Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамада Чулпан Гарипова кулын пешергән!

Тик Чулпан зарланмый. Бу хәлдән гыйбрәт алуын язган.

news_top_970_100
Тамада Чулпан Гарипова кулын пешергән!
"Бүген иртән кулымны бераз пешердем. Ни савыт-саба, ни кер юарга кыен, бернәрсәне дә яхшылап тотып булмый. Әчетә инде. Бераз гына пешкән бит әле кул... Ә мин почти ике кулсыз сыман тоям үземне. Зарланып язуым түгел. ә бит дөньяда ике кулсыз, ике аяксыз кешеләр бар! Зарланмыйлар! Авырлыкларны җиңә-җиңә алга атлыйлар! дип уйга баттым... 

Инстаграмда мин @rustam_nabiev92 (фаҗигале төстә ике аяксыз калган егет, Паралипия уенчысы - ред.) гаиләсен яратып күзәтәм! Авырлыклар алдында сыгылмыйча геройларча яши алар! Тормыш шундый инде. Аяксызлар аяк, кулсызлар кул турында хыялланып яши. Тормыш шундый инде, нәрсәң җитми шуннан да кадерле әйбер юк кебек дөньяда. Галия бн авырлы чакта 3 ай токсикоз булды. Нинди генә азыкны авызга алу түгел, күрәсе дә килми иде. Әмма ашамыйча да булмый. Теләр теләмәс ашаганда ирем Ренатның тәмләп ашаганына соклана идем. Эх, кайчан шулай мин дә тәмләп ашармын икән дип. Тормышның вак кына борчулары ЗУР КЫЙММӘТЛӘРНЕ аңларга өйрәтә шул! 

Йә Аллам, сәламәтлектән аермасын инде һәрбарчабызны! Шуннан да кадерле әйбер җирдә юк шул! Якыннарыбыз исән булсын!" - дип язган Чулпан Гарипова.

#мысливслух

Публикация от ВЕДУЩИЙ, ТАМАДА КАЗАНЬ (@tamada_chulpantv)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100