Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы Сания Әхмәтҗанованы туган көне белән котлыйбыз!

Танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы Сания Әхмәтҗанованы туган көне белән котлыйбыз!

news_top_970_100
Танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы Сания Әхмәтҗанованы туган көне белән котлыйбыз!

Бүген танылган шагыйрә, бик күп популяр җырлар авторы, «Татар-информ» агентлыгының редакторы Сания Әхмәтҗанованың туган көне.

Сания апа! Без Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз!

Сезгә корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларыгызның, оныкларыгызның уңышларына сөенеп, Сәүбан абый белән тигезлектә бергә-бергә озын-озак гомер итүегезне телибез.

Моң чишмәгез гел шулай челтерәп агып торсын, яраткан укучыларыгызны шигъри юлларыгыз белән сөендереп, канатландырып торыр көч бирсен Сезгә Аллаһы тәгалә.

  • Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 20 елга якын Казанда башлангыч сыйныфлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак укытучылар журналы булган «Мәгариф»тә 17 ел бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. 2017 елдан «Татар-информ» агентлыгы редакторы.
  • «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Сания Әхмәтҗанова — «Оч иреккә, җырым», «Пар алма», «Гәрәбә» китаплары һәм йөзгә якын популяр җыр тексты авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе. 2009 елдан — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
2017 елның 15 маенда  Татарстан Язучылар союзында эшләп килүче «Тукай клубы»нда Сания Әхмәтҗанованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе үтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100