Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар эстрадасында “картаю флешмобы”: бер илле елдан җырчылар нинди булыр?

Бу арада Instagram челтәрендә җырчыларның күбесе үзләренең карт чактагы фотолары белән уртаклашты. Әйе, нәкъ менә карт, яшь түгел. Смартфоннар тәкъдим иткән бер җайланмада үзеңне, чамасы белән әйткәндә, илле яшькә картайтып, фотога төшеп була икән. Без җырчыларның фотоларын тупладык.

news_top_970_100
Татар эстрадасында “картаю флешмобы”: бер илле елдан җырчылар нинди булыр?

Фирдүс Тямаев Лепска охшаганмы?

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев та әлеге флешмобтан читтә калмаган. Ул да үзенең “Instagram” челтәренә фото керткән. “21 нче июльдә буласы “ТЯМАЕВFEST” бәйрәмен уйлый-уйлый, картайдым”, - дип язган ул.

Пост астында язылган сүзләрнең төрлесе бар. Күпләр җырчының картаюын теләми. “Син безнең йөрәк җылысы”, “иртә картайма”, “юк, сиңа болай килешми, гел яшь булып кал”, “син бит картая торган кеше түгел, апаем, бирешмә”, - дип язалар Фирдүскә.

Фирдүснең тамашачысы аны Григорий Лепска охшата. “Күзлек кидертсәң, нәкъ Лепс инде”, “бигрәк тә Лепска охшаган”, - дип язучылар бар. Кемдер җырчыны – Джеки Чанга, ә кемдер Габделфәт Сафинга охшата. Сезнең фикерегезчә, әлеге фотода Фирдүс кемгә охшаган?

Картайгач, Элвин Грейның тешләре ак булырмы?

Элвин Грейны картайган килеш күпләр әбигә охшатканнар. Кемнәрдер Хәмдүнә Тимергалиева белән чагыштырган.

Радик үзе исә 75 яшендә дә картаермын дип уйламый. “75тә дә сикерербез дип ышанам. 2064 елда очрашканга кадәр”, - дип язган ул. “Синең белән сикерер яшькә кадәр яшәргә язсын”, “оныкларың булса, үзләре сикереп йөртәчәкләр”, - дип язучылар бар. Тамашачы Радикның картаюын бер дә теләмәгәнен белдергән.

Күпләр Радикның тешләренә бәйләнгән. “Бабайның мондый тешләре булса, шәп инде”, “75 яшьтә барыбызның да тешләре шундый ак булсын иде”, “әбинең тешләре артык ак”, “тешләрең артык аерылып тора, матур түгел”, - дип язганнар.

Илназ Гарипов белән Леонид Агутин охшаганнармы?!

Илназ Гарипов та үзен картайтып фотога төшкән һәм аны “Instagram”да “элгән”. “Я, ничек?” – дип язган ул пост астына.

Күпләр аны популяр рус эстрада җырчысы Леодин Агутинга охшаткан.

Иң мөһиме – Илназның картайгач та чибәр булачагын язучылар бар. “Ничего” бабай буласың син, картайгач та, энем”, “син барыбер матур”, “бик матур бабай, Арчаныкы икәне күренеп тора”, “дәртле бабай”, - дип язганнар Илназга.

Шулай ук кемдер Илназны Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка охшаткан.

“35 сиздерә икән, малай”

Узган атнада Әбри Хәбриев үзенең 35 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул да, “карт Әбри” маскасын киеп, фотога төшкән. Һәм: “35 сиздерә икән, малай”, - дип язып куйган.

Әлеге фото турында аның тамашачылары нәрсә дип язганнар икән, күз салыйк.

“Матур бабай булгансың бит”, “ашыкма, җитешерсең”, “картаям дип кайгырма, ул яшькә житсәңдә, син икәнен танып була”, - дип язучылар бар.

Тамашачыларның берсе: “Артистлар, тизрәк картаеп, пенсиягә чыгып калырга тырышалармы әллә, хәзер пенсия яше арта, гомер кыскара. Исән чакта пенсиянең рәхәтен күреп калыйк диләрме?” – дип язган.

Илназ Сафиуллин кызын кияүгә биргән?

Илназ Сафиуллин да үзенең “Instagram”ына фото керткән. “Күптән түгел кызымны кияүгә бирдем”, - дип язган җырчы фото астына. Фотода исә ул үзен картайткан, ә аның хатыны Айгөл бүгенге кебек үк яшь күренә.

Илназның сәхифәсенә язылучылар арасында я шаяртуны аңламаучы, я, гомумән, җырчының нәрсә язганын укымаучылар бар. “Психолог бу пост турында ни әйтер икән. Ир үзенең хатынын кияүгә бирә. Минемчә, уйланырлык хәл”, “картка чыккан”, - дип язучылар бар.

Шулай да, Илназның шаяруын аңлап, көлеп язучылар да бар. “Бабай кеше мондый яшь кыз эләктерә алгач, әйбәт инде ул. Бәхетле булыгыз”, “кызың хатыныңа охшаган, син бер дә үзгәрмәгәнсең”, - дип язганнар.

“Синең әле барысы да алда. Кызыңны да кияүгә бирерсең, улыңны да өйләндерерсең”, - дигән берсе. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100