Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан кызы Грециядә "Голос" тамашасында җырлап, жюрины аптырашта калдырган

Татарстан кызы Грециядә "Голос" тамашасында җырлап, жюрины аптырашта калдырган

news_top_970_100
Татарстан кызы Грециядә "Голос" тамашасында җырлап, жюрины аптырашта калдырган
Чаллыда яшәүче Мария Афанасиади Грециядә уза торган "Голос" проектында беренче этапны узган. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

Мариянең ире Евгений Данилец хатынының уңышы турында социаль челтәрдә язган. "Минем чибәр хатыным Грециядә "Голос" тамашасында беренче этапны узды. Горурланам синең белән, сөйгәнем. Минем хатыным, Мария Афанасиади, Чаллыда 21 нче комплекста яши. Кичә Греция телеканалында аның белән төшерелгән эфирны күрсәттеләр. Аның әтисе грек, шуңа күрә ул грек телен белә", - дип яза Евгений. 

Афанасиади Америка җырчысы Пинкның What About Us җырын башкарган. Бу кадрлар күрсәтелгән видеоны интернетта егерме меңләп кеше караган.

Грециядәге жюри кешеләре Чаллы шәһәренең Россиядә булуын башта аңламыйча торган. Мария Казахстаннан килгән дип уйлаганнар. Аннары алар каршында Россия кызы булуын белгәч, "Калинка" җырын башкаруны сораганнар. Мария бу җырны да җырлап күрсәткән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100