Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб кыз социаль челтәрләрдә авыруларны кимсетеп язган

Кызның профилендәге фотолары, нигездә, эш урынында төшерелгән.

news_top_970_100
Табиб кыз социаль челтәрләрдә авыруларны кимсетеп язган
Уфада бер поликлиникада эшләүче табиб-терапевт социаль челтәрләрдәге битләрендә пациентларын кимсетеп яза икән. Бу турыда bash.news хәбәр итте.

Кызның профилендәге фотолары, нигездә, эш урынында төшерелгән. Сурәтләрдә гадәти булмаган берни дә юк. Челтәр кулланучылар кызның авыруларга карата кимсетүле текстларына ачулары чыккан. Мәсәлән, бер текстта ул әбиләр, дәваланыр өчен, стенаны куптарып алып, суыралар, дип көлгән.



Башка постларында ул поликлиникадагы искә зарлана, эшенә карата тискәре мөнәсәбәтен яза. Челтәр кулланучыларга кеше гомерен саклый торган урында эшләүче кешенең мондый тәртибе ошамаган. Кызның фотолары астында ачулы комментарийлар артканнан-арта, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100