Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тавышы космос!": "Татар кызы" конкурсында катнашкан кызның җыры Ютубта 700 меңнән артык тапкыр тыңланган

"Тавышы космос!": "Татар кызы" конкурсында катнашкан кызның җыры Ютубта 700 меңнән артык тапкыр тыңланган

news_top_970_100
"Тавышы космос!": "Татар кызы" конкурсында катнашкан кызның җыры Ютубта 700 меңнән артык тапкыр тыңланган
2014 елда "Татар кызы" бәйгесендә катнашкан, хәзерге вакытта Россиядә танылган эстрада җырчысы Гүзәл Хәсәнованың яңа җыры дөнья күргән. 12 көн эчендә бу җырны Ютуб аркылы 700 меңнән артык тапкыр тыңлаганнар.

Гүзәл рус телендә җырлый. Яңа хиты "В пять утра" дип атала. Әлбәттә, җыр мәхәббәт турында. 


"Ниһаять, ҖЫРЛЫЙ! Алайса соңгы арада борын астына пышылдаган тавышлы җырчылар күбәйде", "Гүзәл хәзерге вакытта иң серле җырчыларның берсе, яратам аны", "Тавышы космос!", "Аның тавышы эстрадада иң матур тавышларның берсе", - дип язалар Гүзәлнең җанатарлары.

Гүзәл Хәсәнова танылган продюсер Виктор Дробыш белән эшли. Үзе ул Ульяновск шәһәрендә туып үскән, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. 2014 елда "Татар кызы" конкурсында Гүзәл "Моңлы кыз" номинациясендә җиңү яулаган иде. 

Гүзәл татарча яхшы белә. Бер интервьюсында ул болай дип сөйләгән иде: "Мин туган телемә мәхәббәтем өчен әти-әниемә рәхмәтле. Өйдә без һәрвакыт татарча сөйләштек, әтием миңа татар җырларын өйрәтте. Минем Татарстанда туганнарым күп, аларга кунакка еш йөрим. Мондый шартларда татар телен өйрәнү кыен булмады".

Гүзәл хәзер Россия сәхнәсендә бик популяр. Инстаграмда аның 196 мең язылучысы бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100