Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татарка в Сочи" буларак танылган Гүзәл Шәрәфетдинова бала табуы турында "туры эфир" алып барган

"Татарка в Сочи" буларак танылган Гүзәл Шәрәфетдинова бала табуы турында "туры эфир" алып барган

news_top_970_100
"Татарка в Сочи" буларак танылган Гүзәл Шәрәфетдинова бала табуы турында "туры эфир" алып барган
Уфа блогеры Гүзәл Шәрәфетдинова "Татарка в Сочи" буларак танылды. Аның Сочидан "У меня нет акцента. Я нормально разговариваю на русском!" дип сөйләп, "Әлдермешкә кайтам әле" дип җырлаган ролигын Ютубта 1 миллионга якын кеше караган иде. Шуннан соң Гүзәл үзен "Татарка в Сочи" дип атый башлады. (Сүгенү сүзләре булу сәбәпле, бу роликны сайтка урнаштырмыйбыз). Инстаграмда 105 мең укучысы бар.

Гүзәл үзенең йөклелеге турында даими сөйләп килде. Ә бала табарга киткәч, ул Инстаграмда тулы бер репортаж - бала табу йортына барудан башлап, бала тапканчыга кадәр постлар урнаштырган.

"Тулгакның алтынчы сәгате"


Гүзәл бала табу йортына ире белән килгән. "Рәхмәт, сөйгәнем!"


"Тулгакның 12нче сәгате"


"Укучыларның киңәше" дигән постта Гүзәл "бала табучыга киңәшләр" урнаштырган. "Гүзәл, син нигә йөрисең? Әйдә, тап инде балаңны!" - ди ул.


Төнге унда Гүзәл кыз бала табуы турында яза. 3,6 кг , буе 53, "Минем гаиләгә рәхим ит!" 

"Аллага шөкер! Тынычлап йокларга була. Үләм! Көн буе сезне карап, бөтен эш калды", - дип язган аңа инстадусты.


Бала тапканнан соң ике сәгать узгач, Гүзәл тагын бер пост урнаштырып, баласын ничек тапканын сөйләгән. 

"Иң авыры - соңгы тулгак иде. Мин караватны ватам, я берәрсен үтерәм дип уйладым. Аннары... бик рәхәт... Аннары без Илдус белән йокладык та әле. Миңа ничек бала табарга кирәк икәнен күрсәттеләр. Ун минут тренировкадан соң унбиш минуттан таптым. Бер вакытта - бала чыкканда гына бик нык авыртты. Мин бала табудан рәхәт таптым. Искиткеч кәеф. Ә баланы күргәч! Ул шундый матур, ул шундый кечкенә! Аңа карап туеп булмый. Илдус кендеген бәйләде". 








Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100