Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Төркем булды, бар һəм булачак!" - "Болгар кызлар"ына яңа солист кыз кабул ителгəн

"Төркем булды, бар һəм булачак!" - "Болгар кызлар"ына яңа солист кыз кабул ителгəн

news_top_970_100
"Төркем булды, бар һəм булачак!" - "Болгар кызлар"ына яңа солист кыз кабул ителгəн
"Болгар кызлары" триосы төркеме солиты Ләйсән Басыйрова, үз аккаунтында интим фотолар урнаштыру белән бәйле гауга чыгу сәбәпле, төркемнән китте. Ə инде Инстаграм битендə урнаштырылган фотода трионың яңа составта күреп була - Лəйсəнгə алмаш табылган.

"Болгар кызлары" булды, бар һəм булачак!!!" - дип язган трионың продюсеры Айгөл Зəйнуллина.



"Алмашны бик тиз тапкансыз, димəк, сезнең гамəллəрегез планлаштырылган булган. Ə инде Лəйсəннең уңышына, яшьлегенə көнлəшү - бу инде чик, кызлар. Ул үзенекенə барыбер ирешəчəк. Ə сезгə кызыксынучанлык кимиячəк", - дип язганнар.

Төркемгə көч биреп, Мəскəүдəн продюсер һəм җырчы Исхак-хан язган: "Кызларым минем, сез булмаячаксыз дип кем əйтте? Əгəр дə сезгə каршы кемдер янаса, мин ул кешене почмакка бастырачакмын".



Төркемнең экс-солисты Лəйсəн Басыйрова "Интертат"ка исə аның урынына табылган яңа солист кызны белмəвен əйтте. "Əйе, миңа күп кеше яңа солист турында сорап яза. Танымыйм аны. Тиз тапканнар. Яхшы гына эшлəсен, уңышлар аңа!

Ул ике көн эчендə репертуарны ятлый алмаган дип уйлыйм. Димəк, "плюс"ка җырлаганнар. Тере тавышка җырлыйбыз дип əйтəлəр иде. Бар яктан ялган", - диде Лəйсəн Басыйрова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100