Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган актриса, популяр җырчыдан балага узып, аборт ясатуы турында сөйләде

Актриса Дарья Юргенс "Россия 1" каналындагы "Судьба человека с Борисом Корчевниковым" тапшыруында үзе хакында сөйләде.

news_top_970_100
Танылган актриса, популяр җырчыдан балага узып, аборт ясатуы турында сөйләде

Дарья Юргенс сценага беренче тапкыр чыкканда аңа нибары өч яшь була. Аны "Поднятая целина" спектаклендә сәхнәгә алып чыгалар. Ә ун яшендә ул инде мөстәкыйль роль башкара - "Власть тьмы" спектаклендә Анютка булып уйный. Дарья Юргенс "Брат-2" фильмында уйнап, танылу ала. 

Дарья әйтүенә, әнисе кызының театрда уйнавын теләмәгән: "Син бигрәк ямьсез", - дип әйтә торган була ул кызына. Дарья, тырыша торган, Ленинградтагы мәдәният институтына укырга керә һәм шунда Евгений Дятлов белән таныша. Шәһәрне карап йөргән романтик бер кичтә Евгений гитарада уйный. Дарья исә үзенең аңа малай табып бирергә теләвен әйтә. Евгений чигәсенә бармагын куеп боргалап күрсәтә, әмма бер колхозда бәрәңгедә булып кайтканнан соң алар дуслашалар һәм өйләнешәләр. Аларның уллары Егор туа.

Дарья иренең хыянәт итүен сизеп ала. Дятлов үзенең хыянәтен таный. Дарья бу хыянәтне үз тормышындагы иң зур хыянәт дип саный. Алар күпмедер вакыт бергә яшиләр, әмма элеккечә яши алмыйлар. Дарья иренә икенче кешене яратуын әйтә. Бу ир - Юрий Шевчук була. "Мине аннан башка беркем дә коткармый дип уйладым", - дип актриса. Шевчук турында ул: "Бик моңсу һәм бәхетсез иде, минем аның өчен нәрсә дә булса эшлисем килде", - ди. 

Дарья балага узгач, Шевчук аңа театрдан китәргә һәм балалар белән шөгыльләнергә куша. Шуңа күрә Дарья аборт ясатырга кирәк дигән карарга килә. "Бу минем гаебем, минем гөнаһым", - ди актриса.

Дарья Шевчук белән рәсми никахсыз гына яши. Аның икенче ире - актер Петр Журавлев. Ул, гаиләсен ашату өчен, 1990 елларда театрдан китеп, базарда куртка саткан. Әмма Дарья бу гаиләсендә дә бәхет күрми. Бу хакта ул "Россия 1" каналындагы Судьба человека с Борисом Корчевниковым" тапшыруында сөйләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100