Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Телефон, акча һәм яхшы кәеф”: Питерга барырга теләүчеләргә Айсылу Лероннан 6 киңәш-тәкъдим

“Татар радиосы” алып баручысы Айсылу Лерон Яңа ел каникулларында Мәскәүгә генә түгел, Санкт-Петербург шәһәренә дә барып кайтырга өлгерде. Үзенең инстаграмында ул Питер турындагы тәэсирләре белән уртаклашты һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

news_top_970_100
“Телефон, акча һәм яхшы кәеф”: Питерга барырга теләүчеләргә Айсылу Лероннан 6 киңәш-тәкъдим

“Ышанасызмы-юкмы, Питерга менә шушы рюкзак белән генә барып кайттык. Сезгә дә кыска вакытлы сәяхткә чыкканда артык нәрсә алмаска киңәш итәм. Иң кирәк әйберләр исемлеге гади: интернетлы телефон, акча һәм яхшы кәеф.

Ә хәзер безнең уикендның нечкәлекләре турында языйм инде.

1. Казаннан Санкт-Петербургка теләсә кайсы вакытта барырга була: телисең икән, поезд белән (бер тәүлек) телисең икән, самолетта (туры рейс 2 сәгать оча). Без кичтән кинәт очарга хәл иттек тә, интернет аша гына иң якын рейска билетлар алдык. Ике кешегә барып-кайту якынча 20 меңгә чыкты.

2. Аэропортта рейсны көткәндә, booking.com кушымтасы аша кунакханәгә бронь ясадык. Бик уңайлы сервис, үзеңә охшаган вариантны кирәкле датага сайлап куясың да, отельгә килгәч кенә түлисең. Нева проспекты – үзәк урам, кунакханәне шуннан карагыз, монда алар бик күп. Без “Невский-74” мини-отелендә тукталдык. Биредә иртәнге аш та каралган иде.

3. Экскурсияәр белән дә проблемалар булмады. Гостиный двор тирәсендә төрле вариантларны тәкъдим итәләр. Якынча бәяләре – бер кешегә 1000-2000 сум. Без “обзорная экскурсия” (1,5 сәгать) + Петропавловск крепосте (1,5 сәгать) дигән вариантны сайладык. Шулай ук Йосыповлар сараена һәм Кунсткамерага бардык. Болары безгә, күпбалалы гаилә буларак, бушка булды. Эрмитажга эләгә алмадык, кызганыч. Петергофны да җәйгә калдырдык. Ә болай, әлбәттә, рәхәтләнеп шәһәр буйлап җәяү йөрүләре дә кызык. Нева елгасы, тарихи йортлар – кыскасы, шәп!

4. Туклану турында аерым әйтеп китим әле. Ашау белән проблемалар юк, бәяләр Мәскәү белән чагыштырганда арзанрак тоелды. Кыйммәтле рестораннар янында бик яхшы, шул ук вакытта арзан гына ашханәләр дә бар, тамак ялгап чыгарга менә дигән.

5. Кечкенә балалар белән барырга киңәш итмим. Экскурсияләргә, озаклап тәпиләүгә балалар түзмәс. Мөгаен, укучылар 7 класстан соң гына чын-чынлап кызыксынып, аңлап йөри торгандыр.

6. Ничә көнгә барырга? Без ике көн булдык. Җитмәде. Шулай да тәэсирләнеп кайттык. Һава торышы да безнең яклы булды: - 3, рәхәт кенә”. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100