"Иреңә дә ертык халатың кирәкми": Татар эстрадасында билгеле җырчы битлек артына качкан - таныйсызмы?

11 январь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: https://www.instagram.com/p/BsfOrvWHq-R/, скриншот
Җырчы фикеренчә, гел үзең булып калып, бер катлы булып яшәсәң, кызыксыну кимергә мөмкин.
Рәфинә Ганиуллина битлек киеп төшкән фотосын инстаграмга куйды. "Битлек - маска. Көндәлек тормышта без битлек кулланабызмы?  Гел үзең булып калып, бер катлы булып яшәсәң, сиңа карата кызыксыну тора-бара кимергә мөмкин. Кем әйтмешли, гомер иткән иреңә дә ертык халатың кирәкми. 
 
Əлбәттә, битлек киеп кенә проблемалар хәл ителми, ә менә бүтән кешеләр урынына үзеңне куеп карап, чагыштырып, хәйран ачышлар ясарга була", - дип яза җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә.

Шунда ул Роберт Миңнуллин шигырен дә искә төшерә: 
 
Иң әйбәте бу дөньяда -
Дурак булырга кирәк!
...Ләкин дурак булыр өчен
Баш җитми - акыл кимрәк...

Җырчының маскасы "баттерфляй", ягъни күбәләк дип атала икән. Бу посты белән Рәфинә инстачыларны фәлсәфи уйларга этәрә, булса кирәк.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Битлек - маска  Көндәлек тормышта без битлек кулланабызмы? Гел үзең булып калып, бер катлы булып яшәсәң, сиңа карата кызыксыну тора-бара кимергә мөмкин. Кем әйтмешли, гомер иткән иреңә дә ертык халатың кирәкми. Əлбәттә, битлек киеп кенә проблемалар хәл ителми, ә менә бүтән кешеләр урынына үзеңне куеп карап, чагыштырып, хәйран ачышлар ясарга була. Шушы урында Роберт Миңнуллин шигыре искә төшә: Иң әйбәте бу дөньяда - Дурак булырга кирәк! ...Ләкин дурак булыр өчен Баш җитми - акыл кимрәк... P.S Минем маска «баттерфляй» дип атала, ягъни күбәләк Ə сезне маскалар куркытамы, нинди төрләрен беләсез?

Публикация от Рафина Ганиуллина (Rafina'D) (@rafinaganiullina)


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла