстәгафирулла! Ярар, гомерегез озын булыр, Алла боерса, шулай дип сөйлиләр икән", "гөнаһлары үзенә, ничек курыкмыйча бу сүзне кирәк әйтергә", "озын гомергә юрагыз, Җәвит әфәнде. Ялгыш бүтән Җәвит турында сөйләгәннәрдер", "Озын гомерле булырга насыйп итсен Аллахыбыз сезгә, Җәвит абый", - дип борчылып язган халык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100