Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамада Чулпан Гарипова 53 килога кадәр ничек ябыккан?

Тамада Чулпан Гарипова 53 килога кадәр ничек ябыккан?

news_top_970_100
Тамада Чулпан Гарипова 53 килога кадәр ничек ябыккан?
Тамада Чулпан Гарипова үзенең ничек ябыкканын бәян иткән.

"Миңа директка килә торган иң күп сорауларның берсе - "Сез ничек ябыктыгыз?" Әйе, мин ябыктым. 53 кг мин хәзер.

Әйе, мин гомерем буе ябыгырга хыялланып йөрүчеләр рәтендә булдым. Университетка укырга килгәндә туп тулы 62 килограммлы, 48 үлчәмле кием киюче яшүсмер идем. Гомер буе диета тоттым. Бик күп еллар ипи ашамадым, кичке 6 дан соң судан башка әйбер капмаска тырыштым. Әмма кичке алты тулганчы дип күп итеп тәмләп ашап куярга ярата идем. Тик 58 кг нан да түбәнгә төшерә алмадым. Атнасына 4 әр мәртәбә спорт зал. Көн саен 4 чакрым йөгерү дә мине 55 кг төшерә алмады. Үлчәүдә күпме генә ике бишлене күрергә хыяллансам да 57-58 иде инде!

Узган ел кызым белән бергә анализлар тапшырырга туры килде. Холестериным бик югары икән. Менә шушы сәбәп мине аерым диетага утыртты. Бик озак ит ашамадым. Майлы ашамадым. Баллы ашамадым. Холестеринлы әйберләрне гомумән рационнан алдым. Камыр ризыклары ашамадым. Әмма тәүлекнең теләсә кайсы вакытында яшелчә, балык, рагу, чикләвекне, җиләк-җимешне күпме кирәк, шуның кадәр ашадым. Һәм аларны күп ашасам да кг-нар бик тиз китте! Хәтта артыгы бн. Август аена мин үземне дистрофик итеп хис итә башладым. 52 кг калдым.

Менә шул: безне тазарта торган әйберләр шикәр, камыр, майлы ит икән!

Бер юлы ике куян тотылды! Препаратларсыз гына холестерин нормага килде һәм ябыктым. Тик артыгы китте. Бераз гына диетаны йомшарттым. Сентябрьдән башлап чәйне бал бн эчәм. Бик сирәк кенә камыр ризыгы ашала, ит атнага бер яки ике тапкыр.

Элек кибетләрдә 46-48 размерлы киемнәр эзләсәм, хәзер 42-44 минеке...

Җыеп шуны әйтәм, ябыгам дип түгел, Аллага шөкер, мин сәламәт диеп яшәгез! Сәламәт яшәү һәм сәламәт ашау безне матур итә. Ә сез ничек уйлыйсыз?

P.S. Хроник авырулылар врач рөхсәтеннән башка диетага утыра күрмәгез, сәламәтлек өчен зыяны булырга мөмкин", - дип язган Чулпан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100